Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Быел Төмән өлкәсендә 11 нче сыйныфны - 10 854 укучы, ә 9 нчы сыйныфны 18 516 укучы тәмамлады. Бу көннәрдә мәктәпләрдә “Саубуллашу кичә”ләре бара. Шатлыклы да, бераз моңсу да бу кичә. Чөнки ваемсыз балачак, күңелле мәктәп еллары белән гомерлеккә саубуллашу, бергә укыган сыйныфташлардан, яраткан укытучылардан аерылу бигрәк ямансу. Әмма мәктәп еллары алар күңелендә мәңгегә сакланаячак. Кулларына аттестат алган егетләр һәм кызларны алда катлаулы олы тормыш юлы көтә. Яраткан һөнәр сайлап, укырга керү, тырышып укып, диплом алу, аннары эшкә урнашу, гаилә кору... Әнә шушы катлаулы тормыш агымында адашып калмаска, куйган максатларыгызга ирешергә язсын сезгә, егетләр һәм кызлар!
Рәүфә КАНГАЗИНА