#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәламәт булыйм дисәң...

последние и лучшие новости искусства в мире

Күтәренке күңелле һәм сәламәт булу өчен әллә ни күп көч сарыф итәсе юк. Бары тик шушы файдалы гадәтләрне генә кулланырга кирәк.

1. Көнегезне елмаюдан һәм бары тик күңелле әйберләр турында гына уйлаудан башлагыз.

2. Иртәнге аш алдыннан бер стакан су эчеп куегыз.

3. Көнегезне планлаштырырга өйрәнегез.

4. Аркагызны төз тотып, туры атлап йөрегез.

5. Лифт турында онытыгыз.

6. Көн дә бер үк вакытта ятып, бер үк вакытта торырга өйрәнегез.

7. Иртәгә киясе киемнәрне кичтән әзерләп куегыз.

8. Елга бер мәртәбә медицина тикшерүе узыгыз.

9. Башыгызга килгән кызыклы фикер-идеяләрне шундук язып куярга гадәтләнегез.

10. Йоклар алдыннан бүлмәне җилләтегез, салкынчада йокларга өйрәнегез.

11. Көндәлек чыгымнарны язып барыгыз.

12. Атнага бер мунча керегез.

13. Төгәл булырга өйрәнегез.

14. Кешеләргә комплиментлар әйтергә тырышыгыз.

15. Көн саен 10 чит тел сүзе өйрәнегез, көнгә һич тә югы 30 минутны укуга багышлагыз.

16. Әти-әниләрегезгә, дусларыгызга, хәлләрен белешеп, еш шалтыратыгыз.

17. Дөрес җөмләләр белән, ачык, аңлаешлы итеп сөйләшергә өйрәнегез. Әшәке һәм «бәйләнгеч» сүзләрне лексиконыгыздан төшереп калдырыгыз.

18. Кычкырып һәм авызыгызга ризык тутырган килеш сөйләшмәгез.

19. Өйдә санак артында 2 сәгатьтән артык утырмагыз.

20. Өегездәге һәм эш урыныгыздагы кирәксез әйберләрне чыгарып ташлагыз.

21. Яңалыкка омтылыгыз. Һәр көнне нинди дә булса яңа һәвәслек табыгыз.

22. Матур күренешләрне, тормышыгыздагы күңелле вакыйгаларны фотога төшерегез.

23. Тәмәкедән һәм исерткеч эчемлекләрдән баш тартыгыз.

24. Үзегезне чыныктырырга тырышыгыз, моның өчен аякны салкын суда юып алу да җитә.

25. Күңелгә ятышлы, яхшы кәефле кешеләр белән күбрәк аралашыгыз.

26. Башкаларның гайбәтен сатмагыз, кешеләрне тәнкыйтьләмәгез.

«Саулык. Татар халык медицинасы»

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836