Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Халыкара туган тел көненә багышланган «И туган тел, и матур тел» шигърият бәйгесе Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә 16 нчы апрель көнне үтте.
Шигърият бәйгесендә Тубыл шәһәре мәктәпләреннән, балалар бакчаларыннан, Тубыл районы мәктәпләреннән укучылар катнаштылар. Төрле яшь категорияләрдә катнашучылар арасында күпчелеге беренче төркемдә булдылар.
7 яшькә кадәр катнашучылар балалар бакчаларыннан килгәннәр. Алар рус, татар телләрендә бөек шагыйрьләребез - Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Бәйге татар шигъриятенә, туган телебезгә мәхәббәт уятучы тәрбиячеләр, укытучылар, әти-әниләрнең тырышлыгын күрсәтте. Фәридә Базарова Муса Җәлилнең «Куян» шигырен сөйләп 1 урын алды (укытучысы Тәнзилә Тимканова, Хуҗайлан мәктәбе); Алсу Айдуллина Галия Абайдуллинаның «Тупчык» шигырен сөйләп 2 урынга (Римма Шәрипова); 3 урынга Әминә Шәрәфеева чыкты. Ул Г.Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен сөйләде (Гүзәл Әбдүкәримова).
8-12 яшькә кадәр катнашучылар арасында 15 нче мәктәп укучысы Зарина Раингулова Муса Җәлилнең «Бер үгет» шигырен сөйләп 1 урынга лаек булды (Банисә Ниязова); 16 нчы мәктәп укучылары Латифә һәм Сафинә Мәмәтовалар Роберт Миңнуллинның «Әнкәмнең догалары» шигыренә сәхнәләштерелгән күренешләр кертеп, оста сөйләп 2 урын алдылар (Юлия Мәмәтова); 3 урынга Сабина Баякова белән Рузел Колмәмәтов чыктылар (Тәнзилә Тимканова).
13-17 яшьлекләр арасында Бизино мәктәбе укучысы Ләйсән Гарифуллина Габдулла Тукайның «Пар ат» шигырен сөйләп 1 урынга чыкты (Рауза Гарифуллина); Альберт Колмәмәтов Булат Сөләймановның «Казаннан китәр алдыннан» шигыре белән беренчелекне алды (Римма Баганаева); Рузия Хәмидуллина Энҗе Мөэминованың «Туган телем» шигырен сөйләп 2 урынга лаек булды (Нурханә Хәмидуллина).
Өлкән буын шигырь яратучылар арасында Римма Шәрипова Муса Җәлилнең «Бүреләр» шигырен сөйләп 1 урынга, Мәфрүзә Мортазина Гөләра Шәрипованың «Тормыш сәгате» шигырен сөйләп 2 урынга, Нурия Вәлитова 3 урынга ирештеләр.
Бәйгенең жюри рәисе Мәдинә Уразмәтова, әгъзалары: профессор Гүзәл Фәйзуллина, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских бәйгедә катнашучыларны, җиңүчеләрне ихлас котладылар.
Бәйгегә ныклап, чын күңелдән әзерләнеп килүче балаларга, аларның укытучыларына, шигърият конкурсын оештыручы себер-татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйге тәмамланды, җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырдылар. Быел да истә калырлык чыгышлар, ихластан, сәнгатьле итеп укый белгәннәрнең сөйләм осталыгы сокланырлык булганы турында әйтелде.
Римма УМИТБАЕВА