#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Татар яшьләренең себер фестивале»ндә катнашты

последние и лучшие новости искусства в мире

44-8«Яшьлек» сәхифәсенең бүгенге кунагы – Илнар Колмәмәтов. Бу яшь егетне татар мәдәнияте, тормышы белән кызыксынучы якташлар яхшы беләләр. Беренчедән – ул «Татар егете–2017» төбәкара бәйгесе финалисты, икенчедән – Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәге катнашында уздырылган һәр чараның музыкаль бизәлеше Илнарның осталыгыннан тора. Аннары ул үзен өлкәгә сәләтле актер итеп тә танытты. Күптән түгел Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге артистларының баш режиссеры ветеран укытучы Мәдинә Уразмәтова җитәкчелегендә куелган Фәнис Яруллинның юмор, ирония, көтелмәгән вакыйгалар агышы белән сугарылган «Бер күрешү - үзе бер гомер» дигән ике пәрдәле музыкаль комедия турында без газетада да яздык, күпләр аны Төмән, Тубыл шәһәрләре сәхнәләреннән бик яратып тамаша кылдылар.

Әсәрнең төп герое Әхмәтне нәкъ безнең бүгенге кунагыбыз - Илнар Шамил улы бик оста итеп кенә түгел, күңелләргә сеңеп, уелып калырлык итеп башкарды.

15-18 сентябрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә узган XIV нче «Татар яшьләренең себер фестивале-2022» чарасында катнашып, ул «Иң яхшы делегат» исеменә ия булып, диплом белән бүләкләнде. Үзенең сәфәре турында, уй-фикерләре, кичерешләре белән уртаклашып Илнар: «Фестивальнең оештыручысы булып Новосибирск өлкәсе мәдәният министрлыгы тора. Ә башкару эшләрен Новосибирск өлкәсе татар мәдәнияте үзәге, Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе үз өсләренә алып, ничәме ел рәттән югары дәрәҗәдә, тыгыз, яңа юнәлешләр белән тулыландырылган программа буенча уздыралар. Быел бу фестивальдә миңа да катнашырга туры килде. Катнашу гына түгел, фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналарын, гала-концертны туган телебездә алып бару бәхетенә ирештем. Шулай ук яшьләр дискотекасын алып бардым. Программа проектында «Танышу кичәсе», актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, татар биюләре, декоратив-гамәли иҗат, кулинария, татар теле дәресләре һәм башка бик күп кызыклы, күңелле чаралар каралган иде. Мин аларның күбесендә катнашырга тырыштым. Мастер-класслар, лекцияләрне чын профессионаллар, үз эшләренең чын йолдызлары – Гөлназ Нәүмәтова, Альбина Апанаева, Резеда Муллагалиева, Алсинә Шәймәрданова, Ралия Галеева, Җәмил хәзрәт Енгалычев, Тимур Гумиров уздырдылар. Фестивальнең максаты татар телебезне, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, гомумән, милләтебезне саклап калуга юнәлтелгән. Ул үзебезнең татарлыгыбыз белән горурланырга, милләтебез язмышына битараф булмаска чакыра. Фестиваль барышында яшьләргә үзара туган телдә аралашырга, татар гаиләләр төзергә, балаларга саф татар исемнәре кушарга кирәклеге турында да искәртелде. Форсаттан файдаланып, мин фестивальне оештыручыларга һәм мине «Иң яхшы делегат» итәр өчен тавыш биргәннәргә олы рәхмәтемне белдерәм. Биредә сәләтле, милләт җанлы егетләр белән таныштым, үземә яңа дуслар таптым, киләчәктә алар белән киңәшләшеп, мәдәният өлкәсендә тәҗрибәләр белән уртаклашып эшләрбез дип ышанам», - дип сөйләде.

Илнар Колмәмәтов Тубыл сәнгать һәм мәдәният көллиятендә тавыш операторлары бүлегендә белем алып, бүгенге көндә шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәгендә тавыш операторы булып эшли. Ул Тубыл районы, Санниково авылында иң милли җанлы, татар мәдәниятенә гашыйк, тырыш, эшчән гаиләдә дөньяга килә. Әнисе – Гүзәл Хәлим кызы укытучы, озак еллар мәктәптә туган тел дәресләрен укыта. Әтисе – Шамил Шәйхулла улы шәхси хуҗалык эше белән мәшгуль. Тубыл районында яшәп иҗат итүче сәләтле якташлары өчен «Халык хөрмәте» премиясен уйлап табучы һәм бердәнбер башкаручысы да. Алар балалары белән өйдә бары тик татар телендә генә сөйләшәләр. Шуңа Илнар, кызлары Зилия һәм кечкенә Алмаз да туган телнең кадерен белеп, мөһимлеген аңлап һәм хезмәттә чыныгып үсәләр. Колмәмәтовлар гаиләләре белән бәйге-фестивальләрдә, хәйрия концертларында һәрвакыт беренче рәттә. Шуңа Илнар да балачактан бик кызыксынучан, актив булып үсә. Мәктәптә «5»ле билгеләренә генә укып, рус һәм татар телендә уздырылган шигърият бәйгеләрендә, «Язгы гөрләвекләр» район, «Таң йолдызы» өлкә балалар, «Искер җыен» бөтенроссия фестивальләрендә катнашып, югары урыннар яулый. Балачактан гитара, гармун, аккордеон, фортепианода уйный, үзе матур җырлый, хәзер көйләр дә яза. «Күптән түгел җирле шагыйрә Галия апа Абайдуллинаның «Сәлам сезгә» дигән шигыренә көй язып, җәен Төмән һәм Тубыл шәһәр Сабантуйларында башкардым. Ә беренче язган җырым «Безнең яшь гомеребез» дип атала. Ул башкорт халык җыры. Балачакта әнием безгә ул җырны гел җырлый иде. Үсеп җиткәч, ул җырны татар теленә тәрҗемә итеп, аранжировкалап, әниемә бүләк иттем», - дип әйтә Илнар. Егетебезнең тагын яраткан шөгыле бар икән – ул компьютер технологияләрен оста кулланып интернет сайтларга дизайн, фотосурәтләргә монтаж ясый.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836