#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тырыш татар кызы Рузилә

последние и лучшие новости искусства в мире

18-8Төмән өлкәсендә 3-7 мартта «Яшь профессионаллар» IX WorldSkills Russia-2022 ачык чемпионаты узды. Бу чемпионатка Төмән, Ишим, Тубыл, Ялутор, Заводоуковск, Голышмановодан мәктәп укучылары, студентлар килгән иде. 84 компетенциядә ярышучыны 600дән артык сертификацияләнгән эксперт бәяләде.

10 март көнне 264 җиңүчене бүләкләделәр. Җиңүчеләргә бүләкләрне Төмән өлкәсенең хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү департаменты директоры Александр Сидоров тапшырды һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде. Әлеге чемпионатта катнашып, һәр катнашучы уникаль һөнәри тәҗрибә, шулай ук үз көчләрен конкрет мохиттә тикшерү мөмкинлеге алды.

Чемпионатта катнашучылар арасында Төмән экономика, идарә һәм хокук көллиятенең 1 курс студенты Рузилә Тимербаева да бар иде. Ул быел Төмәннең 83 нче гимназиясендә төп гомуми белем бирү программасын үзләштерде, гимназияне кызыл аттестат белән гел «5»кә генә тәмамлады. Кечкенәдән үз куллары белән нәрсә дә булса иҗат итәргә ярата ул, гимназиядә укыган вакытта «Оста куллар» түгәрәгенә йөрде. Аның бүлмәсе матур, яратып эшләнгән кул эшләре белән бизәлгән. Рузилә һәрвакыт нинди дә булса иҗади эш белән мәшгуль. Данир һәм Лилиянең тату гаиләсендә үсте ул, бик тыйнак, хезмәт сөючән, чәчәкләр карарга ярата, алар янында бер генә чүп үләне дә тапмыйсың. Аның күңеле йомшак, ул кечкенә яшьтән ташбакаларын, куяннарын, «Мия» кушаматлы эте һәм песиен карый. Әйләнә-тирә дөньядагы матурлыкны күрә белә. Әмма иң яратканы – кулинария эше, башлангыч сыйныфларда ук тәмле печенье, пирожный, конфетлар, тортлар пешерә белде. 7 сыйныфтан ук заказга иң тәмле оригиналь тортлар әзерли иде. Башта гаиләсенең, туганнарының туган көннәренә, бәйрәмнәргә әзерләде, аннары танышлар даирәсе киңәйде. Тәмле дә, матур да килеп чыга аның иҗат җимешләре.

Ул - мөстәкыйль, тырыш кеше, барысын да пөхтә, игътибарлы, төгәл, чын профессионал кебек эшли. Гимназиядә укыганда ул төрле иҗади конкурсларда катнашып, һәрвакыт призлы урыннар яулады. Рузилә - иҗади шәхес, ул иҗади эшчәнлекнең төрле төрләрендә өзлексез үсәргә омтыла. Быел да WorldSkills Russia 2022 чемпионатында 2 нче урынны яулады.

- Конкурс 3 көн барды. Беренче көнне без бер үк төрле ике торт пешердек. Икенче көнне 14әр данә ике төрле пирожный, конфет һәм башкаларны ясадым. Өченче көн яшерен бирем булды: мин 4 данә тарталетка һәм шоколад скульптурасы әзерләдем. Барлык эшләнмәләрнең дә бизәлешендә сәнгать темасы булырга тиеш иде, - дип сөйләде Рузиләбез.

Аның барысы да югары дәрәҗәдә килеп чыкты!

Без Рузилә белән горурланабыз, аны бу зур бүләк белән котлыйбыз. Аңа тагын да иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Асия КАДЫРОВА, Ялутор районы, Исәт авылы
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836