Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үткәннәрне уйлап

последние и лучшие новости искусства в мире

Үткәннәрне уйлап ни бар димәек, чөнки үткәннәрдән туа безнең киләчәк.

Элекке заманда кияүгә чыкканда кызның бирнә сандыгы булган. Минем сандыгым әле дә саклана. Ул инде гомер сандыгына әверелгән. Кешенең гомер сандыгы бик бай, анда ниләр генә юк, әгәр ачсаң, күпме серләр ачыла, күпме хатирәләр искә төшә һәм һәркемне яшьлек сәяхәтенә алып китә.

Килен булып төшкән көннәр төштә генә кебек калды. Аннары хатын-кыз җилкәсендә күпме гаилә мәшәкате, яңа тормыш башлануы... Яңа гаилә – үзе бер серле сандык дияргә була.

Гомер озын дип уйлыйбыз, ләкин гомер бик кыска. Эшләнмәгән эшләр дә, хыяллар да кайчакта гамәлгә ашмыйча кала. Димәк, бөтен кеше дә дөньяның тоткасыннан тотып кала алмый. Шуның өчен бу бер килгән дөньяда гомернең кадерләрен белеп яшәргә кирәк. Тормыш юлына күз салсак, бәхет турында уйласак та, кеше дөнья һәм ахирәт байлыкларын тигез күреп икесеннән дә тәм таба белсә генә бәхетле булып яши ала дип әйтер идем, чөнки тормыш юлын үткәндә кеше дөрес яшәсә генә теләгенә ирешә ала.

Аллага шөкер, картлык көннәре дә безне ике куллап каршы алырга әзерләнеп тора. Бала чаклар, яшьлек елларыбыз сере чишелмәгән йомгак кебек артта калды.

Без дә замана агымына уралып, үзебезчә уйлап, эшләп, гаиләбезне җитәкләп, яшәү сынауларын чишә барып тормышның азагына, чигенә якынлашып киләбез. Дөньяда һәр агачның үз җимеше, һәр кешенең үз язмышы, чөнки һәркем үзенчә яши, үз акылы белән тормышын алга алып бара.

Уйланып утыргач, яшьлекнең без мизгеле исемә төште, аны сезгә сөйләмәкче булдым.

Татар Вагай авылында тумасам да, мин монда күп еллар җирне сөрдереп, бәрәңге утыртып, яшелчәләр үстереп, хайванын да асрап, дөнья мәшәкатьләренә уралып яшим. Авылыбыз бик борынгы, матур табигатьле урында: бер ягында косык урманы шаулап, ямь өстәп тора, икенче ягында чал Иртеш елгасы ярларына иркәләнеп, чайкалып ага да ага.

Без үскәндә телефон да, телевизор да, ноутбук һ.б. булмаган. Авыл халкы эш сөючән, кунакчыл, аралашып, бер-берсе белән туганнар кебек яшәгән. Борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны да хәлләренчә үтәп, хөрмәтләгәннәр.

Әле дә, бүгенгедәй исемдә, авыл уртасында китапханә эшли иде. Өйнең яртысын гына алып торса да, күп кешене сыйдыра алган, ул заманда һәрбер өйдә 6,8,10 балалы гаиләләр булган. Без укыганда мәктәптә 400дән артык укучы укыган, читтән килгәннәргә интернат та булган.

Укудан кайтсак, тиз генә өй эшләрен эшлибез дә, аннары китапханәгә йөгерәбез. Ул безне үзенә тартып тора иде. Анда китаплар, газета-журналлар укыйбыз, төрле уеннар уйныйбыз. Китапханәнең эш вакыты да җайлы итеп төзелгән, китапханәче Равия апаның эш көне безнең өчен төштән соң башлана иде. Ул акыллы, сабыр, белемле, теле матур, табигать биргән талантын, җитезлеген кулланып, безнең белән төрле мавыктыргыч очрашулар үткәрә иде. Равия апа олыны олылап, кечене, дусларны яратып дөньяда яшәргә кирәклеген сөйләде. Апа әле исән, Төмән шәһәрендә балалары, кызы тәрбиясендә яши. Без аны һәрвакыт сагынып искә алабыз.

Китапханәнең икенче ягында, шул ук урамда клуб иде. Анда кино күрсәтүче булып Хөсәй әкә эшләде. Ничек аны искә алмаска? Ул татар халкының Кулибины. Бар нәрсәгә оста булган, бар нәрсәне үз куллары белән эшли алган, аның шул таланты балаларына, оныкларына да күчкән.

Авыл халкы бик теләп клубка кино карарга йөри иде. Анда халык рәхәтләнеп ял иткән, чөнки Хөсәй әкә эш урынында тәртип булдырган, кичен клуб зурлар өчен генә эшләгән, ә көндезен укучылар, балалар өчен аерым кино күрсәткән.

Кино тасмаларын үз көймәсенә салып, Иртеш аша кичеп чыгып, көн саен барып яңасын алып кайткан, кире тапшырган. Авылда радиотапшыруны да ул ачкан. Тимердән, агачтан ниләр генә уйлап чыгарып эшләмәгән. Ул инде күптән безнең арабызда юк. Аның дөньялыкта кылган яхшылыклары тәмуг утларыннан пәрдә булсын иде, рух-шәрифләре шат булып, кабере якты һәм киң булсын, тыныч йокласын, оҗмахта яшәсен.

Заман техникасы булмаса да, без, яшьләр, концертларда катнашып, клуб ишек алдында волейбол, төрле уеннар уйнап, җырлап-биеп, кичләр уздырып яшәдек. Мәктәптә укыганда да зур тәнәфес вакытында җырлап-биеп вакытны әйбәт үткәрә идек. Безнең гармунда оста уйнаучы егетләребез бар иде. Кичәне алар алып бардылар. Һәркемне биеттеләр дә, җырлаттылар да.

Һәр замананың үз яме, үз тормышы, үз яшәеше була.

Суфия БАКИЕВА, Вагай районы, II Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836