#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Укытучы һөнәре – язмыш бүләге”

последние и лучшие новости искусства в мире

4-11Узган уку елында Тубыл районы, Күкрәнде тугызъеллык мәктәбендә туган тел дәресләрен укытучы Лилия Латыйпова “Ел укытучысы” район бәйгесендә катнашып, “Һөнәре буенча лидер” номинациясендә җиңү яулап, диплом белән бүләкләнгән иде. Ә быел аның укучысы Оксана Гарифханова өлкә олимпиадасында 3 нче урын алды.

Лилия Илдус кызы укучысын бик мактады. “Оксана бик тырыш, эшчән, тыйнак, тыңлаулы кыз, яхшы укый, бик сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли, аның артистлык сәләте дә бар. Мәктәптә, районда, Тубыл шәһәрендә узган бәйгеләрдә катнашып, нәфис сүз номинациясе буенча гел югары урыннар ала. Узган ел онлайн форматта уздырылган “Туган тел” шәһәр, “Кышкы моңнар”, М.Җәлил иҗатына багышланган район бәйгеләрендә катнашып 1 урыннар яулады. Без аның уңышлары белән горурланабыз. Оксана Ләчек авылында туып-үскән, башлангыч классларны туган авылында укыды. Татар теленә мәхәббәтне аңа беренче укытучысы Луиза Гайсина уятты дип уйлыйм. Чөнки ул үзе күренекле татар теле укытучыбыз Сара апа Ермышеваның укучысы, балачактан М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй шигырьләренә гашыйк булды. Күрәсең, шул мәхәббәтне ул укучыларына да бирә алган. Оксана 5 сыйныфтан Күкрәнде мәктәбендә укый. Татар теле дәресләрен яратып укыган укучыларыбыз күп безнең, мәсәлән, Әлмирә Моратова, Элина Моратова, Наилә Ташбулатова, Чингиз Латыйпов, Ләйсән Ибраһимова. Бу балалар бик тырышлар, төрле конкурсларда катнашып, гел призлы урыннар гына алып торалар. Укучыларыбыз барысы да саф татар телендә сөйләшәләр, яхшы укыйлар. Быел өлкә олимпиадасына 5 укучы әзерләгән идем, кызганычка каршы, 4се авырып китеп, катнаша алмадылар”, - дип сөйләде.

Билгеле, Оксананың уңышларында Лилия Илдус кызының да роле шактый зур. Лилия Илдус кызы Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлеген тәмамлап, туган мәктәбендә укыта башлаганга да 24 ел вакыт узган. Мәктәптә укыган елларны искә төшереп ул: “Минем өчен өч укытучы үрнәк булды. Башлангыч сыйныфларда зур тәҗрибәле педагог Идия апа Исхакова укытты. Аның дәресләрен көн саен түземсезлек һәм дулкынлану белән көттем. Ә югары сыйныфларда туган телебезгә мәхәббәтне Фәүзия апа Гарифханова уятты. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфридә апа Латыйпованың дәресләре традицион дәресләрдән аерылып торды, төрле күрсәтмә материаллар, карточкалар кулланып, бездә үзенең фәненә карата кызыксыну уятты, рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләде. Нәкъ менә бу апалар миңа укытучы һөнәрен сайларга этәргеч булдылар. Әлфридә апа белән бергә эшләргә дә Ходай насыйп иткән икән – хәзер дә ул миңа зур ярдәм күрсәтеп, эшләргә көч, терәк бирә”, - диде. Ә инде эше турында: ”Шушы елларда дәрестән тыш тематик, ачык дәресләр, төрле чаралар уздырырга туры килде. Балаларны традицион мираска һәм мәдәнияткә җәлеп итү өчен 1-4, 5-8 сыйныфлар өчен татар фольклоры буенча «Татар халык иҗаты» программасын булдырдым. Бу дәресләрдә балалар татар халык иҗаты, традицион татар бәйрәмнәре, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән танышалар. Шулай ук мәктәптә авыл тормышына багышланган музей булдырдык. Музеебыз патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирү үзәге булып тора, милли гореф-гадәтләребезне яңартуга ярдәм итә. Ел саен укучыларым төрле конкурсларда, олимпиадаларда актив катнашалар. Мәсәлән, 2020 нче елда 9 нчы сыйныф укучысы Азалия Ибраһимова Казан шәһәрендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада призеры булды. 2021 нче елда Оксана Гарифханова, Әлмирә Моратова, Элина Моратова татар теле буенча региональ олимпиадада мактаулы урыннар алдылар. Быел Оксана кабат үзенең белемен дәлилләде. Моңа мин бик шатмын. Гомумән әйткәндә, укытучы һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим, эшемне бик яратып, күңелемне биреп эшлим, коллегаларымны хөрмәтлим, укучыларымны яратам. Димәк, бу һөнәр миңа язмыш тарафыннан бирелгән дип уйлыйм”, - дип сөйләде Лилия Илдус кызы.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836