#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Вейпмы, әллә тәмәкеме?

последние и лучшие новости искусства в мире

Соңгы вакытта шәһәр урамнарында яшьләрнең авызларыннан, паровоз кебек, куе төтен чыгарып, тирә-юньгә хуш исләр таратып, өстәвенә әлеге җайланманы кулдан-кулга күчереп “пар чыгару”ларына күпләр игътибар итә башладылар. Бу яшьләребезнең тәмәке урынына электрон сигарет ягъни вейп куллана башлаганнарын күрсәтә. Яшьләр генә түгел, олы абыйлар да уч төбенә сыешлы җайланманы үзе белән йөртеп, бөтен урамга көйрәтеп бара бирә. Тәмәкедән бу төрләргә күчүнең сәбәбен алар бик җиңел аңлатып: “Зарары азрак һәм бу – замана модасы”, - диләр. Ә чынында кеше организымына алар шулай ук зарарсызмы икән?! Әйдәгез, карап үтик.

Нәрсә соң ул вейп? Вейп – электрон сигаретларның бер төре ул. “Вейп” инглизчәдән тәрҗемә иткәндә, парны аңлата. Мод һәм бактан торган электрон тәмәкене дә шулай атыйлар. Мод бакта спиральне җылыта, ә үз чиратында, бакта ароматизаторлар тутырылган никотинлы сыекча җылытыла. Тартучы җылытылган парны сулый. Бу сыекчаны тартуны нәкъ менә вейпинг дип атыйлар да инде. “Замана тәмәкесе”н гади тәмәке кебек үк, 18 яшьтән өлкәнрәкләр теләсә кайсы тәмәке сатыла торган кибеттән алалар. Иң арзаны 1500 сум торса, сыекчасы 200 сумнан 700 сумга кадәр тирбәлә. Беренче электрон тәмәке 2004 елда Кытайда, Гонконг шәһәрендә җитештерелә башлый. 13 ел эчендә ул яңа мода булып, бөтен илгә таралып өлгерде инде. Тәмәкенең кеше организмына нинди зыян китерүе һәркемгә яхшы мәгълүм. Хәзер электрон сигаретлар составына күз салыйк. Аларда су, глицерин, пропиленгликоль, төрле хуш исле матдәләр, шулай ук, никотин да бар. Салына торган сыекчаны җылыткан вакытта токсин бүлеп чыгара торган мат­дәләр, наркотик та бар. Шул сәбәпле, аларга организм тиз ияләшә, тарткан саен тартасы килеп тора икән. Әлеге 13 ел эчендә төрле илләрдә электрон тәмәке тартуның кеше организмына тәэсирен тикшергәннәр. “Замана тәмәкеләре” йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп  чыгара, инфаркт, инсульт булу ихтималын арттыра, аяк-куллар артритына китерә. Составындагы глицерин авыз эчен киптерә, кан әйләнешен тоткарлый, бактерияләр үрчер өчен уңай шартлар тудыра. Пропиленгликоль (пищевая добавка) – көчле аллерген. Бу матдәнең организмга зарары шунда – борын томалана, тирегә бетчәләр чыга. Төрле хуш исле өстәмәләр дә никотинның организмга үтеп керүен тизләтә, дип раслый галимнәр. Ә Азия галимнәре әйтүенчә, әгәр карынында ир бала йөрткән йөкле хатын-кыз электрон тәмәке тартса, аның баласын югалту куркынычы арта икән. Япония галимнәре электрон сигаретларның да рак авыруын китереп чыгару куркынычын раслаган. Бүгенге көндә Россиядә халыкның 70 проценты никотин бәйлелегеннән интегә икән. Балигъ булмаган тартучылар саны буенча да Россия алдынгылар рәтендә. Белгәнебезчә, 2013 елның 1 июнендә тәмәкегә каршы федераль закон кабул ителде, 15нче ноябреннән тәмәке һәм аңа бәйле әйберләрне рекламалау тыелды.  Шунысы кызганыч, тәмәке рекламасын тыйсалар да, электрон сигаретлар рекламасын тыючы юк. Киресенчә, аларны рекламалау көннән-көн киңрәк колач җәя. Шуны күздә тотып, бу көннәрдә Мәскәү шәһәр Думасы депутатлары Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына электрон тәмәке, вейп, кальянны тәмәкегә тиңләп, аларга каршы көрәш башлап, “замана тәмәкеләре”н белем бирү һәм мәдәният оешмаларында, спорт мәйданчык­ла­рында, җәмәгать транспорты, балалар мәйданчык­лары белән эш урыннарында тартуны тыю турындагы тәкъдим белән чыктылар. Шунысын әйтергә кирәк, начар гадәттән кеше тиз генә арына алмый шул, моның өчен ихтыяр көче, тәвәккәллек кирәк. Мондый сыйфатларга ия булмаучылар тәмәкене ташлар өчен, зарары азрак дип ышанып, электрон сигаретларга күчәләр. Ә медаль ике яклы булуын уйлап та карамыйлар. Кыскасы, әгәр кеше үзе яхшыны начардан аера алмый икән, аңа бернинди законнар, тыюлар да булышмаячак...

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836