#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яркәү районы йолдызчыкларын барладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

10-8Яркәү районында “Таң йолдызы” балалар иҗаты һәм “Халык сәнгате” бәйгеләре 26нчы февраль көнне Яркәү мәдәният йортында гөрләде. Ул милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәгариф департаменты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Яркәү мәдәният йорты, район хакимиятенең мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр политикасы буенча идарә бүлеге, район милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылды. Мәдәният йортының фойесында кул эшләре, милли ризыклардан торган күргәзмә әзерләнгән иде.

Болардан башка “Матур чәк-чәк” дигән бәйге оештырылып, төрле зурлыкта, формада, матур бизәкле һәм хуш исләр бөркеп торган чәк-чәкләрдән өстәл ишелеп торды. Бәйгенең тантаналы өлеше Яркәү мәдәният йортының “Стиль” (җитәкчесе О.Дружинина) бию ансамбленең “Сабантуйга чакырабыз” дигән композициясе белән башланып, алар хөрмәтле кунаклар, жюри әгъзаларын чәк-чәк белән каршыладылар. 10-11Тамашачылар һәм ярышучыларны сәламләп район хакимияте башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Любовь Полякова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, район автономиясе рәисе Гөлниса Фәхретдинова чыгыш ясап, әлеге бәйгене оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр, катнашучыларга уңышлар теләделәр. Чараны алып баручылар Гөлназ Юсупова белән Зинар Кәримов ярышучыларның чыгышларына бәя бирүче җюри әгъзалары белән таныштырып киттеләр. Өлкә “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” бәйгеләренә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов җитәкчелегендә җирле җырчылар – Җәмилә Рәхимова, Наҗия Хәкимова һәм Рада Глазырина; 4 апрельдә узачак фольклор буенча өлкә фестиваленә өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова үзенең ярдәмчеләре – җырчы-фольклорчы Луиза Ильясова, музыкант Гөлзифа Нигъмәтуллина һәм “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” район бәйгеләренә Любовь Полярова җитәкчелегендә район мәгариф идарәсе начальнигы Людмила Ершова, район мәдәният автоном оешмасы директоры Ирина Батурина, район мәгариф идарәсенең баш белгече Раиса Фомина. 10-9Яркәү районының хөрмәтле гражданины Людмила Антипина, педагогия хезмәте ветераны Клара Хөсәенова, спорт һәм яшьләр политикасы буенча идарә бүлеге начальнигы Тимур Котлыбаев бәя бирделәр. Алар һәр чыгышны зур игътибар белән карап, һәрьяктан анализлап, чагыштырып бәяләделәр. Быелгы бәйгеләр турында Тимергали Сәлим улы: “Яркәү авылы һәм районы хакимиятенә караган оешмалар бер йодрык булып эшлиләр, менә монысы бик сөендерә. Бүген дә менә югары дәрәҗәдә әзерләнеп, кунакларны ачык йөз белән каршылап, һәркемгә ярдәм, игътибар күрсәтергә тырышалар. Авыллардан җыелып килгән кунаклар, әйтерсең, көч сынашырга түгел, ә бәйрәм итәргә, күңел ачарга килгәннәр. Ә инде чыгышларга килгәндә, Яркәү районы безне гаҗәпләндерде, урыннарда белемле хореографлар эшли башлаганын биючеләрнең хәрәкәтләрендә генә түгел, гәүдәләрен туры тотулары, сәхнәдә үзләрен тотышларыннан ук күренде. 10-10Бу бик күңелле хәл. Бүген, мәсәлән, жюри үзенең туры вазифасын башкарган арада, ярышучылар, аларның җанатарларының нәтиҗәне көтү мизгелләрен кыскартып, нәкъ “Таң йолдызы” бәйгесе “үстергән”, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында белем алгач, аспирантурада укып “Вокал, актерлык осталыгы, сәхнә теле укытучысы; театр һәм кино актеры” квалификациясе алган яшь җырчыбыз Рада Глазырина матур җырлар башкаруы мастер-класс үткәрү белән бер булды”, - дип сөйләде. Яркәү авылы һәм районыннан өлкәдә узачак гала-концертта катнашырга кандидатлар итеп Рузия Хәмидуллина (Кызылъяр авылы), “Стиль” эстрада бию һәм “Туган тел” (В.Паршуков, Яркәү) җыр ансамбльләре билгеләнделәр. Һәм фойеда тәкъдим ителгән кул эшләре алынды.

Ә район “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” бәйгеләрендә нәфис сүз остасы номинациясе буенча Зарина Макулова (Карбан авылы, А.Хәлилова), Айдар Абдразаков (Яңа Кәешкүл, Р.Баһатдинова) 1 урынны яуладылар. 2 урынга Камилла Карядиева (Иске Александровка мәктәбе), Азалия һәм Азалина Мәдиевалар (Ваңгы авылы, Э.Мадиева) чыктылар. 3 урынны Ләйсән Давлина (Аксарино мәктәбе, Г.Давлина) алды. Биючеләр арасында Азалия Фәизова (Кызылъяр, Г.Юсупова) – 1 урын, Рөстәм Мөхәммәтшин (Яңа Кәешкүл, Г.Абайдуллина) – 2 урын, ”Йолдызлык” (Кызылъяр, А.Петрова) – 3 урынга чыктылар. Җыр буенча Регина Мостафина (Яркәү, Е.Пешехонова) 1 урын, Снежана Мәүлетова (Сорокино, И.Галиев) – 2 урын, Илмар Ситдиков (Яңа Кәешкүл, Л.Хәбибуллина) – 3 урынны алдылар. Фольклор номинациясендә Кызылъяр мәктәбе укучылары (Х.Ибраһимова) “Су буенда кичке уеннар” күренеше белән 2 урынны алдылар. 3 урын “Салават күпере” (Яңа Кәешкүл, Л.Абдразакова) ансамбленә бирелде. “Халык сәнгате” бәйгесендә фольклор буенча “Вдохновение” (Кызылъяр, Ф.Кучемова) төркеме 1 урынны, Фатыйма Ибраһимова (Бурбар авылы) – 2 урынны, Хәлилә Ибраһимова (Карбан, М.Тусумова) – 3 урынны яуладылар. Нәфис сүз остасы дип Розалия Александрова (Тархан, Л.Ваһапова) билгеләнде. Бию номинациясендә “Стиль” эстрада бию төркеме лауреат исеменә лаек булды. “Ялкын” (Яңа Кәешкүл, А.Евина) – 1 урын, “Вдохновение” – 2 урын, “Нур” (Яңа Кәешкүл, З.Ижбулаева) – 3 урынга чыктылар. Хор номинациясендә “Чишмә” (Тархан, Р.Ваһапова) ансамбле 1 урынны, “Нур” ансамбле 2 урынны, “Ләйлә” (Шатан авылы, З.Басыйрова) белән ”Ялкын” ансамбльләре 3 урынны алдылар. Җыр буенча 1 урын – Хәтибә Корманбаковага (Яңа Кәешкүл), 2 урын - Джулия Басыйровага (Шатан, З.Басыйрова), 3 урын - Маннур Сабитовка (Карбан, М.Тусумова) бирелде. Шунысы бик мөһим – Яркәү һәм район хакимияте тарафыннан һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836