Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фәнгә салган тирән эз

последние и лучшие новости искусства в мире

Татар тел белеме һәм тюркологиянең моңарчы өйрәнелмәгән тармагын – Себердә яшәүче төрки халыкларның ономастикасын өйрәнеп тел гыйлеменә яңалык кертүче “Себер татарларының тарихи ономастикасы” хезмәтендә Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина бик борынгы ата-бабаларыбызның бөек рухын, күңел хәзинәсенең киңлеген, фикерләү дәрәҗәсенең зурлыгын аңлата торган барлык төр ялгызлык исемнәрне җыеп, системага салуга ирешә. Себер татарларының килеп чыгышы турында төрле карашлар яшәгән хәзерге чорда халыкның тарихын, үткәнен ачуда иң актуаль проблемаларны күтәрә.

Аң-акыл, күңел муллыгы белән язылган бу хезмәт - тарихи-ономастик мирасыбызны барлау, чал тарихлы татар авылларында яшәгән борынгы ата-бабаларыбызны, тамырларыбызны хөрмәтләү, олылау, туган туфракка, табигатькә итагатьле караш тәрбияләү, рухи аң, иманыбызны яңартучы изге гамәл. Халкыбызның үткәнен, бүгенгесен, киләчәген күзалларга ярдәм итә торган бу гыйльми хезмәт киң җәмәгатьчелек өчен бик әһәмиятле һәм кирәкле. Китапның басылып чыгуы, аның белән халкыбызны таныштыру себер татарларының абруен күтәрүдә аеруча әһәмияткә ия.

Хәнисә Чәүдәт кызы фәндәге бу зур эшнең нинди ихтыяр көче бәрабәренә башкарылганлыгын үзе генә беләдер. Аның тел гыйлемендәге бу зур уңышлары очраклылык түгел. Галимә-педагогның төп белгечлеге буенча алып барган эшчәнлегенә максатчанлык, омтылышлылык хас. Үз көченә ышанып, системалы эшләү нәтиҗәсендә ирешкән ул аңа. Соңгы 2-3 ел эчендә генә ул берничә китап (фәнни-хезмәт), фәнни журналларда - 50, республика, өлкә газеталарында 100дән артык мәкалә-очерклар бастырып өлгерә. Аларда нинди генә темалар юк: себер татарларының милли хәрәкәте, теле, мәдәниятен үстерү кебек проблемалы мәсьәләләрне күтәрә ул мәкаләләрендә. Төмән дәүләт университетында беренче милли - татар теле кафедрасын оештырып, татар телен, себер татарларының тарихын фәнни өйрәнү буенча гаять катлаулы эшкә алына. Кафедрада эшләү дәверендә студентлар тюркология буенча 30дан артык фәнни курс эше язып, күбесе аны 4-5 билгеләренә яклыйлар. Җәйге каникулда авылда фольклор һәм диалектологик практика үтүләре дә курс эшләре өчен тарихыбызны ачыклаучы бай материал туплау чарасы булып тора. Туган төбәгебез – авылларыбыз тарихы, себер татарларының теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һ.б. темаларны яктырткан студентларның мәкаләләре – Хәнисә Алишинаның алар белән ни дәрәҗәдә иҗади эшләвен күрергә ярдәм итә. Ул сәләтле яшьләрне үстерергә, фәннәр дөньясына тирәнрәк алып керер өчен бөтен мөмкинлекләрне булдырырга тырыша.

Тирән белемле, киң карашлы Х.Алишина өчен татар тел гыйлеменә юл салу җиңел булмый. Ул Төмән шәһәрендә туып үсә. Биредә рус телендә урта мәктәпне, педучилище һәм Төмән дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

Аннары Хәнисә Алишинаның Казанда аспирантурада уку чоры. Халыкның рухи хәзинәсен саклый торган мәшһүр Казан университетында белем алу, күренекле галимнәр, әдәби-сәнгать әһелләре белән очрашу аны татар дөньясына икенче күзлектән карарга өйрәтә.

Казан университетында аспирантлык еллары, Татарстан Фәннәр академиясендә эшләп алу, аннары Төмән дәүләт университетында фәнни-педагогик эшчәнлек аңардан чын галим, зур белгеч тәрбиялиләр. Нәтиҗәдә, Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина 1992нче елда “Төмән өлкәсенең көньягында яшәүче себер татарлары сөйләме” темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Ләкин ул моның белән генә тынычланып калмый. Фәндә бер урында таптанып, туктап тору мөмкин түгел. Тәҗрибә туплаган филология кандидаты Хәнисә Алишина өчен инде фәндә тирәнрәк үтеп керү юллары ачыла. Себер татарларының сөйләмен – тубыл-иртеш диалектының барлык нечкәлек төсмерләрен яхшы белгән, мәдәни тарихын җентекләп өйрәнгән Хәнисә Алишина “Себер татарларының тарихи ономастикасы” темасына 1999 нчы елның ноябрь аенда докторлык диссертациясен менә дигән уңышлар белән яклый. Өлкәбездә татар хатын-кызларыннан беренче фән докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина бу хезмәтенә дә барлык төр ялгызлык исемнәрне берәмтекләп җыеп, сүзләрнең ясалышын, семантикасын генетик һәм тарихи яктан анализлауга ирешә, аларны башка телләрнең тарихи һәм хәзерге ономастикасы белән чагыштырып, себер татарларының иң борынгы этник тарихын өйрәнүгә юл сала.

“Көнбатыш Себер топонимикасындагы актуаль проблемаларны тикшергәндә, беренчеләрдән булып, археология, этнография, диалектология, архив чыганакларына бәйләп өйрәнә, чөнки ономастика бу фәннәр белән тыгыз бәйләнештә генә үсә ала. Монда инде Хәнисә Алишинаның бик күп башка фәннәрне яхшы белүен, үткен фикерен, оста, тапкырлыгын күреп була”.

Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, мәгънәсен, кулланылышын, тарихи-лингвистик тикшергәндә шул территориядә яшәүче халыкларның сөйләме белән бирергә тырышкан.

Гыйльми хезмәткә бәяләмә язганда тел белгече, академик М.З.Зәкиев болай ди:

“Теге яки бу ялгызлык исемнәрнең килеп чыгышы турында автор җирле себер төркиләренең үткән, бай тарихын, халык авыз иҗатыннан дәвам итеп килгән традицияләрен тирәннән өйрәнеп эш итә. Себер төркиләренең тубыл-иртеш диалектын, сөйләмен яхшы белүе аркасында Хәнисә Алишина бу төр ялгызлык исемнәрне (топонимик исемнәр) системага салып, татар диалектологиясенә никадәр яңа сүзләр кертә. Географик атамаларга семантик анализ ясап, себер татарлары диалектында сакланып калган борынгы төрки лексиканың ерак катлауларын ачуга ирешә.

Татар лингвистлары тарафыннан моңарчы фәнни, төрле яклап тикшерелмәгән тубыл-иртеш топонимикасын, антропонимикасын тикшерүләр алып баручы Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина галим-тюркологлар өчен Төмән өлкәсендәге татар авыллары исемнәренең тарихи килеп чыгышын, семантикасын билгеле бер системага салып сүзлек төзеп бирде. Тел гыйлеменә яңалык алып килгән бу китапның кыйммәте да шунда”

“Себер татарларының тарихи ономастикасы” гомуми тел гыйлемен, тюркологияне, төрки телләр диалектологиясен һәм ономастикасын үстерү өчен кертелгән зур өлеш дип карарга кирәк”, - дип нәтиҗә ясый махсус гыйльми совет. Әгәр аның хезмәтендәге фикер тирәнлеге, кешеләрнең күңел офыкларын киңәйтүгә, дөньяны танып белүләренә ярдәм итә икән, галим өчен моңардан зур бәя була алмый.

Бәхет күктән иңми. Хәнисә Чәүдәт кызының хезмәт юлы шуны раслый. Зур табигый таланты, гаять югары дәрәҗәдәге эш сәләте, армый-талмый эзләнү-тикшеренүләре аны фәннең иң югары үрләрен яулауга китерде. Һәрвакыт ачык йөзле, сабыр холыклы, кешеләргә ихтирамлы, эчке-тышкы дөньясы белән гүзәл, матур шәхес Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина тормышның бар ягы белән дә башкаларга үрнәк. Киләчәк исә зур әзерлекле, фәндә иҗат юлын дәвам итүче бу фидакарь затка яңадан-яңа уңышлар китерсен!

Хөрмәтле Хәнисә Чәүдәт кызы!

Сезне “Ел китабы-2016” бәйгесендә “Себер татарларының тарихи ономастикасы” китабыгызның  “Иң яхшы фәнни китап номинациясендә” җиңү яулавы һәм сезнең бәйгенең лауреаты булуыгыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Фән юлындагы  казанышларыгызга сокланабыз.

Иҗади рух, гомумкешелек кыйммәтләренә тугрылыклы, киләчәккә омтылыш белән яшәүче табигый талантлы галимәбез булуы белән горурланабыз. Сез бүгенге көндә күпләргә үрнәк булырлык эшләр башкарасыз.

Акъяр мәдәният һәм ял үзәге, китапханә хезмәткәрләре исеменнән
Люция ХӘБИБУЛЛИНА.  Төмән районы, Акъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836