Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Конференциянең җыентыгы чыкты

последние и лучшие новости искусства в мире

XIX Бөтенроссия фәнни-практик конференциясенең (20 май 2016 ел) хезмәтләре җыентыгы дөнья күрде. Чарага илнең генә түгел, чит ил галимнәренең дә материаллары җибәрелгән. Алар 4 өлешкә бүленеп, китапта урын алган. Тагын да кушымта бар, аның беренче өлеше профессор Хәнисә Алишина тарафыннан әзерләнеп, “Сөләйманов укулары” материаллары җыентыкларында 1990 елдан алып 2015 елга кадәр бастырылган мәкаләләр күрсәткече”н тәшкил итсә, икенче өлешендә академик Хатыйп Миңнегулов төзегән “Казан тюркология мәктәбе (12 танылган Казан-татар тюркологлары турында биобиблиографик белешмәләр)” хезмәте урын алган.

Җыентыкның беренче бүлеге -  “Тел белеме” төрки телләрнең формалашу тарихы, үсеше һәм бүгенге хәле турында. Х.Ч.Алишинаның академик Диләрә Тумашева турындагы мәкаләсе аеруча зур игътибарга лаек.

Алдагы “Әдәбият белеме” бүлеге үзе берничәгә аерыла. Мәсәлән, фәнни мәкаләләрнең берникадәре төрки язучыларның биографияләренә, дөнья әдәбияты хәзинәсенә керткән өлешләренә багышлана, тикшеренүчеләр алар иҗатындагы образларны да өйрәнәләр. Фольклорны өйрәнүгә, Евразия төркиләренең анимистик һәм тотемизм ышанулары турындагы, фәндә актуаль юнәлешләргә дә әһәмият бирелә.

Өченче “Тарих” бүлеге төрле темаларга багышланган бүлекчәләрдән тора.

Дүртенче “Педагогика” бүлегендә педагог-практиклар язмалары урнаштырылган. Аларның бер өлеше күренекле мөгаллимнәр турында булса, этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең мәгарифтәге роленә, төрле дәресләр эчтәлегенә кагылышлы мәкаләләргә дә шактый урын бирелгән.

“Җыентыкның кыйммәте чиксез, чөнки анда төрле темаларга кагылышлы тикшеренү язмалары, автор стиле сакланган материаллар бар. Шул рәвешле бу китап, чыганак булып та, җыентык булып та кулланыла ала. Аны Scopusи Web of Science (мәгълүматларның библиографик, рефератив базасы һәм фәнни басмаларда бастырылган мәкаләләрдән өземтә алуны күзәтү инструменты) базасына кертергә кирәк, укучылар артыр, чит илләрдәге галимнәр дә куллану мөмкинлегенә ия булыр иде”, - дип яза галимә Анна Сарсамбекова.

Җыентыкта барыбыз да үзен кызыксындырган язма таба алыр. Аларның әһәмияте еллар үткән саен  арта гына төшәчәк. Берәүләр Түбән Тәүде районында яшәүче керәшеннәр сөйләше белән кызыксынса, икенчеләр себер татарларында мәет озату йолалары лексикасын беләсе килер, тагын да рус телендәге гарәп теле алынмалары, себер татарлары мәкальләре, әйтемнәре, галимнәр Ф.Ганиев, Ф.Галимуллин, И.Таһиров, шагыйрь Р.Гаташ, рәссам Ә.Мөхәмәтова, якташыбыз Т.Әйтмөхәммәтов кебек танылган шәхесләр тормышы, эшчәнлеге, гореф-гадәтләр турында һәм бик күп башка кызыклы язмалар төрле катлам кешеләренә файдалы.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836