Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Сезне олуг юбилейлы бәйрәмегез белән котлыйбыз. Менә ничә ел “Яңарыш” үзенең җылы игътибары, ихлас теләктәшлеге белән милләтебезгә рухи терәк, илһам чыганагы булып килә. Газетаның узган 25 еллык юлы – тарихыбызга кереп калачак ул. Ул һәрвакытта да вакыйгаларның алгы сызыгында, үзәгендә булды. Төмән өлкәсе татарларының иҗтимагый газетасы буларак татар халкының тугры юлдашына һәм киңәшчесенә әверелде. Халкыбызның тарихи-мәдәни һәм рухи-әхлакый мирасы өчен бүгенге һәм киләчәк буыннар алдында җаваплылык тоеп эш итүегез, милли яңару, гореф-гадәтләребезне, динебезне кайтару юлында армый-талмый эшләвегез өчен газетаның юбилее белән котлап, сезгә күпсанлы укучылар исеменнән рәхмәт җиткерәбез. Каләмегез һәрвакыт үткен, иҗади табышлар белән рухланып, абруйлы исемегезгә лаек булып эшләгез.
“Әдәби Төмән” түгәрәге әгъзалары.