Сентябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
XVIII гасыр башында яшәгән Тубыл шагыйре һәм дин әһеле Хуҗа Шөкер бине Гавазның (Һәмдәми) 1703 елда гарәп имлясында язылган «Нәсыйхәтнамә» («Үгет-насыйхәт китабы») поэмасының өр-яңа басмасы укучыларга тәкъдим ителергә әзерләнә.
Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы, «Россиянең тарихи җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы әгъзасы, Башкортостан Республикасы «Татар морзалары җыены» төбәк иҗтимагый оешмасының Төмән филиалы җитәкчесе, морза Данияр Әхмәтов (Колмәмәтов морзалары нәселе) хәбәр иткәнчә, Һәмдәми (Хуҗа Шөкер бине Гаваз-бай) — XVIII гасырдагы Тубыл галиме, шагыйре, дәүләт эшлеклесе. Ул Көнбатыш Себернең дәрәҗәле татар морзалары нәселеннән — Колмәмәтовлар ыругыннан чыккан. 1694 елда ул мәдрәсәне тәмамлый һәм озак еллар Тубыл шәһәренең ахуны — мөселман җәмгыятенең рухи остазы булып хезмәт итә.

Һәмдәми «Нәсыйхәтнамә» («Үгет-насыйхәт китабы») поэмасын иҗат иткән. Әсәр иске татар телендә гарәп графикасы белән язылган һәм XVII гасыр азагы — XVIII гасыр башы Себер төбәге әдәбиятының кабатланмас үрнәге булып тора.
Поэма фәлсәфи-педагогик характерда һәм әхлакый-этик нормалар тәрбияләүгә юнәлтелгән. Һәмдәми үзенең әсәрендә кешене тәрбияләү һәм үз-үзен тәрбияләү, рухи камилләшү, әхлакый сайлау кебек яшәешнең мәңгелек мәсьәләләрен күтәрә.
«Безнең максатыбыз — революциягә кадәр популяр булган, ләкин исемнәре совет чорында онытыла башлаган Себер татарларының урта гасыр шагыйрьләре булуын күрсәтү иде.
Бу эштә безгә Рафаэль Гадиев, Динар хәзрәт Нәфыйков, татар теле белгечләре һәм корректорлар ярдәм күрсәтте.
Китап өч телдә дөнья күрде: гарәп графикалы иске татар телендә, татар телендә кириллицада, дөньяда беренче тапкыр авторның хезмәте рус теленә тәрҗемә ителеп бастырылды», - дип сөйләде Данияр Тимерхан улы.
Китапның кереш сүзендә түбәндәгеләр язылган:
«Бу китап — эзләгәнгә үгет һәм җан өчен бер нурдыр.
Бу хезмәт тынычлык эзләүче күңелгә һәм пакьләнергә омтылучы җанга үгет-нәсыйхәт сыйфатында язылды. Кеше бу дөньяда юлчы гына: байлыксыз туа һәм байлыксыз китә. Хак юл — Аллаһны зикер итүдә, буйсынуда һәм җанны пакьләүдәдер.
Сезнең алдыгызда Урта гасыр әдәбиятының кабатланмас ядкаре: Тубыл шагыйре һәм фикер иясе Шәкүр бин Гавас Һәмдәми тарафыннан 1703 елда язылган Нәсыйхәтнамә — Үгет-насыйхәт китабы. Гарәп графикасы белән иске татар телендә язылган бу әсәр XVII гасыр ахыры — XVIII гасыр башы Себер төбәге әдәбиятының бәяләп бетергесез үрнәге генә түгел, ә бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмаган тирән фәлсәфи-педагогик хезмәт тә булып тора. Һәмдәминең дини хезмәте һәм тирән белемлелеге суфыйчылык идеяләре һәм ислам әхлагы хикмәтләре белән сугарылган әлеге китапны язарга мөмкинлек бирә.
Тубыл шәһәре административ үзәк кенә түгел, ә мәдәниятләр кайнап торган казан булган чорында, Һәмдәми югары ислам әхлагын һәм Себер төбәгенең үзенчәлекле рухын берләштергән әсәрне иҗат итә алган. Һәмдәминың Нәсыйхәтнамәсе Урта гасырларның бөек суфый шагыйрьләренең традици-яләрен дәвам итә. Һәмдәми үзенең китабында тәрбия, рухи камилләшү, әхлакый сайлау кебек яшәешнең гомерлек мәсьәләләрен күтәрә. Автор укучыга җир йөзендәге бөтен эшләр бары тик Аллаһ Тәгаләнең рөхсәте белән генә килеп чыкканын, эшләнгәнен аңлатып, аны дөнья байлыкларына омтылмаска, гөнаһлы гамәлләрдән тайпылырга, иманны сакларга һәм Аллаһ тарафыннан җибәрелгән барлык сынауларны сабырлык белән кичәргә чакыра.
Бүген без урта гасырларда язылган шушы әдәби ядкәргә мөрәҗәгать иткәндә, үзебез өчен гади бер тарихи документны гына түгел, ә хәзерге заман кешесенең тормыш мәгънәсе, әхлакый кыйбласы, рухи кыйммәтләре белән бәйле булган күп кенә сорауларына җавап бирә алырлык мәңгелек хикмәт чыганагын ачабыз. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, «Нәсыйхәтнамә» китабында мөселман мәдәнияте татар халкының милли мәдәниятенең рухи үзәге буларак карала. «Нәсыйхәтнамә» китабын өйрәнү һәм тормышта куллану кешеләрне мөселман мәдәниятенең бай мирасы белән таныштырырга мөмкинлек бирер һәм бу әсәр алар өчен кызыклы һәм файдалы булыр дип өметләнәбез», - дип яза китапны бастыруны оештыручы Данияр Әхмәтов.
Китапның бер битен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, укучыларыбыз. Аңлашылсын өчен рус теленә тәрҗемәсе белән бирәбез:

Нәсыйхәтнамә
(Наставления)
Итәлем Аллага шөкер бикыяс, Кем, бирептер безгә мөлек бикыяс.
Кайсыдыр ул мөлек гәр сорса кеше,
Безгә тиде ул җавапның итеше.
Гакыл бирде белмәгә, күрмәгә – күз,
Әйтмәгә телне бирде, телдә – сүз.
Тотмага ал бирде, гизмәгә – аяк,
Бармыдыр мөлкәт болардин яхшырак?
Кем, бер уч туфракка бирде гакылдин,
Афәрин, ул падишаһа афәрин!
Ул ки Адәмгә киередер рухны,
Саклады туфран суыдин Нухны.
Ул Яраткан кем, газап рузы-сәхәр,
Лут кавемен әйләде зире-зәбәр.
Ул ки үз лотфыны әзһар әйләде,
Утны Ибраһима гөлзар әйләде.
(Воздам я Богу бесконечную хвалу,
За то, что Он вручил нам щедрую казну.
И если кто спросить решится про нее,
Мы скажем: «Вот оно, наследие твое!»
Дал разум Он, чтоб знать, и очи — чтоб смотреть,
Дал слово и язык, чтоб Истину воспеть.
Дал ноги, чтоб ходить, и руки брать дары,
Найдется ль клад ценней средь этой суеты?
Тому, кто разум влил в простую горсть земли,
Хвала Владыке — Он велик в Своей любви!
Тому, Кто в прах Адама дух Свой вдохновил,
И Ноя в бурных водах милостью хранил.
Он Тот, Кто сотворил.
Он в ранний час зари
Народ развратный Лута стер с лица земли.
Явил Он милость, чудо сотворив для нас:
В цветущий сад для Ибрахима ламя превратил).
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: Данияр Әхмәтов.