#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авылым урамнарыннан үткәндә...

последние и лучшие новости искусства в мире

19-10Авылыбызның беренче хәрби офицеры олы әкәм Тимергали 1919 елның 16 мартында Әминә һәм Айзатулла Шараповлар (Шәрәфетдиновлар) гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Балачак еллары туган авылында үтә, шунда башлангыч белем ала. Карбан җидееллык мәктәбеннән соң Тубыл педучилищесына укырга керә. Моны уңышлы тәмамлаганнан соң, юллама белән Ваңгы мәктәбенә укытырга җибәрелә.

Хатыны – Карбан кызы Латыйфа Чамалетдинова, шулай ук Тубыл педучилищесында укып йөри. Ул абыйдан бер ел соң укырга кергән була.

Әкәм армия сафына хезмәт итәргә чакырыла һәм тиздән Златоуст хәрби училищесы курсанты була. Җиңги белән хат алышып, хат аша гына сөйләшеп торалар. Киләчәккә якты планнар коралар – олы әкәм үзен бер хәрби частьтә яшь солдатларны хәрби һөнәргә өйрәтүче, ә җиңгиемне гарнизондагы офицер гаиләләре балаларына белем бирүче итеп күз алдына китерә. Бу көннәрне түземсезлек белән көтәләр. Ләкин язмыш башкача килеп чыга.

1941 елның 22 июнендә немец фашистлары, 10 еллык тынычлык килешүе булса да, көтмәгәндә, безнең илгә сугыш башлыйлар. Яшьләрнең киләчәккә булган якты хыяллары өзелә. Олы әкәм һәм җиңгием бу якты дөньяда инде күрешә алмыйлар.

Курсантлар төрле частьләргә, яшь командирлар булып, ярсып килгән дошманга каршы фронтка җибәреләләр.

Әкәм1942 елның 14 январендә һәлак була. Әти-әни исеменә язылган кара кәгазь 1942 елның июнь аенда гына җиңги кулына тапшырыла. Бу хәбәрне бик авыр кичерәләр. Әкәмә әле 23 яшь кенә була.

Гали ШӘРӘФЕТДИНОВ, Яркәү районы, Тархан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836