#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Батырлыкларын онытмыйлар

последние и лучшие новости искусства в мире

17-7Өлкәдәге “Җиңү гасыры 1945-2015” акциясе уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлиулла Гыйниятулла улы Валеев турында язабыз.

Әле революциягә кадәр, патша карары буенча, минем бабай Казаннан Төмәнгә мөфти вазифасын үтәргә җибәрелә. Филармония каршында чиркәү тора (ул хәзерге көнгә кадәр сакланган), шул тирәдә мәдрәсә дә булган. Аны берничә ел элек җимерделәр. Ул өч катлы булган, аның беренче катында бабай гаиләсе белән яшәгән. Өченче катында шәкертләргә гарәп телен, шәригать кануннарын өйрәткән. Менә шул бинада минем әти дүрт яшенә кадәр бәхетле бала чагын уздырган.

1914 нче елда бала тапканда әбием, 1917 нче елда тиф авыруыннан бабай да вафат булалар. Илдә ачлык һәм бөлгенлек. Әтием ятим кала, ул үскәндә ачтан үлмәс өчен ниләр генә эшләми, нинди генә авырлыклар кичерми. Әмма ул вөҗдан, намус һәм кешелеклелек сыйфатларын югалтмый.

Бөек Ватан сугышы башлануга, беренче көннән үк әтине сугышка алалар. Биш ел буена окопларда яңгыр, кар, салкыннарны кичерә.

- Бөтен гәүдә суда күмелеп – баш һәм винтовка гына өстә. Ә артка чигенергә ярамый – артта Ватан! – дип, әти безгә сөйли иде.

Көне-төне окоплар казыганнар, дошманны тар-мар итү өчен геройларча сугышканнар. Ә инде танклар һәм артиллерия ярдәмгә килсә - “Ура-а!” кычкырып танклардан алда ата-ата дошманга каршы чапканнар. “Рус армиясенең җәяүле гаскәрләреннән дә куркынычлырагы юк”, - дигәннәр фашистлар.

Биш ел буе сугышта әтием ике тапкыр яралана. Икенче тапкыр яраланганда, аңа 5 көнгә туган ягына кайтып килергә рөхсәт бирелә. Киредән сугышка киткәндә, әтием әниемә әйткән: “Әйдә, фоторәсемгә төшәбез, сугыш бара бит, әгәр дә исән-сау кайтмасам, балалар үскәч карарлар, ә исән кайтсам истәлек булыр”, - дигән. (фоторәсемдә аларның шул чакта төшкән рәсемнәре).

Кайтты! Кайтты Җиңү белән! 9 Май көнне әтиемнең туган көне дә. “Татарин, син безгә Җиңү китердең!» - дип, якташлары шаярталар, шатлыктан кычкыралар.

Сугыш башында безнең өлкән абыебыз Хәмзә Вәлеевка җиде яшь була. Барлык сугыш балалары кебек олылар белән ул бертигез эшли, хәленнән килгәнче тырыша, Җиңү көнен якынайту өчен өлеш кертә. Буш вакыты булганда Кырынкүл авылындагы иң биек агачка менеп, әтине көткән. Ә бит сугыш беткәнгә инде бер ел узган. “Синең әтиең үлгән, исән булса кайтыр иде”, - дип малайлар аны котыртканнар. Ә ул аларга ышанмаган, барыбер көткән.

Ниһаять, 1946 елның яз аенда, бер чакрым ераклыктан шинелле, аркасында рюкзак аскан фронтовик кайтып килгәне күренә.

Дәү абый, ничек агач башыннан сикереп төшкәнен дә хәтерләми: “Әти, минем әти!” – дип кычкыра-кычкыра, солдатка таба йөгерә. Әти дә баласының кычкыруын ишетеп, каршысына чаба һәм улын кочагына ала, икесе дә елыйлар. Яз көнендә туңып беткән, юка гына шапкадагы улын күреп «кышны ничек чыккан», дип кайгыра әти.

Сугыштан соң, әтине Польшага дәваланырга җибәрәләр. 1946 нчы елның язында гына ул бөтенләйгә өйгә кайта.

Авылдашлары, якташлары әтинең батырлыкларын онытмыйлар. Кырынкүлдә әти хөрмәтенә урам барлыкка килде. Бу “Исем” әти хөрмәтенә куелган.

Кызы Фирдәвез Төхвәтуллина сөйләгәннәрне
Наилә САФИУЛЛИНА язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836