#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Догаларын ишетәселәре килә”

последние и лучшие новости искусства в мире

18-7Сәрвәр Әхмәди кызы Якупова Аромаш районы, Көсәйкүл авылында яши. Аның балачагы Ватан сугышы елларына туры килә. Күп балалы гаиләдә туып-үскән кыз сугыш башланган көнне яхшы хәтерләмәсә дә, әтисен, әтисенең ике бертуганы - Гыйниятулла, Сәфәргали абыйларын cугышка озаткан көн әле күз алдында. Назыйровлар гаиләсеннән өч бертуган сугышка китә. Әхмәди абыйга сугыш афәтләрен күп күрергә туры килә. Ул яу кырында күп мәртәбә үлем белән күзгә-күз очраша, яралана. 1941 нче елдан 1945 нче елга кадәр дошманны тар-мар итеп, Бөек Җиңүне яулаучылар рәтендә була. Әхмәди абыйның оныгы Ришат: ”Ул әле япон сугышында катнашып, авыр яралана, госпитальләрдә дәвалана. 1945 нче елның көзендә генә туган авылына кайтып керә. Кызганыч, сәламәтлегенә зарар китергән сугыш яралары ветеранның гомерен ярты елдан өзә. Якыннары янәшәсендә тыныч тормышта озак яшәргә насыйп булмый”, - дип сөйләде. Ә Гыйниятулла белән Сәфәргали сугышта хәбәрсез югалалар.

Сугыш елларының ачысын татыган, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, игелекле якташыбыз Сәрвәр апага колхоз елларында фермада төрле эш башкарырга туры килә. Ул күп еллар авылның ашлык складында җитәкче булып эшли. Тормыш иптәше Равил абый яшьли генә дөньядан китә. Сугыш чорында үскән, кайгы–хәсрәтләргә бирешмәгән Сәрвәр апа кызларын, улларын тәртипле, кешелекле итеп үстерә, аларга тәрбия, белем бирә. Үз хуҗалыгында хайван асрап, бакчаларында күп итеп бәрәңге, яшелчә үстереп, зарланмыйча көн күрә Якуповлар гаиләсе. Сәрвәр апа яшь вакытында авылның иң чибәр хатыннарының берсе була. Ялгызлыкка, авыр хезмәткә сынмаган, горурлыгын да югалтмаган, җылы карашлы, инсафлы, динле Сәрвәр апа белән авылда сокланмаган кеше юктыр. Шәһәрләрдән туган авылларына кунакка килгән якташларыбыз 80 яшен узган Сәрвәр апаны кереп күрәселәре, аның догаларын ишетәселәре килә. Үзенең гадилеге, олы җанлы кеше булганлыгы белән милләттәшләренең хөрмәтен яулаган якташыбыз дини бәйрәмнәрне үткәрүдә катнаша, догалар укып илебезгә тынычлык теләп яши. Аның үсеп җиткән балалары, бигрәк тә авылда яшәгән кызы Фәүзия, кияве Илдар һәм оныклары аны кадерләп, ярдәмләшеп, хәлен белеп торалар.

Вакыт үтеп, тормышлар үзгәреп, буыннар алышынса да, Көсәйкүл авылында Җиңү бәйрәмен шатланып каршы алалар. Рәхимсез сугыш бу авылда яшәүче һәр гаиләгә кайгы-югалтуларны төяп алып килә. Биредә исән сугыш ветераны юк, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары саны да көннән-көн кими бара.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836