#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Кайты идем туган авылыма...”

последние и лучшие новости искусства в мире

34-2Узган гасырның 60нчы елларынача авылларда кеше саны күп була. Хөкүмәт тарафыннан шәһәргә күчәргә рөхсәт бирелгәч, авыл халкы, аеруча яшьләр, акрынлап урыннарыннан кузгалалар. Нәтиҗәдә, соңгы берничә дистә ел эчендә илдә авыллар берәрләп түгел, меңәрләп юкка чыга. 2010 елда гына да 3000нән артык авыл яшәүдән туктаган. Гомумән, әгәр 2010 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу нәтиҗәсен карасак, 2002 ел белән 2010 ел аралыгында илдә халык саны 2,3 миллионга кимегән. Авылларда халык саны кимү шәһәр белән чагыштырганда, 3 тапкырга күбрәк. Мәсәлән, 2002 елдан алып 2010 елгача ил картасыннан 8,5 мең авыл юкка чыккан. Бу – гади генә әйткәндә, демографик катастрофа, афәт.

Һәр кешенең туып үскән кадерле авылы, шәһәре бар. Аның сулаган һавасын, эчкән суын, табигатенең исен генә дә берни белән чагыштырып булмый. Иң авыр вакытларда да без шул туган җиребезгә кайтабыз, ул безгә җылысын, энергиясен бирә, аннан көч алабыз. Кызганычка каршы, моннан мәхрүм ителүчеләр дә бар.

Төмән шәһәре Кырынкүл авылында тату, тырыш, гадел Садыйковлар гаиләсе яши. Әлфия Сабир кызы белән Фәрвәт Мидхәт улы Артур һәм Радик исемле акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәр.

Без Әлфия ханым белән йортларында очраштык. Ишек аллары шау чәчәккә күмелгән, бөтен җирдә матурлык, пөхтәлек.

- Исәт районы, Шорохово авылы хакимиятенә кергән Бешкиль (Сунгуровские Юрты) татар авылында туып үстем. Ул трассадан 3, Төмәннән 60 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылдан 1977 елны киттем. Туган авылымнан да кадерлерәк җир юк дөньяда. Сагынган саен яраткан җыр исемә төшә, авторын белмим:

Аккан сулар белән агар идем,
Әткәй-әнкәй сезнең якларга.

Мәшәкатьләремне читкә куеп,
Кайтыр идем туган авылыма.

Әткәй-әнкәй, туган авылкаем,
Сагынам сезне искә төшкәндә.

Урманнарны, күлләремне сагынам,

Болындагы пешкән җиләкне.

Бешкильдә Татарстаннан килгән һәм себер татарлары яшәде. Безнең тамыр да Татарстаннан. Әтием – Сабир Хәким улы Ганиев Бөек Ватан сугышы ветераны. Әнием – Халидә Гайфулла кызы. Биш бала тәрбияләгәннәр; бүгенге көндә апа белән генә калдык, елар дәвамында өч ир туганыбызны, әти-әнине мәңгелеккә озаттык. Әтинең бертуганы Нәкыйп абый сугышта хәбәрсез югалган.

Авылыбыз бик борынгы, архив документлары буенча Тубыл губернасы, Ялутор төбәгенә 1860-1869 елларда Бешкиль, Архангельск, Шорохово, Бобылевск, Исәт, Рафайлова, Минин авыллары кергән. Бешкиль Сәел (Сингуль) волостенә теркәлгән, барлыгы 60 кеше яшәгән. 1912 елда 169 кеше гомер иткән, шуларның 95е ирләр, 74е хатын-кызлар. Чәчү җирлеге 624, печәнлек 598 дисәтинә булган. 1920 елда авыл 24 йортны тәшкил иткән; 4 йортның хуҗалары җир эшкәрткән, калганнары ялланып эшләгәннәр. Урман кискәннәр, табигать байлыгын җыйганнар, җәнлек атып тиресен сатканнар, күн эшкәрткәннәр. 1924 елны коммуна оеша, 1930-1931 елларда ул “Нацмен пахарь “ колхозына әверелә. 1934 елда колхоз рәисе Хәсән Тайбулатов була. Авыр сугыш елларында колхозны Мәликә Хәсәнова җитәкли. 1945 елда Харис Галиев, 1946-1948 елларда Гариф Мөхәмиев рәис вазифасын үтиләр. 1949 елда авылда 92 кеше яши. Мәчетебез булган, 30нчы елларда юк итәләр. Шаулап-гөрләп яшәгән авылдан 1980 елны иң соңгы кеше – Хәбир абый Ганиев китә, ул озак еллар Кугалыда тора. Авылда башта сарык фермасын сүттеләр, аннары ат абзарын. Укытучы йортын һәм тимерчелекне Шороховога күчерделәр. Мәктәпне, клубны сүтеп озаттылар, кибет бикләнде, мәктәп автобусын бетерделәр, электр уты сүндерелде. Хәзерге вакытта зират кына калган, бакыйга күчкән авылдашларны алып кайтып җирлиләр. Авылның нәкъ уртасында тирәк агачы утыра, аның төбендә мулла белән улы күмелгәннәр. Кереп килгәндә кечкенә генә елгачык ага, табигате искиткеч хозур, ямьле. Әмма күпме генә утырып еласам да – кече Ватаным юк, аның урынында тын гына Себер урманнары шаулый. Төшемдә гел туган туфрагым буйлап очам, аның матурлыгына сокланам. Шулкадәр якыннарны, йортларны, шау-шу килгән бала-чаганы, эскәмиядә утырган әби-бабайларны күрәсем килә. Без – Ганиевлар, Млюковлар, Кормашевлар, Зимаковлар, Рәхмәнголовлар, Фәтхуллиннар, Алиевлар, Тубаевлар, Мөхәмиевлар һәр елны кайтып зиратны чистартабыз, табигать кочагында утырып ял итәбез. Ватан кайдан башлана? Ул – балачактагы йорттан, гаиләңнән, яңа пешкән икмәктән, уйнап үскән дусларыңнан. Бик еш авылны торгызу турында уйланабыз. Без монда кайткан һәм кайтачакбыз, чөнки әби-бабайларыбыз, якыннарыбыз җирләнгән. Өлкәнең төрле почмакларына сибелгән үз нигезләрен торгызырга, туган якка күчеп кайтырга теләгән авылдашларым редакция аша тавыш бирсеннәр иде, - дип сөйләде Әлфия Сабир кызы.

Ул безгә фоторәсемнәр һәм дәфтәр сузды. “Шушы дәфтәрдә укытучыбыз Нина Тубаеваның эш сөючән, кунакчыл авылдашларыбыз турында хатирәләре” , - диде.

“1967 елда район мәгариф бүлеге тарафыннан “Юрты” башлангыч мәктәбенә укытучы итеп җибәрелдем. Кызу август ае иде, шушы мәктәпнең тагын ике мөгаллимәсе белән атлап авылга кердек. Безне балалар йөгереп чыгып каршы алдылар. Бер кыз истә калган, ул – Мәрзия Нәбиева иде. Миңа икенче һәм дүртенче сыйныфларны бирделәр. Авыл бер урам һәм бер тыкрыкны тәшкил итте. Һәр йортта да рәшәткәләр юк иде, кайбер өйләрнең түбәләре салам белән капланган. Кибет, клуб, медпункт бар. Мәктәп зур һәм яңа иде. Бинада ике класс, укытучылар бүлмәсе, веранда урнашкан. Балаларны беренче сыйныфта татар укытучысы укыткан, ә мин рус милләттеннән булгач, дәресемне төшенеп бетмәделәр. Коридорга чыгып еладым. Җыештыручы Маһинур апа Шакирҗанова күз яшемне күргәч, класска кереп яңа материалны үзенчә аңлатты. Ул минем киңәшчем булды. Бу мәктәптә 3 ел эшләдем. Авылда халык тырыш, дустанә булуы, чиста яшәве белән гаҗәпләндерде. Җәй буе печән чаптылар. Гаиләләр ишле иде. Җырга-моңга сәләтле кешеләр яшәде. Тормыш иптәшем Әбделәхәт Самат улы да гармунда уйнады. Без аның белән кулга-кул тотынышып 35 ел яшәдек, 62 яшендә генә яныбыздан мәңгелеккә китте. Авылның атамасы турында төрле версияләр бар. Биш күл сүзләреннән ясалган дип тә әйтәләр. Хәйрәнбану апа белән Бибикамал апаның чөкердәшеп чәй эчеп утыруларын күрәсе иде... 34-3Ләкин 40 елга якын элек таркалган авылга юл ябык. Бәлки, авылны яңадан торгызырга вакыт җиткәндер? Кече Ватаныбызны күтәреп, олы Россиябезне ныгытачакбыз”, - дип дәфтәрдә язылган.

Бу бер авыл язмышы турында гына мисал. Андый татар авыллары өлкәбездә бихисап, мәсәлән, Түбән Тәүде районы, Яңа Казанлы (Травный) 90нчы еллар азагында гына таркалды. Шушы мәсьәләгә ваемсыз карамыйк, дәүләт тә ярдәмгә килсә, өметләр акланыр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836