#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ленинград һәм балтыйк буен азат итү

последние и лучшие новости искусства в мире

Хәким Харис улы Гадеев 1926 елның октябрендә Ялутор районы, Кактамак авылында крестьян гаиләсендә туа. Ул Бөек Ватан сугышына 1943 елның ноябрендә китә.

 Поезд Елан разъезды, Порошино авылына сигезенче эстон укчы корпусына буйсынучы запас укчы полкка юл ала. Великие Луки шәһәре астында каты сугышларда йончылган Эстон укчы корпус монда комплектка тутыру өчен калдырылган була. Егетләрне мунчада юындырып хәрби форма бирәләр, ә граждан киемнәрен оборона Фондына үзләре теләп тапшыралар. Курсантлар землянкаларда яшиләр, ике яруслы сәкеләрдә йоклыйлар.

Землянкага 220 кеше сыйган.

Хәким һәм иптәшләре дошман танкы белән көрәшүнең кагыйдәләрен өйрәнәләр.

Хәким Харис улы белән бергә хәрби укуны Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылы егете Сәйфетдин Шәйхетдин улы Фәхретдинов та үтә. Курсантларны тауар поездында Ленинград өлкәсенең Красное Село шәһәренә озаталар, алар анда укуларын дәвам итәләр. Монда Хәким белән Сәйфетдиннең сугышчан юллары аерыла. Погонлы яңа форманы 1943 елның декабрь азагында Камышлов шәһәре астында кияләр. Очлы башлы буденовка урынына колакчын бүрек бирәләр.

Красное Селода кызылармеецлар шулай ук 10 кешелек землянкаларда яшиләр.

1944 елның февралендә Хәким Гадеев хәрби присяганы кабул итә. Аннан соң аларны Красное Селодан 5 чакрым ераклыктагы  урманга күчерәләр. Алар анда кыр лагере җиһазлыйлар. 1944 елның 1 июлендә солдатларга хәрби корал, кече пехота көрәге, тышлыкларда пыяла фляжкалар бирәләр. Корыч касканы “Үлгән немец солдатларыннан чишегез”, - дип әйтәләр. Үзләренең пыяла фляжкаларын ыргыталар, үлгән фашистларның тимердән ясалганнарын алалар. Бу пыяла фляжкаларны Ялутор районы, Заводопетровск заводында ясаганнар икән. Хәкимгә Дегтярев пистолет-пулеметын бирәләр. Ике көнлек марштан соң, ротага килеп җиткәч, аларны хәрби  белгечлекләр килешүе буенча бүлекчәләргә урнаштыралар. Кул танкка каршы мылтык 22 килограммны тарткан, ә Хәким формасы белән бергә - 46 килограмм булган, шуның өчендер аны автоматчылар взводына билгелиләр. Бу көннән сугыша башлыйлар. Фашистларны көне-төне шәһәрләрдән, авыллардан куалар. Кызылармеец Х.Гадеев М.И.Калинин исемендәге 268нче укчы полк 48нче Кызыл байраклы Ропшинский укчы дивизиядә сугыша. Ике айдан соң аларны башка районга күчерәләр һәм 2нче Балтыйк буе фронтына буйсындыралар.

“Бервакыт, без хуторга атака ясарга тиеш идек, таң алдыннан киттек. Дошманнан безне киң сукаланган кар аерды. Атака алдыннан рота командирының телефон трубкасына: “Монда атакалау мөмкин булмаячак”, - дип кычкыруын ишеттек. Ачык кыр һәм баткакка әйләнгән басу, өстәвенә, безнең артиллериягә ярдәм юк. Бу вакытта танкеткада бер начальник килеп җитте һәм рота командирын чакырды. Безнең взвод командиры аны дивизия командиры полковник Кожевников дип әйтә. Комдив хәлне бәяләгәннән соң, тиз генә китә. Рота командиры һөҗүмгә әзерләнергә боерык бирә. Шул арада минометчылар киләләр һәм җәеләләр. Бер генә миналары юк, әмма приказны үтиләр. Кызыл ракета күтәрелгәч, “Ватан өчен! Сталин өчен! Ура!”, - дип атакага күтәрелдек. Ут ачып һөҗүмгә киттек. Дошманга 50 метр калгач, алар кинәт каты пулемет уты ачтылар. Без шунда ук яттык һәм керле кыр буйлап элекке позициягә җиткәч, взвод командирын күрдек. Ул безнең белән атакага бармаган.  Яралы һәм һәлак булучылар кырда ятып калдылар. Рота парторгы, өлкән сержант Птицын һәм полкомвзвод үлделәр. Коммунист Птицын пехотада сугышның беренче көннәреннән сугышкан. Ул тумышы белән Казахстаннан иде. Һөҗүм кире кайтарылды, әмма дошманның ут нокталарын билгеләдек. Мине һәм Ялутор районының Непряк авылы егете – якташым Степан Кипринга взвод итүнең сул флангында ут ноктасын бетерергә куштылар. Кул гранаталары белән коралланып, фашистлар ягына йөзенеп киттек. Алар безне күрмәделәр, без немец сөйләмен ишетеп өлгердек.

Безнең бәхеткә ут ноктасы юлдан 4-5 метр ераклыкта торды. Без граната ыргыту араларына йөзенеп килдек, мин ике граната ыргытып пулемет оясын юк иттем. Куелган мәсьәләне үтәп, үзебезнекеләргә шуыштык. Уң флангта да дошман пулеметы тар-мар ителде; атакага бармадык, чөнки немецлар хуторны ташлап качтылар. Якташым Степан сугыштан кайтмады, Балтыйкта батырларча һәлак булды. Без кылган гамәлебез өчен бүләккә лаек булдык, - дип сөйләде Хәким Харис улы. Ул 1947 елны III дәрәҗәдәге “Дан ордены” белән бүләкләнә.

1944 елның 7 октябрендә Ригага керү юлында, Сунтажи шәһәре астында каты яралана. “Табиблар кулны кисмәс өчен, кыйпылчыкны алырга ярамый дип аңлаттылар. Кулга гипс салып, кыйпылчык үзе төшәр дип әйттеләр. Операцияне керосин лампасы астында ясадылар”, - дип Хәким Гадеев хәтерен яңартты. II дәрәҗәдәге инвалидлык һәм яралану аркасында хәрби хезмәттән азат ителүе турында белешмә бирәләр. Барлык кирәк документларны җыеп, кызылармеец Хәким Гадеев туган авылына кайта. Бу куркыныч сугыш аның өчен шулай тәмамлана.

Сугыштан соң Хәким Харис улы хезмәт яратучы авыл кызы Миннехәяткә өйләнә. Миннехәят апа эштә күрсәткән уңышлары өчен “Хезмәт Кызыл байрак” ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Гадеевлар тату, лаеклы тормыш кичереп, яхшы балалар тәрбияләп үстерделәр.

Вилдан КӘРИМОВ.
(Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836