#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Меңге бетмәс яралар

последние и лучшие новости искусства в мире

Сугыш сөреме кермәгән бер йорт та булмады – үгез, сыер җигеп, елый-елый сука сөргән яшь малайлар, ачлы-туклы йөреп урман кискән, иген үстергән хатын-кызлар, ирләре сугыш кырында ятып калгач, 6-7 баланы ялгыз үстергән аналарны онытмыйк.

Сугыш милләтебезнең иң асыл затларын – нәсел нигезләрен корытты. Күп балалар хикмәтле “әти” сүзен әйтмичә, “улым” яки “кызым” дигән назлы сүзне ишетмичә үстеләр.

Мин әнием ягыннан Усманов Гомәр бабамның сугышта корбан булган, кайткач ярадан дөнья куйган нәсел-тамырларыбыз булган туганнарым турында язарга булдым. Язуымның максаты – яшь буын туганнарым нинди зур корбаннар бәрабәренә тыныч якты тормыш килүен онытмасыннар иде. Аларның хаклары изге. Илне фашизмнан коткарып, үзләре яу кырында ятып калган абыйларым турында сүзем.

Гомәр бабам Усманов Себергә Татарстаннан килеп урнаша. Үз гаиләләре белән яшәгән 6 баласы да төрле фамилияләр белән Кыштунлыда, Кызылъярда, Урманбашта, Карагайда, Манатта яшиләр.

Олы кызы Мәгъфүзә Гыйззәтуллина (Усманова)  Урманбашта яшәде. Олы кызлары Мәфруза апа Уралда хәрби госпитальдә яралыларны дәвалады. Тәлгать абый – майор дәрәҗәсендәге сапер, икенче улы Әкрам абый Тубыл педучилищесын тәмамлап, кыскартылган комсостав курсында укып чыккач, фронтка озатыла. Озакламый икесенә дә “кара кәгазь” килә. Уллары Әхмәт 14 яше тулуга ФЗОга алынып укып чыккач, Омск авиация заводында эшләде, сугыштан соң да тиз генә җибәрмәделәр.

Бабайның икенче кызы Гаҗилә апа Нигъмәтҗанованың (Усманова) өч улы сугыш кырында ятып калды. Иң олысы Әнвәр абый Свердловскта институт тәмамлап, шунда эшкә калган иде. Сугышка шуннан алынды. Әсхәт абый элекке Дубровна районы, Карагай мәктәбендә эшләде. Ул сугышка киткәндә балалары – Лениза белән Рафаэль туып калдылар. Гөлфара җиңги аларны ялгызы тәрбияләп үстерде. Әлхәмдүлилләһи, икесе дә исәннәр. Шул ук вакытта Карагайда Нурзидә апам белән Газиз җизни дә эшләделәр.

Нурзидә апа – Люция Хәбибуллинаның беренче укытучысы. Аларның ике баласы – Венера белән Марс – ата назын күрмичә үстеләр. Хәзер икесе дә вафат. Карагайда Әсхәт абый белән Газиз җизнине хәтерләүчеләр, бәлки, бардыр.

Апаларның өченче уллары Зәки абый Төмән татар мәктәбендә бик актив укучы булган, университетта укырга җыенганда сугыш башлана. Бер йортка өч “кара кәгазь” - өч кара кайгы. Ничек түзгәндер ана йөрәге. Дүртенче уллары Мәгъсүм абый бер аягын калдырып, авыр контузия белән исән-сау кайтты, Роза Гафурова белән тормыш корып, бер кыз үстерделәр (Роза апа үткән гасырның атаклы мәгърифәтчесе Сәет Гафуров кызы). Мәгъсүм абый шул яралар нәтиҗәсендә кыска гомерле булды. Роза апа, шөкер, исән, кызы Галия тәрбиясендә яши. Тагын бер уллары - Әхмәт абый япон милитаристлары белән сугышта катнашты, хәзер мәрхүм. Хатыны Саимә уллары Азат тәрбиясендә яши.

Рәфыйкъ абый Усмановның олы улы Равил абый - орденнар таккан лейтенант, авырулар, яралар алып, исән-сау кайтты. Шуның нәтиҗәсендә ул да кыска гомерле булды.

Рәүф абый Усмановның үлеме бигрәк тә үкенечле булды: сугышның бөтен авырлыгын күтәреп, җиңү көне җиткәндә генә гомере өзелеп, Венгрия җирендә мәңгелеккә ятып калды.

Барысын да телгә алмасам да, алар минем йөрәгемдә. “Мәңге бетмәс яралар”ны йөрәк түрендә йөртеп, аналар күз яшьләре кипмичә дөнья куйдылар.

Ләкин Усмановлар нәселе киселмәде. Сугыш кырында һәлак булган туганнарының исемнәрен мәңгеләштерү өчен яңа туган балаларына аларның исемнәрен куштылар. Шулай итеп, хәзер токымда Әсхәт, Тәлгать, Рәүф, Рәфыйкъ, Әнвәр, Әкрам һ.б. туганнар яши. Яшьләр, бигрәк тә Шамил, Рәүф, Исмәгыйль кызлары токым шәҗәрәләрен өйрәнәләр.

Безнең бүгенге иминлегебез өчен корбан булган сугыш каһарманнарының, тыл батырларының изге тиңдәшсез фидакарьлеген онытмыйк. Бездән соң яшәүчеләр дә искә алсыннар иде.

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836