#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Онытырлык мени?

последние и лучшие новости искусства в мире

19-3Әйе, әткәмә быел 90 яшь булыр иде. 1984 елның май аенда 59 яшендә ул күзләрен мәңгегә йомды.

Әткәм – Давыд Алимҗан улы Касыймов Вагай районы, Юрмы авылында күп балалы тату гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, тырыш, зирәк малай белем алырга Сала авылына юл ала. Уку аңа җиңел бирелә, яхшы билгеләргә генә укый.

Тормышның нәрсә икәнен дә әле яхшылап белмәгән, ләкин гаиләнең ныклы таянычы булып өлгергән (әтисез, абыйсы сугышта) яшүсмер егеткә сугышның авыр сынауларын батырларча үтәргә туры килә.

Әткәмнең сөйләве буенча, ул сугышка 1942 елда китә, аңа 17 генә яшь була. Белоруссия фронтында катнаша, Литва, Латвия җирләрендә дошман белән сугышырга туры килә. Җиңү көнен алар Кенигсберг шәһәрендә каршылыйлар.

Ул балаларны ярата иде, мәктәптәге пионер җыелышларына, очрашуларга еш йөрде, аңа “Хөрмәтле пионер” исемен бирәләр, ул киңәшче, тәрбияче. Юрмы мәктәбе комсомолларының:

- Сез кайчан һәм кайда комсомолга кердегез? – дигән сорауларына:

- 1943 елда сугышка җибәрү алдыннан Канск хәрби лагерында комсомолга алдылар. Кызыл флагны уеп алып һәр комсомол вәгъдә бирде. Мин дә дошманнан үлгәнче үч алырга сүз бирдем. Шуның өчен сугышта үземнең комсомол булуымны бер минут та баштан чыгармадым. Җиңү көненә хәтле сугышырга туры килде. 5 медаль белән бүләкләндем, - дип җавап бирә.

- Сезнең өчен сугышта нәрсә авыр булды? – дигән сорауга, үзенең дусты, туганы Рәшит абый Шәмсетдинов белән аерылышуын күз яше белән сөйли.

Алар икесе дә бер җирдә, тик частьләре генә башка була. Төнлә Рәшит абый әткәмне чакырып, үзләрен сугышка алып китүләрен әйтә. Авылга, әти-әниләренә сагынган, дөнья күрмәгән яшь егетләр бер-берсе белән кочаклашып, елашып аерылалар. Аларның соңгы күрешүләре була. Рәшит Хәйретдин улы сугышта үлә.

Өлкән сержант Давыд Алимҗан улы туганнар янына 1950 елда гына кайта. Авылга кайткан егет – тырыш, яшь кызга өйләнеп, намуслы өч кыз үстерәләр, аларга дөрес тәрбия биреп, белем алырга өндәп, тормыш юлына бастыралар.

Сугыштан соң ярдәмчел коммунист Давыд күренекле урыннарда эшләп, үзенең барлык көчен биреп, колхозчыларның тормышын җиңеләйтү өчен армый-талмый тырыша. Бик күп еллар партия оешмасы секретаре, Шестовое авыл советы депутаты була. Аның авылдашларына эшләгән яхшылыклары күп, шуның өчен халык та аны онытмый, рәхмәт сүзләре белән искә алалар.

Ике улым да әткәмнең ышанычларын акладылар, алар безгә өч онык – Илназ, Илсаф һәм Рәшитне бүләк итеп, кыенлыкларны җиңеп, яхшылыкка таба омтылып яшиләр.

Бөек Җиңүнең 70 нче язы! Дөнья шундый матур чагында безне кадерләп үстергән, яшәргә көч биргән әткәм белән инәм яныбызда юк. Ләкин аларга булган олы хөрмәт, горурлык хисе мәңге сүнмәс ут кебек йөрәгебездә сакланып торыр.

Гөлнура ФӘЙЗУЛЛИНА, Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836