#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якташ ветераннар

последние и лучшие новости искусства в мире

18-10Кәбир Көзәк улы Кузакбирдиев 1908 елда Кече Уват авылында туа. Кече кечесеннән әтисе белән күлдә балык тотып, ау салып, елым тартып үсә. Ачлык елларда авыл халкы Көзәк картның елымына балык тотарга йөргән, аларга да өлеш чыккан. Шулай итеп бик күпләр үз гаиләләрен ачтан үлүдән коткарып калганнар. “Мулланур Вахитов” исемендәге колхоз илебез халкы өчен балык тотарга бирелгән планны үтәп торган. Авылда - карт-корылар белән хатыннар һәм бала-чага. Балык тарту үсмер балалар һәм хатын-кызлар кулына кала. Хатыннар балыкны каклаганнар, уылдыгын аерганнар, 10-12 яшьлек балалар кырга (Тугыз авылына) әзер тауарны көймәләрдә алып барганнар.

Сугыш башланганда Кәбир бабайга утыз өч яшь була, авылның нык ирләре яу кырына китәләр. Кәбир Кузакбирдиев, Тугыз авылыннан Хөтҗәт Зәйнуллин, Нигъмәтулла Рәхмәтуллин бер ротага эләгәләр, бер окопта ятып сугышалар. Окопларына туп төшеп шартлый, Хөтҗәт бабай үлә, Кәбир бабайның аягы яралана. Нигъмәтулла бабай аны яу кырыннан күтәреп чыга.

Икесе дә сугыштан җан дуслар булып кайталар, 9 май бәйрәмен бергә каршылап, күп еллар үлгәннәрне искә алып яшиләр. Кызганычка каршы, Нигъмәтулла Рәхмәтуллинның фоторәсеме сакланмаган, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан барлык ветераннарның фотосүрәтләрен барлыйбыз, бәлки, табарбыз да әле.

Зөлхәйдә СӘЙДУЛЛИНА,
Вагай районы, Тугыз авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836