#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яши авылым

последние и лучшие новости искусства в мире

Газеталарда Түбән Тәүде районы, Казанлыдан 3 чакрым ераклыкта зур завод төзелүе турында язылган иде. Дөрес, ул Бухталга уза торган газүткәргеч юлында урнашкан. Анда электр уты да, газ да уздырылган. Ә безнең авыл, 3 чакрым читтә булгач, газдан мәхрүм булды. Газ үткәрелә башлаган чорда, моннан биш ел алда, район җитәкчеләре: “Казанлы – перспективалы авыл түгел, ун елдан ул бетәчәк”, - дигән мөһер сугалар.

Менә шул ун елның бишесе үтте, ә авыл яши генә түгел, төзекләнә, бер дә ватык-җимерек йортлар юк. Икенче төрле, “пенсионерлар авылы”, дип тә әйтәләр әле. Кемнәр соң ул пенсионерлар? Шул ук авылда 30-40 ел механизатор булып эшләгән, сыер сауган, бозаулар караган эшчеләр бит. Заманында “Казанлы фермасы” дип дан тоткан терлек фермасы иде монда.

Ярый әле электр уты даими эшләп тора, газ баллоннарын вакытында китерәләр. Депутатыбыз Виолетта Бикмуллина бар йомышыбызны үти, почтальоныбыз Фәһимә Бикмуллина вакытында пенсияне тарата, газета-журналларга яздыра.

Менә шулай яшиләр бетәсе авыл пенсионерлары. Рамазан аенда мәчеткә тәравих намазына йөрдек. Имамыбыз Хәмит хаҗига, улы Вахиткә мәхәллә халкы бик рәхмәтле.

Картларга күпме кирәк, әздән дә күңеле була. Җиңү көнендә клубыбыз булмаса да, сугыш ветераннарына куелган һәйкәл янында митинг үткәреп, бик матур концерт куеп киттеләр. Бу эшне Бухтал авыл хакимияте башлыгы Надежда Харькевич оештырды, халык бик канәгать булып, рәхмәтләрен белдерделәр.

Авылның бетмәвенең икенче ягы да бар: шәһәрдән каникулга килгән оныклар саф татар әдәби телен кая ишетерләр иде, авыл булмаса?

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836