#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Жуковны күргән

последние и лучшие новости искусства в мире

18-13Әтиебез Хәтмулла Хәким улы Рамазанов 1923 елда Ялутор районы, Бумаер авылында туып-үкән. Бик авыр еллар туры килә аның бала чагына. 4 яшендә әтисез калып, энесе, абыйсы, сеңлесе белән ачлы-туклы бала чаклары үтә.

Әти кечкенәдән бик тәртипле, тырыш бала була, укып чыгып укытучы булырга уйлый. 1940 елда әти Тубыл педучилищесына укырга килә, укытучылар җитмәү сәбәпле, I курстан соң мәктәпкә укытырга җибәрәләр, училищены читтән торып укып бетерергә туры килә.

Шулай итеп әтиебез 1940-1942 елларда Дубровна районында балалар укыта.

1943 елның февраль аенда фронтка алына. Июльгә кадәр Омскида 1 нче пехота училищесында хәрби әзерлек үтә. Август аенда 2 нче Украина фронтында беренче көрәштә катнаша. Көчле сугышларда әтиебез пулемет расчеты командиры була, Т-34 танкта сугыша. “Җиңү өчен барысына да риза идек”, - дип әйтә иде әти. Шул арада әти яраланып госпитальдә 3 ай ята, яңадан сугыш юлын дәвам итә. Җиңүне Германиянең Эрфурт шәһәрендә каршы ала.

Сугыш беткәч, Германиядә хезмәт итеп, 1946 елны авылга кайта. 1950-83 елларда әтиебез Аслана мәктәбендә физкультура, хәрби хезмәт дәресләрен алып бара. Сәләтле укытучы, гармунчы, авыл советы депутаты булып сайлана, мәктәпнең партия оешмасын җитәкли, профком әгъзасы итеп сайлана. Мәгариф отличнигы, егермедән артык орден-медальләр белән бүләкләнә.

18-12Әтинең бер истәлекле очрашуы була. Аның турында ул: “Сугыш беткәч, Берлинда рейхстагтан ерак түгел урында җиңүчеләрнең хәрби парады булды. Мин шушы тантанада Жуковны күрдем. Ул Эйзенхацер, Монтгомери, француз генералы белән бергә трибунадан парадны карап тора иде. Солдатлар Жуковны бик яраталар, хөрмәт итәләр иде”, - дип сөйләде.

Әниебез Асия Шакир кызы белән 62 ел гомер иттеләр. Әти гармунда уйнаганда, әнием биергә ярата иде. Германиядән әтием аккордеон алып кайткан, аның кебек бию көйләрен яхшы башкаручыны беркайда да ишеткән булмады. Әтием “Огонек” көен уйнап җибәрүгә әнием җырлый ук башлый иде.

Инде менә бу дөньядан киткәннәренә дә: әтигә – 6, әнигә – 3 нче ел. Яткан җирләре йомшак булсын.

Земфира ВӘЛИТОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836