Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җирле шагыйрьләребез иҗатында Габдулла Тукай образы

последние и лучшие новости искусства в мире

...Укый яңа буын,
Укыр аны туар кешеләр, -

Кешеләр бит

Пушкиннары белән,

Тукайлары белән көчлеләр...

Хәниф ХӨСНУЛЛИН.

Чын шагыйрь булу бер вакытта да җиңел булмаган. Шагыйрьлек көченә ия булган кеше куркып калмаска, шагыйрьне төрле яктан кыссалар да, ”күкрәк биреп каршы” торырга тиеш. Ваксынып китеп, алтын шылтыравы астына төшәсең икән, шагыйрьлек таҗы мәңге сиңа булмас. Тәне картайса да, шагыйрьнең күңеле япь-яшь, җаны көчле булып кала.

Тукайның гаҗәеп зур шигъри дөньясы халык иҗатына, мифологиягә, фольклорга, әкиятләргә, бәетләргә таяна. Тукай халыкның бу зирәклеген аңа гына хас булган нәфислек, юмор, эчке җылылык белән бик нечкә һәм табигый рәвештә кабул итте. “Печән базары, яхүд Яңа Кисекбаш”, “Казан һәм Кабан арты”, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык” поэмаларында күпме әкияти тылсым!

Ә инде Габдулла Тукай образын үз иҗатларында безнең җирле шагыйрьләребез ничек күрделәр икән? Нинди актуаль проблемаларны яктырттылар икән? Шушы сорауларга җавап эзләүне мин үземнең язмамда максат итеп алдым.

Чыннан да, кайсы гына җирле шагыйрьләребезнең иҗатын алсак та, алар Габдулла Тукай образын, аның иҗатын читләтеп үтмәгәннәр. Булат Сөләйманов, Шәүкәт Гаделша, Фәхриҗамал Утяшева, Сәгыйть Сагитов, Ирек Махиянов, Шамил Маннапов, Люция Хәбибуллина, Шакирҗан Ибраһимов һ.б.себер йолдызларыбызның иҗатларында Тукай образы, туган тел темасы беренче урында тора.

Булат Сөләймановның “Тукайга” шигырен алсак:

“...Мин ялгызым йөрим урамда.
Бар да таныш,

Бар да ят монда.

Чал Себердән Казан каласына
Кемне эзләп килдең, йөрәгем?
Салкын җилле бураннарың белән

Кемгә бар соң синең кирәгең?

Йортлар гүя бармак янап кала:

Күрмәгәнең монда күрерсең!

Төнге утлар канат кагып көлә:

Әй, адашкан!

Нишләп йөрисең?”

Бу шигырь юлларында шагыйрьнең борчылу уйлары, рухи канәгатьсезлеге, җан пошынуы аны Тукайга алып килә.

“...Урам буйлап тагын алга үтәм.
Әнә мәйдан... Тагын алгарак...
Кара плащ ябынып шагыйрь тора, -
Таш һәйкәлгә киләм якынрак...”

Кара плащ эпитеты (кара төс) халыкнын рухи байлыгы булган Тукаебызның кыска гомерле булуын, бәлки, әйтәсе килгәндер бу эпитет аша.

“...Күз карашы аның һаман гашыйк,
Ул Казанын сөеп туймаган.

Хисләренең тирән, кадерлесен,
Моңлы сазын шунда уйлаган...”

Тукай, Казан, туган җир, Ватан, яраткан кешең төшенчәләре – бу шигъри юлларда бербөтен булып күренә.

Тукай Казанын сөйгән кебек, Булат Сөләйманов та Себерен бөтен йөрәге белән сөя.

“...Кара плащ ябынып шагыйрь тора,
Учы белән тоткан йөрәген.

Мин китердем аңа
Чал Себернең
Күкрәгендә шыткан гөлләрен...”

Инде бу юлларны алсак, Булат Сөләйманов Тукай алдында баш ия, аның сәләте, халыкка бөтен гомерен багышлаганы безнең җирле шагыйребезгә үрнәк булып тора. Ул Себеренең күкрәгендә шыткан гөлләрен аңа тапшыра. Без дә хәзерге көндә (бу актуаль теманы) “казан татарлары”, “себер татарлары”на бүленеп китәбез... Минем уемча, Булат Сөләйманов бу шигъри юллары аша: “Без - бербөтен халык. Казан, себер татарлары - без татарлар!” – дип әйтәсе килгән.

“Тукай кабере янында” шигырен алсак, бу шигырьдә авторның моң-сагыш, кичерешләре бәгырьләргә үтәрлек итеп бирелә.

Ирек Махияновның “Тукайны сагынганда” шигырендә: ”Без Тукайсыз ятим калган кебек”, - дип яза.

“...Уйлыйм, киләчәктә өстәлләрдә,
Тукайларга урын бетмәсме?

Туфан, Җәлил, Хәким һәм Кәримнәр
Бөтенләйгә бездән китмәсме?...”

Бу “Шагыйрьләр турында” шигырендә Махиянов татар теле, татар язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең китапларын киләчәк буын укырмы, татар телен онытмасмы дип борчыла. Менә инде икенче актуаль мәсьәләне чишү, минем уемча...

Шакирҗан Ибраһимовның “Сөйгән телем” шигъри юлларын алсак:

“...Тукай теле - сөйгән телем,
Миңа назлап биргән белем.

Татарстан – милли татар иле,

Без гомергә аңа бурычлы.

Мөмкин түгел безгә онытырга

Аннан алган рухи бурычны...”

Туган телебез - татар теле, Тукай теле - бу юлларның төп идеясе.

Ә инде Булат Сөләйманов иҗатына күз салсак, шуны әйтергә була: күңелләрендәге каршылыклар белән көрәшә-көрәшә ике арада - Казан белән Себер арасында бәргәләнеп яшәде шагыйрь. Ләкин шунысы ачык: Булат Сөләйманов өчен дә яшәү мәгънәсе Габдулла Тукай кебек - үз халкына хезмәт итү.

Зөлфия КАЛГАМАНОВА, РФнең атказанган укытучысы.Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836