#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Кайбыч Төмәннән кунаклар кабул итте

последние и лучшие новости искусства в мире

«Бер күрешү – үзе бер гомер» дип исемләнгән төбәкара семинар кысаларында районыбызга Себер якларыннан кадерле кунаклар кайтты.

Кайбыч җиренә Төмән өлкәсе төбәге мәгарифен үстерү институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, өлкәнең Түбән Тәүде районының Киндерле урта мәктәбе директоры Мөнирә Калиева, укытучылар Фирүзә Булатова, Альбина Бакиева һәм китапханәче Фазилә Гыйльманова килде.

Кайбычлылар арасында бездән 1500 чакрым тирәсе ераклыктагы Киндерледә саф татарча сөйләшүче милләттәшләребез яшәвен белүчеләр сирәктер. Анда узган гасыр башында районнан күченеп килүчеләрнең балалары, оныклары яши. Шуңа да алар безнең якларны яхшы белә. Ата-бабалары туып-үскән Кайбыч җире аларны гел үзенә тартып тора. Бүген дә ашкынып, сөенеп кайтканнар.

12-7Кунакларны Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасында авылның бренды булган юка белән каршы алдылар. Милли киемнәрен кигән нәниләр алар килешкә дип иң матур шигырьләрен өйрәнгәннәр. Җыр да бүләк иттеләр. Милләттәшләребезне Кошман мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары каршы алды. Мәктәп музеендагы һәр экспонат кунакларда кызыксыну уятты. Музей җитәкчесе Розалия Садриева алар белән таныштырып кына калмады, элек авыл халкының ни белән кәсепчелек итүе, күренекле шәхесләре турында да сөйләде. Айдар Насретдинов җитәкчелегендәге «Балчык белән эш» түгәрәге эшчәнлеге белән дә таныштылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резедә Хәйруллина үткәргән ачык дәрестә булдылар. «Көмеш каләм» түгәрәге җитәкчесе Флюзия Сәлахова үткәргән мастер-класста укучылар шигырь язу осталыгын күрсәтте. Әлеге очрашуда Иске Тәрбит мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Васильева Вики-Кайбыч татар википедиясен оештыру тәҗрибәсе белән бүлеште.

Бу мәктәптә мөхтәрәм кунакларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде. Ул аларга халкыбызның мәдәниятен, тарихын тергезүдә һәм үстерүдә, йолаларны пропагандалауда актив катнашулары, яшь буында татарлык рухын тәрбияләүгә өлеш кертүләре өчен рәхмәтен белдерде. Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләк-китаплар тапшырды.

Кунаклар үзләре дә шундый ук кадерле бүләк - Шәүкәт Гаделшаның китапларын алып кайткан.

12-71- Хәзерге вакытта Казанда яшәүче Шәүкәт Гаделша быел Тукай премиясенә лаек булды. Ул безнең авылда туып-үскән, - диде Мөнирә Калиева. - Аның ата-бабалары да Кайбыч районыннан килгән Бикчәнтәевлар булган. Киндерлегә килгәч, репрессия вакытында күп кеше фамилиясен алыштырган. Шулай итеп, ул Сибгатуллин булып киткән. Аның белән горурланабыз. Авылыбыз китапханәсенә быел Шәүкәт Гаделша исеме бирелде.

Төмәндә яшәүче милләттәшләребез күңелендә бу семинар бик күп җылы тәэсирләр калдырды. Аларның үз авыллары күренешләрен сурәтләгән видео презентациясен караганда үзебезне Киндерледә йөргән кебек хис иттек.

- Без мондый очрашуга өметләнмәдек. Шыпырт кына килеп, күрешеп кайтып китәрбез дип уйладык. Шулкадәр җылы итеп каршы алуыгыз өчен зур рәхмәт, — дип дәвам итте Мөнирә ханым. — Кайбыч дигән сүз безнең Киндерле авылы халкы өчен бик кадерле. Чөнки әби-бабаларыбыз шушы районнан килгән. Ерак Себердән, барча туганнарыгыздан сезгә зур сәламнәр алып килдек. Шушы җирдә басып торуыма шатмын. 1904 елда тәтәм - ягъни әбием, әтиемнең әнисе, шушы җирдә туган. Кайбычка юлга кузгалганда да, сез белсәгез, мин тәтәм туган авылга барам, дип киттем. Үзем белән хезмәттәшләремне дә алып килдем. Аларның тамырлары да бу җирдән. Киндерле авылының көчле нәселләре шушы төбәктән килгән — Әхтәриевлар, Фазлуллиннар, Гыйльмановлар, Шәмсетдиновлар, Латыйповлар. Кемнәрдер инде туганнарын табып, аралашып яшиләр. Бернәрсә дә белмәүчеләр дә бар.

Шуның өчен без Кайбычка барабыз, дигәч, районы гына түгел, бөтен Төмән өлкәсе кубып чыкты. Яздылар, шалтыраттылар, аларның да туганнары турында белешеп, сәламнәр тапшырып кайтырга куштылар.

Киндерле һәм Кошман мәктәпләре директорлары Мөнирә Калиева һәм Фәнис Гыйниятуллинның төбәкара хезмәттәшлек килешүен имзалавы - әлеге чараның мөһим вакыйгасы булды.

Кунакларның сәфәре район үзәгендә дәвам итте. Монда алар Галия Кайбицкая һәм туган якны өйрәнү музейларында, Олы Кайбыч мәчетендә булдылар. Бабаларының кендек каны тамган Кече Кайбычка да бардылар. Аларны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Рәмис Рафис улыннан Кайбыч, аның тарихы турында күп мәгълүмат алдылар.

«Кайбыч таңнары»ннан алынды.

P.S. Түбән Тәүде районының Киндерле мәктәбе директоры Мөнирә апа Калиевадан кичерешләре турында язуын сораган идем. Ул чын күңеленнән зур канәгатьлек алып кайтуы турында сөйләде: «Бу көннәрдә күңелләребез бик дулкынланып тора. Без Кайбыч районына барып, әби-бабаларыбызның туган җирләренә аяк бастык, чишмәдән сулар эчтек, туфрагын да алып кайттык – бу безнең өчен бик кадерле. Чөнки һәркем үзенең нәсел җепләрен белергә тиеш. Рафаэль Гадиевка зур рәхмәт әйтәсе килә, аның оптимизмы белән без чыгып китмәсәк, бәлки бара алмый да калыр идек. 2023 елның февралендә ул мәктәптә үткән өлкә семинарыннан, сездә авылыгызда Казан татарлары теле сакланып калган икән, дип канатланып кайтты. Аның безне Кайбычка алып барып кайту идеясе туды. Без бик шатланып ризалаштык. Рафаэль Галимҗан улы бу сәяхәтне оештыруда күп көч куйды. Җитәкчеләр белән сөйләште, элемтәдә торды.

Шундый зур хөрмәткә бик шатландык. Кошман авылы балалар бакчасында безне юка белән каршы алдылар. Башка җирдә чәк-чәк булса, аларда хөрмәт билгесе – юка икән. Без дә кунакларны юка белән каршы алырбыз дип торабыз. Кошман мәктәбе белән киләчәктә аралашып яшәрбез, тәҗрибәбез белән уртаклашырбыз, хатлар язышырбыз дип уйлыйбыз.

Кайбыч авылы зур, матур, ул халкы ачык йөзле, матур телле, искитмәле кешеләр яши икән Кайбычта! Чынлап та әби-бабаларыбыз алып килгән тел, гореф-гадәтләр икән, алар бездә дә сакланып калганнар. «Якмыш», «ич», «кәки», «папый» сүзләре дә нәкъ андагыча бездә дә.

Музейларга сокландык. Кече Кайбыч авылында туганнарымны эзләп карадым. Туганым Нурания апа Сабитованы таптым, күрештек. Альберт Рәхмәтуллинга безнең өчен кайгыртуына рәхмәт. Бездән аерылмыйчан ярдәм итеп, аңлатып йөргән, Кече Кайбыч, Бәрлебашы авыллары урамнарын күрсәткән, үзендә кундырган, хөрмәт күрсәткән Илмас Хәмидуллинга мең-мең рәхмәт. Соңыннан «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина туганы Гөлфия гаиләсенә алып барды. Бик матур кунак иттеләр. Киндерледә туганнары: Латыйповлар, Хәбибуллиннар, Мөхәммәтовлар, Әхтәриевлар яшиләр. Кошман мәктәбеннән һәрберебезгә чүлмәкләр бүләк иттеләр. Аларга да рәхмәт. Зурлап озатып калдылар.

Әле Казанда Гөлнур Сафиуллина «Татмедиа» бинасында хезмәттәшләре белән очрашу оештырды. Аларга үзебез, якташларыбыз, Кайбычтагы очрашулар турында матур итеп сөйләдек.

Аннары Киндерле авылында туган, хәзер Казанда яшәүче 101 яшен тутырган Нурания апа Газиеваны эзләп киттек. Алар безнең Киндерле мәктәбендә эшләгәннәр, Хәмит абый директор булган. Ул бик тә шатланды килүебезгә. Әле дә хәтерендә сакланган эшләгән елларын искә алды.

Казанга барып та Шәүкәт абый Гаделшаны күрмичән кайта алмас идек. Килеп кергәч, күрештек. Очрашу шатлыгыннан Шәүкәт абый елый, без елыйбыз. Тукай премиясенә лаек булуының шатлыгы белән уртаклашты. Авылны сагынуын сөйләде.

Максатыбызга ирештек: Кайбыч якларына бардык, ике хөрмәтле авылдашыбыз белән күрештек.

Мин бик бәхетле кеше: 1904 елда туган әбиемнең авылына 120 елдан соң аяк бастым. Бик горурланам, бу күренешләр, мизгелләр безнең хәтердә мәңге сакланыр. Үзләрен кадерләп Киндерледә каршы алгач, бәлки балалар белән бер әйләнеп кайтырбыз, дигән өмет тә бар әле.

Мөнирә Хикмәтулла кызы белән әңгәмә вакытында мин дә күңелемдә генә туган якларыма – Кайбыч районының Борындык авылына кайтып килдем. Бездә дә шул беркайда да булмаган «папый», «кәки», «ич» сүзләре киң кулланыла. Фоторәсемнәрдә күңелгә якын таныш кешеләр, җылы йөзләр. Читтән генә дә күпме рәхәтлек аласың, ә барып күреп килү әйтеп бетергесез зур канәгатьлек китерә, горурлык тудыра. Бик яхшы эш башкарып кайтканнар. Нәсел җепләре кушылып, туганнар аралашып яшәсеннәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836