#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Кулына каләм алып...

последние и лучшие новости искусства в мире

Татар әдәбияты кечкенә генә чишмәләр, инешләр, зур елгалар килеп кушылган мул сулы диңгезне хәтерләтә. Әдәбиятның үсеш юлларын билгеләгән әдипләр мирасына үзешчән каләм әһелләренең иҗаты да кушылып, аны күпкырлы, бай һәм төрле итә. Соңгыларының халыкчанлык, гади язу стиле белән өретелгән әсәрләре теге яки бу төбәкнең төп әдәби мирасын формалаштыра. Алар татар сүз сәнгатен шул төбәккә хас уникаль сыйфатларны чагылдырган әдәби үрнәкләр, үз төбәгенә хас образлы фикерләү хасияте белән баета.

Бу татарлар күпләп яшәгән төбәкләр өчен аеруча матур күренеш буларак бәяләнә ала. Мондый әсәрләр теге яки бу төбәккә хас проблемаларны күтәрә, шул җирлектәге халыкның көнкүрешен, күзаллауларын, яшәеш офыкларын, әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтен, уй-хыялларын, омтылышларын, менталитетын җиткерә. Моннан тыш үз якташларын татар сүз сәнгате белән бәйләп торуда да аларның роле, һичшиксез, зур. Күптән түгел генә очраклы төстә кулыма килеп кергән Себер төбәгенең үзешчән шагыйрәсе Фәхриҗамал Үтәшеваның китаплары да нәкъ шушы яссылыкта бәяләнә ала.

«Очрашу» дип исемләнгән шактый саллы җыентык авторның 1991 нче елдан бирле язылып килгән шигырьләрен, публицистик язмаларын, истәлекләрен, багышлауларын һәм хатларны берләштерә. Шигырьләренең языла башлаган елы үзе үк авторның әдәбиятка милли күтәрелеш тәэсирендә килүе хакында сөйли. Әлеге күтәрелеш Тубыл районы, Ләчек авылында туып-үсеп, хезмәт юлын Җир белән бәйләгән, әмма күңеле һәрвакыт шигърияткә омтылган Фәхриҗамал Үтәшевага канатлар куя. Шушы чордан аның төбәктә татар телендә чыгып килүче «Яңарыш» газетасы белән даими иҗади элемтәләре башлана, шигырьләре газета битләрендә дөнья күрә башлый, әкренләп алар җыентыкларга тупланып, укучыга барып ирешә тора, үзе актив җәмәгать эшлеклесе булып таныла.

12-3Фәхриҗамал Үтәшеваның күп шигырьләре cебер татарларының язмышы, татар теле мәсьәләсе, Себер төбәге татар авылларының киләчәге кебек проблемалар тирәсенә туплана:

Сынса-сынган, өзелмәгән
Татарның бердәмлеге.
Буыннан буынга килгән

Ата-баба хөрлеге, – дип язган шагыйрә cебер татарларының яшәеше өчен сызлана, татарларны бердәмлеккә өнди, хөрлекне, киләчәккә ышанычны югалтмаганда гына алга барырга мөмкин булуы турында сөйли. «Кыерсыткач туган телне / Абынабыз адым саен», дип, туган телдән читләшүнең сәбәпләрен эзли, яшьләрнең үз туган телләрен белмәве өчен борчыла, Себердәге татар авылларының бетүенә сыкрана. Аерым шигырьләрендә үзе өчен моның сәбәпләрен дә табарга омтыла, мисал өчен, «Каргалар» сатирик шигырендә аны бер-берсе белән мактаныша-мактаныша чәкәләшкән, һәркайсы үзенең өстенлеген раслаган ак һәм кара каргалар каршылыгы аркылы татарның бердәм булмавына бәйләп аңлата:

Чапкан бире ят җәнлекләр
Артларына карамый.
«Ура» – диеп кычкырганнар
Бәла безгә янамый, – дип, ул татарның үз эчендәге бәхәсләрнең яхшыга илтмәвен раслап куя.

Шагыйрәнең бер төркем шигырьләрендә туган як, туган җир мотивы калку чагылыш таба. «Шул якларда туган ягым», «Ләчегем», «Авылым җирләре», «Көзге уйлар», «Өй янымда», «Сердәш каен», «Ел төсләре», «Яз», «Җир анам» кебек гади, шул ук вакытта тирән мәгънәгә ия, салмак интонациягә корылган шигырьләре авторның туган җиренә шигъри һәйкәле кебек кабул ителә. Себер табигате, шул төбәкнең татар авыллары сурәте авторны туган авылы, туган җире белән бәйләүче, үткәннәрне киләчәк белән тоташтыручы буын төсен ала. Түләнә, пайлан (пихта), косык (кедр) һ.б. Себер төбәге табигате белән бәйле образлар шундыйлардан. Кеше-табигать, туган җир янәшәлеген, бердәмлеген раслаган, табигать белән сөйләшү, диалог төсен алган мондый шигырьләрдә шагыйрәнең дөньяга карашы, эчке кичерешләре, яшәеш фәлсәфәсе аеруча калку ачыла. Ләчек, Вагай, Зәңгәр күл, Тайга кебек төшенчәләр, елга, күл, тау исемнәре үз төбәгенең географиясенә бәйле, әмма киң катлам татар укучысына таныш булмаган топослар гына түгел, лирик герой кичерешләрен, дөньяга карашын, автор позициясен ачарга ярдәм итүче әдәби образлар булып калка, шагыйрә өчен изге төшенчәләр булып күтәрелә. Аерым берләре көчле позициягә – шигырь исеменә – чыгарылып, символик яссылыкта шул төбәктәге татарлар тарихын, язмышын ачуга да хезмәт итә башлый.

Күңел лирикасына мөнәсәбәтле аерым шигырьләр мәхәббәт мотивы тирәсенә туплана. Эчке монолог стилендә оештырылган «Син аңларсың», «Зәңгәр ерак, күксел томан», «Яшьлегемне эзләдем», «Син барында», «Синең сөю», «Сүнмәсен мәхәббәт нурлары», «Уйлар», «Хыянәт», «Нечкә сагыш», «Тартым», «Кагылмаң сөйгәннәр серенә», «Бергенәм» һ.б. шигырьләре хис-кичерешләрнең тирәнлеге, җыйнаклыгы, образлы булуы белән игътибарны җәлеп итә:

Әле генә киек-казлар
Узган иде биреп сәламен.
Кай арада үтеп язлар,
Көзләр элгән сары әләмен?..

Аларда хисләр палитрасы табышлар, югалтулар аша табылган саф мәхәббәт тарихына бәйле шатлыктан югалту китергән әрнүгә кадәр тибрәлә. Беренче карашка гади, халыкчан стильдә язылган шигырьләрдә автор мәхәббәтне кеше тормышының иң төп терәге, яшәү мәгънәсе, теләсә кайсы авырлыктан тартып алырлык, егылганда торып басарга терәк булырлык көч итеп күтәрә.

Шагыйрә иҗатында Казанга багышланган шигырьләр дә күп. «Безнең өчен Казан бөек!», «Тукайга», «Татар каны аваз сала» һ.б. шигырьләре шундыйлардан. Үзенең «Авылларыбыз ятим калган. Ә без…» исемле мәкаләсендә «…Ә инде әдәби телгә килгәндә, аңа карата булган урынсыз, мәгънәсез бәхәсләрдән туеп ук беткәнлектән, шуны гына әйтәсе килә. Әгәр без, себер татарлары, уртак татар әдәбиятыннан мәхрүм калсак, чын мәгънәсендә хәерче кавеменә кереп, кемнәрдән ярдәм көтәрбез икән», – дип, сорауны кабыргасы белән куйган Фәхриҗамал Үтәшеваның шигырьләрендә дә Казан белән Себер бердәмлеге югары күтәрелә, аларда Казанны татарның Ватаны, татар шигъриятенең мәркәзе итеп данлау, аңа тартылу мотивы үзәктә тора. Бу мотив шагыйрәнең публицистик язмаларында да кызыл җеп булып сузыла һәм аны татар җанлы, милли мәсьәләләргә үтә сизгер каләм остасы итеп таныта.

Нурфия ЙОСЫПОВА,
КФУ профессоры.
Казан шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836