Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бары да җиңү өчен

последние и лучшие новости искусства в мире

Яңа Атьял авылы кешеләре дә «Җиңүгә 80 көн кала» өлкә яхшы эшләр башкару марафонына кушылып, тырышалар, сугышчыларга төрле ысуллар белән ярдәм итәләр. Авыл клубына актив авыл кешеләре гаиләләре белән киләләр, шулай ук бик теләп «Чишмә» вокал төркеме коллективы, мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм пенсионерлар катнашалар. Алар бу шәмнәрнең ни өчен кирәклеген, сугышчыларга нинди ярдәм китерәчәген, моның ниндидер хобби яки мавыгу түгел, ә Ватанга ярдәм итү икәнен аңлыйлар, шуңа күрә барысын да чын күңелдән эшлиләр. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте рәисе Нурзидә Романченко җитәкчелегендә мәдәният йортында эшләр кайный. Беренче тапкыр Ялутор шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә алар 320 банка блиндаж шәме китерделәр. Яңа ел каникулларында ял итмичә, акциядә катнашып, бик күп окоп шәмнәре ясап, гуманитар ярдәм җыйдылар, посылкалар җибәрделәр.

- Блиндаж шәмнәре кыр шартларында алыштыргысыз, егетләребезгә алар җылыту өчен дә, ризык әзерләү, өс һәм аяк киемнәрен киптерер өчен дә кирәк. Бүгенге көнгә 150дән артык банка җыелган, 200 калай банка, 50 килограммнан артык парафин һәм балавыз сатып алынган. Без бу акцияне дәвам итәчәкбез, безгә кушылырга һәм матди ярдәм итәргә теләүчеләрне мәдәният йортында көтәбез, - дип сөйләде Нурзидә апа.

Бертуганнар

Яңа Атъял авылында гомер кичергән сугыш ветераны белән хезмәт фронтында катнашкан Рәхилә белән Әхмәтсәлим Исхаковларның кызлары Әлминур Гайнуллина, Әлмирә Мукминова һәм Зифа Сәитова, махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә тагын да күбрәк ярдәм итәр өчен үзләре аерым да эшләргә булалар. Зифа Сәитова апаларына үзенең уен белдергәч, барысы ризалашып, Әлминур Әхмәтсәлим кызы йортында әзерлек эшләрен башлап та җибәрәләр. Аларга Әлмирә апаның улы белән килене Лариса һәм Фаил Мукминовлар, киленнәре Фәридә дә кушылалар. Башта алар буш консерв банкаларын җыялар, аларны чистартып юалар, кырыйларын тигезлиләр. Аннары үз акчаларына яңа консерв банкалары, парафин, филтәләр сатып алалар. Бүгенге көндә алар үзләре 680нән артык шәм ясаганнар. Шул ук вакытта сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла торган челтәрләр бәйләргә тотыналар. Берләшеп, бөтен кирәк-яракны сатып алалар, ә Фаил Мукминов тимердән челтәр элә торган сетка ясап бирә. Бу изге эштә авыл мәчете мөселманнары да матди ярдәм күрсәтәләр. Әлбәттә, бу бик күп көч таләп итә торган процесс, ләкин бик кирәкле. Шуны күздә тотып авыл балалар бакчасы җитәкчесенең урынбасары Зифа Сәитова мәктәп җитәкчесе, укытучылар белән сөйләшеп, мәктәпкә барып, маскировка челтәре үрү буенча мастер-класслар үткәрәләр.

- Бу эшкә балаларны да тарту - аларда патриотик хис, туган илгә мәхәббәт, батырлык, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар тәрбияләү дә. Ә балаларга бу бик кирәкле сыйфатлар. Солдатларга ярдәм итеп, без бергәләп Җиңүне якынайтабыз. Маскировка челтәрен үрү бик җентекле эш, бу бик күп көч таләп итә торган процесс, ләкин бик кирәкле, без бит аның һәр бүлегенә үзебезнең изге теләкләребезне дә сеңдерәбез, шуңа күрә мондый саклану, теләсә кайсы бронядан да ышанычлырак. Без хәзер 4 челтәр әзерләдек. Шуны да өстәп китим, махсус хәрби операциядә Әлмирә апамның улы, оныгы һәм бик күп туганнарыбыз катнаша. Алар белән элемтәгә чыкканда, безнең ярдәмебез бик кирәк икәнен әйтәләр. Шуңа без тырышабыз, егетләребезнең тизрәк җиңү яулап, гаиләләренә кайтуларын телибез, - дип сөйләде Зифа Сәитова.

12-43

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836