Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Илебез, өлкәбез татарлары өчен күренекле шәхес Люция апа Хәбибуллина вафат булды (1926 елның 7 декабре - 2026 елның 14 марты).
Люция Бәдретдин кызы - себер татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, публицист-язучы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясе һәм Татарстан журналистлар союзы әгъзасы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты һәм дә «Яңарыш»ыбызның актив хәбәрчесе, яратып укучысы, киңәшчесе, дусты.
Люция Бәдретдин кызы татар әдәбияты һәм халык мәгарифе тарихын яхшы белүче буларак ихтирам казанды. Лаеклы ялда чагында Көнбатыш Себернең татар поэзиясен, прозасын, публицистикасын, фольклорын, татар мәгарифе тарихын өйрәнеп, «Яңарыш» һәм Татарстан газета-журналларында йөзләгән фәнни-популяр мәкаләләре басылып чыкты.
Талантлы укытучы, армый-талмый эшләүче Люция Хәбибуллинаның Төмән өлкәсе губернаторы ярдәме белән 5-11 сыйныфлар өчен «Туган як әдәбияты» (2002) ике томлы уку әсбабы, «Себердә татар мәгарифе (ХХ гасыр)» (2006) китабы, үзе турында «Жизнь замечательных людей» сериясендә ике китап дөнья күрделәр.

«Минем туган авылым - Тугыз. Мин очсыз–кырыйсыз сазлыклар, исәпсез –хисапсыз күлләр, мәhабәт урманнар кочагында утырган Тугыз авылында 1926 елның 7 декабрендә туганмын.
Тугызда 1917 елгача өч мәчет hәм өч мәдрәсә эшләп килгән. Алар авылның өч урынында булып, биредәге халыкның белемле, мәдәниятле булуын искәртеп торганнар», - дип яза ул соңгы китабында. Әлбәттә, 3 мәдрәсәле авылдан чыккан белемгә омтылышлы кызның киләчәге озын һәм сокланырлык булды.
Укытучыларны еш кына авылдан авылга мәгарифне торгызырга, грамоталылыкны үстерергә җибәргәннәр ул вакытта. Люция Бәдретдин кызының да балачак-үсмер еллары төрле авылларда үтә.
«1940-1941 уку елында Яңа Кәешкүл җидееллык мәктәбен, 1941-1944 елларда Тубыл педагогия училищесын тәмамлап, Яңа Кәешкүл җидееллык мәктәбенә математика укытучысы итеп җибәрелдем. Биредә 1944-1948 уку елларында, эш-хезмәтне чиратлаштырып, Тубыл укытучылар институтының физика-математика бүлегендә читтән торып укыдым.
Әдәбият яратуым мине мәшhүр Казанга китерде. 1948-1950 елларда мин Казан укытучылар институтының филология факультетын тәмамлап, Төмән өлкәсенә эшкә кайттым. Башта Төмән районы, Кыштунлы җидееллык мәктәбендә (3 ел), аннары (лаеклы ялга чыкканчы) Акъяр мәктәбендә тел-әдәбият дәресләрен укыттым. Шул елларда читтән торып Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын (1965 елда) тәмамладым.
Озак еллар Төмән районы мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе булдым, тәҗрибәм белән уртаклаштым. Төмән өлкәсе татар мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын укытуны саклап калу өчен бөтен көчемне куйдым.
Мин эшләгәндә (1953-1986 еллар) Акъяр җидееллык мәктәбе өлкә мәктәпләре өчен терәк мәктәп булды.
Казанда үткәрелгән Бөтендөнья татарларының I конгрессына кунак булып чакырылдым.
Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты булдым. Бөтендөнья татар Конгрессы халыкара берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләндем, - дип яза өлкәбезнең күренекле мөгаллимәсе Люция Бәдретдин кызы эшчәнлеге турында 92 яшендә бастырып чыгарган «Гомерем мизгелләре» исемле үзе турындагы китабында.
- Ә бит гомер бушка узмаган, - ди ул. – Мин 44 ел гомеремне балалар укытуга багышлаган педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, дистәгә якын медаль, 1 орден иясе, исәпсез Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе, «Әл-Ихсан» орденым бар. Газета-журналларда басылып барган мәкаләләр саны - 185, җыентыкларда - 20, монографияләр - 3, 4 китабым бар».
Люция апа соңгы көненә кадәр «Казан утлары», «Мәдәни җомга», «Яңарыш» һәм рус телендәге район-өлкә газеталарын башыннан ахырына кадәр укып килде, телетапшыруларны татар һәм рус телләрендә карап, ил һәм Татарстан яңалыклары белән хәбәрдар булды. Янына килгән һәркем белән уртак сүз таба белә торган искитмәле әңгәмәдәш иде ул. Аның телне йотарлык камыр ашларын тәмләп мул өстәл артында чәй эчкәндә тырыш, кунакчыл хуҗабикә икәнлеге дә раслана, укытучыларны, курсташларын кызыктырырлык итеп соңгы модада киенү осталыгы, китапларны үлеп яратуы, соңгы вакытта олы яшьтә Казанга барганында да берничә дистә китап төяп кайтуларын тыңлап гаҗәпләнә идек. Шул ук вакытта ачлык белән үткән балачагын, яшьлеген, репрессия елларының ачы вакыйгасын, авыл саен күченеп йөрүләрне сөйләргә яратмый ул.
Соңгы көненә кадәр гомер иткән йортында, кызы Лилия тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәде. Алар яраткан тормыш иптәше Хатыйп Хөббәтулла улы белән 3 бала үстереп, аларга үрнәк тәрбия, югары белем бирделәр. Хәзер оныклары, аларның балалары үзен куандырып тордылар.
15 март көнне себер татар мәгърифәте йолдызын, күренекле журналистын, язучысын – татар халкының легендасын соңгы юлга озаттык.
Авыр, бик авыр... Гаиләсенең, туганнарының, дусларының, укучыларының, исәпсез татар халкының авыр кайгысын уртаклашабыз. Люция Бәдретдин кызының урыны оҗмах түрләрендә, кабере киң, якты, туфрагы йомшак, рухы Аллаһының рәхмәтендә булсын!
Люция Хәбибуллинаның (Гарифуллина) якты истәлеге күңелләрдә сакланыр, халкыбыз, илебез тарихына аның исеме онытылмаслык булып язылган инде.
«Яңарыш» өлкә татар газетасы редакциясе хезмәткәрләре, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары.