Август 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 | 2 |
| 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 | 9 |
| 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
| 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
| 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
| 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Прииртышскийда узган «Себер бавырсагы» фестивалендә «Берлек» волонтерлар төркеме «Визитка» - халыкны үз йолалары белән таныштыру номинациясендә катнаштылар. Алар «Сөенче» - татар халык йоласын сәхнәгә куеп тамашачыларга күрсәттеләр. Абыйның сугыштан кайтканын белдерүдә сөенче алу, матур «кузайтын» йоласын оештыру, бәйрәм итү, якташларыбызның шатлыгын күрсәтү белән бәйрәм чарасы үрелеп барды.
Бу чарада махсус хәрби сугыштан яраланып кайткан Рәмис Абдуловның катнашуы, безнең палаткада махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Артур Айбатуллинның, Тимур Акбердеевның фоторәсемнәре эленүе, Тубыл шәһәре, Тубыл, Уват округлары волонтерларының, Тубыл шәһәренең 16 нчы мәктәп укучысы Ләйлә Иманованың катнашканы илебез халкында патриотизм, бердәмлек хисләренең никадәр көчле булуын раслады.

Палаткабыз алдында оештырылган инсталляция күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Сугышчыларның яу кырларындагы ялын, сөйләшүләрен, туган якларын сагынуларын, коймак пешерүләрен күрсәтүче - Мифтахулла Ташбулатов, Серекҗан Җимбаев булдылар. Безнең актив волонтерлар, ярдәмчеләр, оештыручылар өлкә Думасы депутаты Регина Юхневич, Мәүгидә Иманова, Сәмихә, Наил Мөлековлар, Татьяна, Мифтахулла Ташбулатовлар, Ачар Чембаева, Наринэ Погосян, Рауза Гаилиуллина. Аларга тамашачылар, бәйрәм кунаклары да рәхмәтләрен белдерделәр. Сәхнәләштерелгән күренештә һәр катнашучының ярдәме, тамашачыларның рәхмәт сүзләре ихлас һәм чиксез булды. Җиһазлауны тематикага, эчтәлегенә туры китереп ярдәм иткән Әлфия Айбатова, Светлана Окулова, Марат Бәширов бердәмлегебезне, төрле милләт вәкилләренең бергә булуын күрсәтте. Татар халкының милли йолаларын саклап, яшь буынга күрсәтү бүгенге көн вакыйгаларында мөһим роль уйный. Сәхнәләштерелгән күренешне оештырып, сәхнәгә кую, костюмнарны, декорацияне уйлап, аларны урнаштыру, текстын язып, рольләрне уйнаучыларны табып тормышка ашыра алганыбызга шатмын.
«Берлек»нең тырыш ханымнары табын тулы милли ризыклар пешерделәр. Алар килгән һәр кунакны җылы каршы да алдылар. Матур итеп җырлар башкарган, «күрше хатыны» ролен оста уйнаган Лариса Ильясова булды. Бездә кунакта булганнарга, мондагы хисләрне уртаклашучыларга рәхмәт белдерәбез. Бәйрәм күңелләребездә якты, матур тәэсирләр калдырды.
Мәүгидә ИМАНОВА, ветеран укытучы.
Тубыл шәһәре.
Рәсемдә: «Берлек» волонтерлары.