Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

«Яшә, газета, тагын да күп...»

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсе татарларының «Яңарыш» иҗтимагый газетасы татарлар арасында яши башлауга дистәләрчә еллар узып та киткән. 1990 елның 15 сентябреннән нәшер ителә башлаган бу басма бүгенге көндә дә себер татарларының рухи терәге, милли горурлыгы һәм ышанычлы дусты булып кала бирә.

«Яңарыш» газетасы — яңалыклар таратучы гына түгел, ул — милләтебезнең яшәешен, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен чагылдыручы уникаль көзге дип әйтергә була. Газета битләрендә көнүзәктәге вакыйгалар, Төмән өлкәсендә һәм регионнарда татар тормышына кагылышлы мөһим яңалыклар басыла.

Хезмәт батырлары, язучылар, укытучылар һәм милли тормышта актив катнашучы күренекле шәхесләр турында очеркларны табарга мөмкин

Туган телебезне, йолаларыбызны һәм себер татарларының бай тарихын саклап калуга багышланган тирән эчтәлекле мәкаләләр даими урын ала.

«Яңарыш» — һәр гаиләгә җылылык, үзебезнең татар рухын илтүче якын дус дип әйтәсе килә.

Бу газетаның һәр саны менә ничә еллар дәвамында укучыларын сөендереп килә. Аның битләрен актарганда, үзеңне зур һәм бердәм татар гаиләсенең бер өлеше итеп хис итәсең.

Шәхсән минем өчен дә «Яңарыш» — үзенчәлекле, кадерле басма. Бу фәкать укучы буларак кына түгел, ә автор буларак та шулай. Газета битләрендә үземнең мәкаләләрем басылып чыгу, язмаларымның меңләгән укучыга барып җитүе - зур горурлык һәм җаваплылык. Үз уем, фикерем һәм күңел җылым белән бүлешү мөмкинлеге биргәне өчен мин бу басмага һәм аның иҗат коллективына рәхмәтлемен.

«Яңарыш» газетасы үзенең исеменә туры китереп, туган телебезне торгызуда, милләттәшләребезне берләштерүдә бәяләп бетергесез хезмәт куя.

Редакция коллективына алга таба да иҗади уңышлар, тугры укучылар һәм яңадан-яңа кызыклы проектлар теләп калам! Газетаның гомере озын, тиражлары күп булсын!

Татарларны берләштерә,
Дуслар өчен ул таныш!
Саф татар телендәге
Безнең гәзит «Яңарыш».

Һәр ай саен өйгә килә,
Нурлар чәчеп күңелгә.
Туган телнең байлыгын
Тарата ул һәр кемгә.

Милләтемнең көзгесе син,
Үткәне, бүгенгесе.
«Яңарыш»ны укыганның
Гел яңара уй–хисе!

Яшә, гәзит, тагын да күп,
Йөз елларны бергәләп!
Син булганда – дус яшибез,
Татарны алга әйдәп!

Раушания ИСХАКОВА,
ТР журналистлар берлеге әгъзасы. Ханты-Мансийск шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836