#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Әмәл! Көлцән! Тукац! Садака!

последние и лучшие новости искусства в мире

 Озак көттерми, «Әмәл» бәйрәме дә килеп җитте. Себер татар авылларында ел саен аны зур әзерлек белән каршылыйлар. Быел да авылларда традициягә кергән бу бәйрәм бик күңелле үтте. Бәйрәмнең мәгънәсе бер булса да, һәр җирдә үзенчәлекле уза. Соңгы елларда Төмән, Тубыл шәһәрләрендә дә күп халык җыеп, зур концерт программасы әзерләп оештырыла. Ә менә Төмән шәһәренең Совхоз урамында яшәүче Мөнирә һәм Сәгыйть Рыхановлар ничәмә ел рәттән онык-нәбәрәләрен һәм күршедә яшәүче балаларны җыеп, «Көлцән» бәйрәме уздыралар. Мөнирә Фарсымөхәммәт кызы әйтүенчә, күрше малайлары да «Көлцән»не көтеп торалар.

13-72

«Март аеның егермеләре җитү белән, капкага килеп кага башлыйлар. «Кайчан Көлцән бәйрәме була?» - дип кызыксыналар. Алар дусларын, сыйныфташларын да кисәтеп куялар. Билгеләнгән көнне иртәнге сигездә капка янга килеп «Көлцән! Көлцән!»- дип кычкыра ук башлыйлар. Без төрле тәм-томнар, уенчыклар, хуҗалыкта кирәкле әйберләр чыгарып чәчәбез. Балалар белән бергә әти-әниләре, әби-бабайлары да сөенә-сөенә катнашалар. Бәйрәм бик күңелле үтә. Тумышыбыз белән саз арты авылларыннан булгач, кышкы юллар иртә өзелү сәбәпле, авылга кайтып, катнашырга мөмкинлек юк. Шуңа бәйрәм садакасын авылга да җибәрәбез һәм авылда үткән көнне үзебездә дә уздырабыз. Катнашырга теләкләре булган якташларны көтеп калабыз», - дип сөйләде.

Тубыл районы, Санниково авылында элек бу бәйрәм берничә йортта балалар өчен генә уздырылган булса, елдан-ел бүләк әзерләүчеләр саны арта гына бара. Бәйрәмнең ничек үткәне турында безгә Гүзәл Колмәмәтова хәбәр итте.

13-7

- Бездә быел да бик күңелле үтте. Кеше күп булды. Авыл халкы, балалар һәр өй янына килеп: «Әмәл! Тукац! Садака!» - дип кычкырып, өйдән-өйгә күчеп, бәйрәм белән котлап йөрделәр. Араларында мондый такмак әйтүчеләре дә булды: «Садакасын аяган, артын карга таяган!» Ә өйнең хуҗалары һәркемгә исәнлек-саулык, сәламәтлек, тыныч тормышлар теләп, үзләренең әзерләгән күчтәнәчләрен чәчтеләр. Бу бәйрәмне каршыларга дип ерак-ераклардан әти-әниләренә, әби-бабайларына балалары, оныклары, нәбәрәләре дә килгән. Авылдагы һәр йортны йөреп чыккач, өйгә кайтып, туган-тумачаларны, күршеләрне чакырып, бергәләшеп, җыйган садакабыз белән тәмле итеп чәйләр эчтек. Киләсе елларга да шулай күңелле, исән-сау, тыныч тормышта, иминлекләр белән бәйрәмне каршыларга Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде, - дип сөйләде ул.

13-71«Әмәл» бәйрәме Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы янындагы «Чик сакчылары» ял паркында да гөрләде. Бәйрәм Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре тырышлыгы һәм «Өлкә чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасының матди ярдәме белән оештырылды. Бәйрәмдә катнашучылар төрле бәйгеләрдә, күңелле уеннарда катнашып, бүләкләр оттылар, рәхәтләнеп үзәк артистларының матур чыгышларын тамаша кылдылар. Һәр балага «Өлкә чик сакчылары ветераннары» оешмасы җитәкчесе Нуретдин Ибраһимов тарафыннан булдырылган татлы бүләкләр тапшырылды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: бәйрәмнән күренешләр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836