#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Нәрсә ул бәхет?

последние и лучшие новости искусства в мире

Бәясе аның күпме була? Әтием, нигә әниемне, мине, якты дөньяны бик иртә ташлап киттең? Минем дә әтиле кыз бала булып үсәсем килә иде, «әти» дип эндәшәсем килә иде, дигән чаклары күп булды Ленаның. Ул тәрәзәгә карады. Йомшак кына ак кар төшә. Ак кар яуган чакта ул һәрвакыт үзенең күңел түреннән чыккан ак теләкләрен теләргә яратканын әйтте. Тормыш бик катлаулы нәрсә: кемдер туры гына килә үз бәхетенә, кемдер бормалы-бормалы юллар аша...

«Әтием тормыштан бик иртә китте шул, 1 класска да керми калдым. Әтием мине бик ярата иде. Ул үлгәннән соң аның назына сусаган чакларым күп булды. Тормышның бар авырлыгы әни җилкәсенә төште», - дип сүзен башлады Лена. Берүзе үскән кыз бала күп балалы гаилә турында хыялланган.

Авылыбыз егете Әхмәди Уразаев белән тормыш коруларына 30 ел тула. Яратудан гына бәхетле бала туа. Кечкенә генә куллары белән Лена үз бәхетен төзеде, янында ярканат кебек яклап-саклаган Әхмәдие булды. Балалары кечкенә чакта табибә дипломлы Лена клубта идән юды. Ул вакытны эштә ул гына иң зур белемле кеше иде. «Кешегә эшләми яшәү оят Сачитә апа, мин бик риза шушы эшкә дә», - дип әйтә иде Лена. Әйе, көчсез кеше генә уңышка ирешә алмый. Көненә балаларына бер генә булса да шатлык бүләк итәр өчен зур көч куеп яшәде ата-ана.

Үз-үзеңә ышанмасаң тормыш - тормыш түгел ул. Күп балалы гаилә булдырасы хыялы Ленаның 2018 елны тормышка аша. Эше буенча Төмәнгә укырга барган Лена 4 яшьлек Ульянаны күреп ала. Бу күрешү җанының астын өскә актара. Ульянаның фотосын ясап Әхмәдигә җибәрә. Нәрсә дип җавап бирер икән, дип көтә. Рөхсәт итәр микән бу кечкенә генә кыз баланы өйләренә алып кайтырга? «Тагын да бер күз кыз баланы карап бәхетле итәргә безнең көчебез җитә бит», - дип иренә әйтергә уйлап куйды Лена. «Сиңа охшап тора икән кызчык, алабыз, Әминә белән бергә үсеп китәрләр», - дип Әхмәди үз сүзен әйткән хатынына. Ә Ульяна, 4 яшьлек бала, үз өендә бер телем икмәксез, бер йотым сусыз, ачлыктан тилмереп ятканын еш кына исенә төшерә. Бала хәлсезләнеп йокларга талган. Яшәр өчен кызга бер сәбәп чыга, күршеләре ярдәм итә, шалтыраталар опекага. Ә Лена Төмәндә йөгерә-йөгерә, ике атна иртә белән укып, кичке якта документлар әзерли. Һәм яңа елны бөтен туганнар җыелып, мул итеп әзерләнгән өстәл янына утырып Ульяна белән каршы алалар, бәхетләрен уртаклашалар.

Кешелекле, ярдәмчел, зур йөрәкле Әхмәдине үстергән Хәтип абый белән Хәчия апаны да искә алмый үтә алмыйм. Эш арасында алар бөтен балаларына дөрес тәрбия бирделәр. Тормышта ятып калмыйча, тырыша-тырыша үз урыннарын таптылар. Каенанасына, Наилә апага Әхмәди кияү генә түгел, бердәнбер баласы да булды, Наилә апаның ризалыгын ала алды. Алгы тормышыгыз сезнең гүзәл булсын, кадерле күршеләрем! Мин сезнең белән горурланам! Бәхетегез гомерле булсын, бәрәкәтегез ташып торсын! Амин!

13-2
Рәсемдә: Уразаевлар гаиләсе.

 

Мәхәббәтегез меңе белән кайтсын

Йөрәгем түреннән ташып чыккан хисләремне, яңа ачышларны бүген Вагаповлар гаиләсенә багышлыйм. Мәксүт белән Хәмидәнең Айзәт улына биргән мәхәббәте турында сүз барыр.

Александр Долгих - 4 яшьлек баланың, үзеңә мине ал, әнием, дигәндәй мөлдерәп торган күз карашын ничек кире кагарга - дистәләгән ятим балалар арасыннан аны сайлыйлар. Балалар йортыннан баланы өйләренә алып кайталар. Ата-анадагы бу балага булган көчле мәхәббәт барысын да үтеп чыгарга көч һәм дәрт бирә. Балага мөселманча исем кушалар, сөннәткә утырталар. Хәмидә кайда гына бармасын, улына матур киемнәр, уенчыклар, тәмле ризыклар алып кайта. Айзәткә күңелендә күптән яшеренеп яткан ана назын бүләк итә. Китаплар укыйлар, бала белән сәяхәткә чыгалар, шигырьләр ятлыйлар. Төрле көннәр, төрле төннәр кичерә бу гаилә. Уллары сау-сәламәт түгеллегенә ышанып та бетмиләр, ни өчен дисәң, аларда Айзәтне ярату көчле була. Балалар бакчасына йөргән чагында, анда үткәрелгән чараларда улларының чыгышларын күреп, үзләрен без бик бәхетле, дип хис иткән чаклары күп булды. Бала булгач, төрлесе булды. Хәмидә һәрвакыт аны күздән югалтмады, Айзәтне хәвеф-хәтәрдән саклады.

Иң авыр еллар - мәктәп еллары. Айзәтне мәктәпкә алырга теләмәделәр. Ананың күз яше мөлдерәде: минем дә бит улымның анда укырга хакы бар, дип көрәште. Мәксүт һәрвакыт улын үзе белән бергә йөртте. Алып кайткан көннән башлап Айзәтнең төрле һөнәрләрен, әйткән сүзләрен көндәлеккә язып барды. Ир балага гына хас бар эшкә дә өйрәтте, физик яктан чыныктырып тәрбия бирде. Айзәт бик кешелекле, ярдәмчел бала булып үсте дисәм, бер дә ялгышмам. Бала күз алдымда үскәч, ярдәмен күргәч, бер дә арттыра алмыйм. Хәмидә барыбер улын мәктәптә укыту теләген хәл итү генә түгел, аны тәмамлау бәхетен дә татыдылар. Айзәт хәзер Төмәндә укый, матур ир-егет булды. Рамазан аенда мәчеткә тәравих намазын үтәргә дә кереп йөрде.

Дөрес, бала үстерү гөл үстерү түгел! Ата-ана төрлесен кичерделәр, бала алдында җаваплылык хисен генә түгел, Айзәткә булган зур мәхәббәтләрен югалтмадылар, улларының киләчәктә бәхетле булуына ышаналар, аны яраталар, укудан көтеп алалар. Мин бу гаиләгә 14 ел буена сокланып карыйм, хөрмәт итәм. Рус баласы саф татар телендә сөйләшә. Ятим баланың башыннан сыйпасаң да, зур савап аласың, ә бу гаилә күгәрченнәр кебек гөрләшеп, җылы кочакларында сау-сәламәт булмаган баланы кеше итәргә тырышып яши бирәләр. Айзәткә биргән мәхәббәтегез меңе белән үзегезгә дә кире әйләнеп кайтсын, күршеләрем! Аллаһы сезгә язган тормыш китабы гел бәхетле битләрдән генә торсын.

13-21

Сачитә КУЧАРОВА,

Яркәү районы, Тархан авылы.

 

 

 

 


Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836