#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Солдат атасы» медале белән бүләкләнделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкә Думасында үткән тантаналы чарада махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләре, хакимият, «Россия аталары» иҗтимагый хәрәкәте һәм «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре һәм башкалар җыелдылар. Махсус хәрби операция барышында батырлык күрсәткән лаеклы уллар һәм Ватанны саклаучыларны тәрбияләгән 39 ата бүләккә тәкъдим ителде.

Бүләкләнүчеләр арасында безнең милләттәшләребез дә бар. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның өч әтисе медальгә ия булдылар: Вагай районыннан - Уразмөхәммәт Юсупов, Төмән районыннан - Рафаэль Рәхимов һәм Эмиль Кәлимуллин.

13-24Төмән районы Шыкча авылыннан Рафаэль Рәхимовның улы Дамир Төмән югары хәрби-инженерлык команда училищесына укырга керергә теләгән. Спорт белән шөгыльләнүче егет оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк танкчы булып хезмәт итә. Офицер булырга теләгән. Әмма каты яраланганнан соң, хәрби бурычын намус белән үтәп, вакытсыз вафат була.

Вагай районында яшәүче Уразмөхәммәт Кормангали улы да «Солдат атасы» медаленә ия булды. Юсуповларның улы Кормангали 2001 елда Вагай районының Казанлы авылында туган. 2022 елда ул Россиянең Кораллы көчләре сафларында хезмәт үтә һәм контракт буенча махсус операциягә китәргә карар кыла. Кормангали бу хакта әти-әнисенә сугыш зонасында булганда хәбәр итә.

2022 елның августында Кормангали Уразмөхәммәт улы Юсуповның хәрби биремне үтәгәндә һәлак булуы турында хәбәр килә.

Кормангалиның әти-әнисе Юлия һәм Уразмөхәммәт Булатовлар улларын үз иленең игелекле, кыю, намуслы патриоты һәм чын ир-ат итеп тәрбиялиләр.

«Солдат атасы» иҗтимагый танылу медале узган ел «Россия аталары» иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан гамәлгә куелган. Аны уллары кыюлык, сугышчан биремне үтәгәндә батырлык күрсәткән аталарга бүләк итәләр.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Фотода Рафаэль Рәхимов.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836