#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Туган илебезнең киләчәгенә өлеш кертүчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

13-3Россия Федерациясе Президентын сайлауларында быел беренче тапкыр тавыш биргән Руслан Нагипов Тубыл шәһәрендә яши. «Сайлауларда беренче тапкыр катнашканга, нинди хисләр кичергәнемне төгәл әйтә дә алмыйм. Дулкынландым, әлбәттә. Аннары бер мизгелгә үземне тулы хокуклы гражданин итеп тойдым», - диде Руслан безнең кызыксынуыбызга җавап биреп. Физик яктан әзерлекле, максатчан егет 11 сыйныфта укый.

Тиздән укучылар өчен җаваплы - бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру чоры башлана. Руслан мәктәпне тәмамлагач, Төмән индустриаль университетына укырга керергә планлаштыруын да әйтте. Шуңа күрә ул имтихан тапшырасы фәннәрен күптән сайлаган.Тырышып укудан башка Руслан волейбол буенча спорт түгәрәгенә йөри. Һәм гитарада уйнап, җырларга ярата икән.

13-32Төмән дәүләт медицина университетының 1 курс студенты Рамилә Кильмәтова Ямбай урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлаган тырыш, максатчан, кыю, тормышка позитив карашлы кыз. Быел ул да беренче тапкыр сайлауларда катнашты.

Рамилә үзе белән таныштырып: «Табибә булырга балачактан хыялландым. Билгеле булганча, медицина университетына укырга керәсе, гомумән, җиңел түгел. Моны яхшы белгәнгә, яхшы укырга тырыштым. Шулай университетка түләүсез укырга кердем. Әти-әниемә рәхмәт, алар мине аңлап, һәр эшемдә булышып торалар. Буш вакытымда китап укырга, рәсем ясарга һәм чәчәкләр үстерергә яратам. Матур һәм сәламәт чәчәкләр мине һәрвакыт сөендерә. Иминлекләр белән укуымны уңышлы тәмамлап, белемле, оста табибә булу турында хыялланам», - дип сөйләде.

Яшьләребезнең киләчәкләре якты, имин булсын.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

13-31Лариса Фәйзуллина Ямбай урта мәктәбенең 10 сыйныфында белем ала. Быел ул беренче тапкыр сайлауларда катнашып, илебез Президенты өчен тавыш бирде. Сайлау пунктына ул әнисе белән килде. Лариса атлар ярата, балачактан атта йөри. Элек ул Төмән ипподромына йөргән булса, хәзер рәхәтләнеп авыл тирәсендә урнашкан «Аллегро» ат клубында шөгыльләнә. Тагын ул театр түгәрәгенә дә йөри. Лариса бик аралашучан, ачык күңелле кыз, бер урында гына утырырга бер дә яратмый. Ул ил буйлап сәяхәт итәргә ярата, экскурсияләргә бик күп йөри.

 

13-34Тавыш бирүчеләр арасында Ямбай авылы егете Тимур Мусямов да бар иде. Аның да бу сәяси чарада беренче тапкыр катнашуы. Беренче тапкыр сайлаучы буларак, комиссия тарафыннан аңа истәлекле бүләк тапшырылды. Тимур Төмән җитештерү технологияләре колледжында балта һәм мебель җитештерү остасы һөнәре буенча белем ала. Киләчәккә планнары белән кызыксынгач: «Колледжны тәмамлагач, Армия сафына барып кайтырга, яхшы эшкә урнашырга уйлыйм, шул ук вакытта читтән торып югары белем алу турында хыялланам», - дип җавап бирде.

Лариса ТУЗМӨХӘМӘТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836