#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яшьлек - эзләнүләр чоры

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә мәдәни чараларны оештыручы, узган елның октябрь аенда Тубыл шәһәренең милли-мәдәни автономияләр, диаспоралар һәм конфессияләрнең яшьләр советы рәисе Зөфәр Кормановка 19 яшь. Ул Төмән дәүләт университетында «Туризм» белгечлеге буенча белем ала. Хезмәт юлын 16 яшендә башлаган Зөфәр Корманов үзе белән таныштырып: «Минем хезмәт юлым файдалы, милләтем өчен кирәкле, истәлекле булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдем. Татар мәдәният үзәгендә әле ике ел гына эшлим. Шул вакыт эчендә татарча сөйләшергә, укырга, язарга, татарча җырларга да өйрәндем», - дип сүзен башлды Зөфәр.

13-35

- Кайсы мәктәпне тәмамладыгыз? Гаиләдә татарча сөйләшәсезме?

- Мин Тубыл шәһәренең 7 нче мәктәбен тәмамладым. Бу мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәннәре укытылмый. Гаиләдә русча сөйләшәбез. Чөнки балалар бакчасында, мәктәптә рус телендә аралашып үстек. Кече вакытымда әбием белән үз телебездә сөйләшеп үскәнгә, татарчаны аңлыйм. Күңелем татар юнәлеше, мохитенә тартканга, себер-татар мәдәният үзәгенә килдем.

- Себер-татар мәдәният үзәгендә төрле юнәлешләр бар. Кайсысы сезгә якынрак?

- Мин гореф-гадәтләребезне чагылдырган милли бәйрәмебез Сабантуй, Нәүрүз, «Могҗиза базары», дини бәйрәмнәргә багышланган чараларны яратам. Аларны алып бару җаваплы, дулкынладыргыч, мөһим. Туйлар, юбилейлар алып барырга теләгем юк. Җырлый да башлаганым – үзем өчен бер ачыш. Бу юнәлеш миңа бик ошамый. Мин «Себер иле»нә, «Борын-борын заманда», укытучылар турында, Я.К.Зәнкиев романы «Иртеш таңнары»нан алынган темаларга багышланган чараларны алып барам. Бүгенге көндә аларны яңалыклар белән баетып һәм үзгәрешләр кертеп эшләргә тырышабыз. «Себер иле» тапшырулары сайтта булса да эшен дәвам итәр, дип ышанам. Безнең сайтта күрсәтер нәрсәләр, яңалыклар күп. Кызганычка, эшчеләребезнең саны гына әлегә зур түгел.

- Киләчәккә планнарыгыз белән таныштырып та китсәгез иде?

- Быел Тубыл пединститутын тәмамлыйм. Көндезге укуда укып, эшне дә алып бару җиңел түгел. Сессияләрне тапшыру вакытлары - авыр чор. Аннары дәүләт муниципаль идарәсе - югары уку йортында белем алырга теләгем бар. Мөмкинлектән файдаланып, укытучыларыма рәхмәтләремне белдерер идем. Тубыл пединституты, урта һөнәри белем бирү факультетында укыган елларда миңа белем биргән, татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уяткан укытучыларым - профессор Гүзәл Фәйзуллинага, филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизовага рәхмәтләремне юллыйм. Аларның дәресләре кызыклы, эчтәлекле иде, - дип сөйләде.

Зөфәр Корманов гел «5»ле билгеләренә укыган студент. Ул үзенең эшендә уңышларга ирешеп, шәһәр мәдәният һәм туризм департаментының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Яшьләр белән уртак тел таба белгән, өлкәннәргә хөрмәт күрсәткән, үзенең эшен алга алып барган яшь белгечебез себер-татар мәдәняит үзәгендә тәҗрибә туплаганнан соң, башка шәһәрләргә китеп калмас дип ышанабыз. Зөфәрнең киләчәге якты, уңышлы булсын, хыяллары тормышка ашсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836