Апрель 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Мин - Альбина Сәйдимова (Хисмәтуллина) Пермь краеның Октябрьский районы, Ишим авылында туып-үстем.
Мәктәп елларын укып бетергәч, медицина буенча укырга кердем, аннары кияүгә чыктым.
Буш вакытымда китаплар укыйм, динне өйрәнәм, кул эшләре эшләргә яратам. Бәләкәй кызларга чәчләренә төрле матур резинкалар, бантиклар ясыйм. Ашамлыклардан букетлар ясап сатам. Конкурсларда катнашам (әле күптән түгел генә «Халык сәнгате» бәйгесендә шигырь сөйләдем). Призлы урыннарым бар.
Әтием-әнием гомер буе мәктәптә эшләделәр. Алар минем хөрмәтле, тыйнак, сабыр кешеләр. Гаиләбездә ике кыз үстек. Мин - олысы. Олы буларак, күп эш миңа эләкте инде. Авылда туып-үскән кешеләр беләдер - анда эш беркайчан да бетми. Әтием - шофёр, кортчы, каравылчы. Әнием - тәрбияче.
Минем гаиләм зур, Аллага шөкер. Иремнең исеме - Руслан. Икәүләп 4 бала үстерәбез. 3 малай һәм соңгысы - җимешебез, кыз бала. Иң олысына - 11 яшь, иң кечесенә 1 яшь тулды.
Кызымны тапкач, чирләп китеп, яңадан яшәргә өйрәнәм. «Аллага шөкер, чиремә рәхмәт!» - дидем Ходайга. Ул бит безгә чирне дә нәрсә өчендер бирә. Үзем дә эзләнә башладым, барчасын анализлыйм. Шулай итеп бер көнне кулыма ручка белән дәфтәр алып утырдым. Әкренләп шигырь юллары язылып китте. Шигырьләремне яратам. Алар мине терелтүче, мине саклаучы, минем даруым.
Алга таба китап чыгару уем бар. Исән-сау булыйк!
Һәркемнең үз теле!
Һәр кешенең туган теле
Үзенеке үзечә.
Көлмәгез сез чит ярларның,
Боларныкы бүтәнчә.
Бер ят сүз әйтеп ташласаң,
Тавышлы итеп көләләр.
Бездә алай дип әйтмиләр,
Дөресе имеш, төзәтәләр.
Үзләренең телләрен дә
Яхшы итеп белмиләр.
Бүтән халыкның сүзләрен
Шулай мыскыл итәләр.
Хөрмәт итик ят телләрне,
Ходай шулай яраткан.
Бармакларыбыз да безнең
Тигез түгел тумыштан.
Тузганак
Карагыз әле тузганак
Ничек матур! Сибелгән!
Бер юкка бит әйтмиләрдер,
«Кояш чәчәге», ишетсәң.
Андый исем кем биргәндер
Шундый якты чәчәккә?
Туза микән берәр җире
Тузганак дип әйткәнгә?
Ямьле җәй җиткән, дусларым,
Ятып ауныйсы килә.
Тавым белән икәүләшеп
Серем сөйлисем килә.
Тагын да бер исеме бар,
Бабай баш, дип йөртәләр.
Анысын да мин аңламыйм,
Нигә алай әйткәннәр?
Үзе сылу, файдалы ул,
Бал кортларга бал бирә.
Тамырдан чәчәккә хәтле
Кыйммәтле бит ул үлән.
Тузганакны бөтен дөнья
Яратып каршы ала.
Сылу кызлар башларына
Такыялар үреп сала.
Альбина СӘЙДИМОВА,
Төмән округы, Каскара поселогы.