Октябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл округы башлыгы Андрей Ходосевич Нешшә авылының фельдшер-акушерлык пункты мөдире Тәнзилә Шәриповага өлкә Думасының Мактау грамотасын тапшырды.
1990 елдан бирле авылда фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче Тәнзилә Абдрахман кызының хезмәт стажы 33 елдан артык. Ул Тубыл округының ерак авылларында яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтә, балалар һәм өлкән буынның сәламәтлеге турында кайгырта.

– Мин Ләңче авылында күп балалы гаиләдә туып-үстем. Әти-әниемнең 15 баласы арасында төрле һөнәр ияләре бар. Безнең әти-әни балаларына үрнәк булдылар. Мәдәният өлкәсендә 40 ел эшләгән бертуган апам бар, абыебыз очучы. Мин өлкән абый-апаларым кебек булырга омтылып үстем. Һәркайсысы ниндидер кирәкле һөнәр ияләре. Кызганыч, өч бертуганым дөнья куйды.
Мин башка абый-апаларым сыман Вәчир урта мәктәбендә укыдым. Аннары үзем яраткан, күңелемә ошаган фельдшер һөнәренә укырга Тубыл шәһәренә киттем. Монда Владимир Солдатов исемендәге медицина колледжында белем алдым. Колледжны тәмамлап, эшкә туган авылым Ләңчегә кайткан идем. Шулай итеп, хезмәт юлымны туган авылымда башладым. Соңыннан Нешшә авылы ФАПына эшкә килдем. Авылда бер-ике ел эшләрмен дә китәрмен дип уйлаган идем. Фельдшер хезмәте җиңел булмаса да, эшемне яратып, инде 30 елдан артык монда эшлим. Безнең ФАП модульле түгел. Агач бина, мич ягып җылытырга кирәк. Уңайлыклар әлегә юк. Безнең авылда да модульле ФАП төзү планга кертелгән. Алла боерса, булыр дип ышанам, – диде ул.
Сайлаган һөнәренә тугрылыгы, җаваплылыгы, ярдәмчеллеге, күпьеллык хезмәте өчен аңа авылдашлары да рәхмәтле. Авыл җирендә ул һәр кешене яхшы белә. Авылдашларына җылы сүз, кирәкле киңәшләрен әйтеп, куелган диагнозы буенча нинди дарулар кирәклеген язып бирә. Авылдашлары сәламәтлекләре белән нинди генә проблема килеп чыкса да, фельдшер-акушерлык пунктына киләләр. Монда аларны үз эшенең остасы, тәҗрибәле фельдшер, бу пунктның мөдире Тәнзилә Абдрахман кызы җылы каршы ала.
Эше турында әңгәмәбезне дәвам итеп: «Минем төп эшем – көндәлек авыруларны кабул итүләр, патронажлар, прививкалар кую, кешенең кан басымын үлчәү, аларның тиешле даруларын эчүләрен контрольдә тоту. Экстренный ярдәм кемгә булса да кирәксә, мин аларга да ашыгып барып җитәм. Безнең авылда халык яхшы күңелле, җаваплы, хезмәт сөючән. Алар барысы да мәрхәмәтле, игътибарлы кешеләр. ФАП каршында даруханә бар. Монда килүчеләр үзләренә кирәкле даруларны алалар», – дип сөйләде.
Тәнзилә Абдрахман кызы интернет аркылы авылдашларына кирәкле даруларга заказ бирә, отчетларны да интернет аркылы эшли.
Ул күп еллар моннан элек булган хәлләрне дә искә алды: «25 ел элек Ләңчедә бала таптырганым әле хәтеремдә. Төнлә авырып киткән әнинең баласы аяклары белән килде. Малай исән-имин дөньяга аваз салды. Икенче көнне Ми-2 вертолетында Тубылга озаттык. Ул егет хәзер инде армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Бу минем хезмәт тәҗрибәмдә онытылмаслык, шатлыклы очракларның берсе булды.
Фельдшерлар биш елга бер аккредитация үтәләр. Узган ел мин аккредитацияне уңышлы уздым. Якташларыма саулык- тазалык телим», – диде.
Бөтен нәрсәне төгәл эшли белгән, тәҗрибәле белгечне, ФАП мөдирен авыл халкы хөрмәт итә. Зур бүләккә лаеклы булган Тәнзилә Абдрахман кызын котлап, уңышлар телиләр.
Римма УМИТБАЕВА.