Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Илебездә искә алырлык каһарманнар бик күп. Алар турында бер ел эчендә генә язып бетерү дә мөмкин түгел. «Яңарыш» битләрендә батырлык күрсәткән якташларыбыз турында башка елларда да гел сөйләп торабыз. Ә менә бу милләттәшебезнең – Әкрам Рәхимовның гаилә тарихы кызыклы. Аның турында редакциябезгә килгән абыйсы Әдгам Әхтәм улы җиткерде безгә.
– Әгзам абыем белән мин Кытайда туганбыз. Мәрхәбә сеңелебез Казахстанда дөньяга аваз салган. 1956 елда Ямбайга килгәнбез. Монда инде Әгләм һәм Әкрам туганнар.
Кытайда, Кыргызстан чигенә якынрак урында бабайларыбыз яшәгән. Әниемнең токымы – Татарстаннан, ә әтием Үзбәкстан якларыннан. Әнием яктан бабайларның фоторәсемнәре дә бар иде. Алар хәлле кешеләр булганнар. Яхшы атларда, тарантасларда гына йөргәннәр. Заманында Кытайга чыгып котылганнар. 1954 елда, ил башлыгы Сталин үлгәч, Россиядән китүчеләргә кайтырга рөхсәт биргәннәр. Туган илгә сагынган әти-әнием кайтырга уйлаганнар. Башта Казахстанның Семипалатинск өлкәсендә урнашканнар. Аннары ике елдан соң, Ямбайга килдек, монда торып калдык. Без 5 бала үстек. Әти-әниләр белән гел хезмәттә үтте балачак. Бергәләшеп өй дә салдык, мал-туарыбыз да бар иде. Әниебез иртән – 50 яшендә генә үлеп китте. Кечкенәбез Әкрамга 5 кенә яшь иде. Без – олыраклар мәктәпне тәмамлап, гаиләле булдык. Үзем гомере буе шофер булып эшләдем, аның 20 елдан артыгы ашыгыч ярдәм машинасында үтте.
Әкрам бала вакыттан хоккей белән мавыга, ишегалды командасында уйный. Ямбай урта мәктәбендә укыганда математиканы ярата, әкиятләр укый. Техника янында әйләнә, тракторда йөрергә дә өйрәнә. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Төмәндә төзелеш техникумында укый. Параллель рәвештә «Нефтетрансмаш» заводында эшли. Группасында бик яраталар үзен. Ул аралашучан, киң күңелле егет була. Группадашларына кунакка бара, аларны да өенә алып килә.
1983 елның 15 мартында армиягә алына, һава-десант гаскәрләренә җибәрелә. Хезмәте Үзбәкстанның Ферганә шәһәрендәге ВДВ укыту бүлегеннән башлана.
1983 елның октябрендә Әфганстан Республикасына 103 нче гвардия һава-десант дивизиясенең 317 нче гвардия парашют-десант полкында (в/ч пп 24742) илнең төп шәһәре Кабулга килеп җитә. Укчы вазифасында рядовой Рәхимов хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.
1983 елның 13 ноябрендә иртә таңнан безнең сакчыларга ут ачалар, атыш башлана. Постта торган Әкрамның уяулыгы аркасында диверсантлар узмый калалар. Атышта Әкрам авыр яралана, ул үзенең постын саклап, хәрби антына тугры кала. Бу батырлыгы өчен Әкрам Рәхимов үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә, Төмән өлкәсенең Хәтер китабына кертелгән.
Ямбайда Әкрам Рәхимов исемендәге урам бар. Каһарманыбыз турында онытмыйлар, ул хәтерләрдә яши.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.