#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Шыкча урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары укытучылары Дамир Бегежанов җитәкчелегендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында, Явызбы авылының Бөек Ватан сугышы ветераны Әхсән Хәсәнов исемендщге урамда 31 чыршы үсентесе утырттылар. Фронтовик урамына агачлар утырту тәкъдиме белән 40 еллык стажы булган укытучы, педагогик хезмәт ветераны Әхсән Хәсәновның кызы Фәһимә апа Хәсәнова мөрәҗәгать иткән.

msg1722932438-14863

Балалар фронтовикның сугышчан юлы белән дә таныштылар:
«Әхсән Муллахәсән улы Татарстанда, Кукмара районының Нурмабаш авылында биш балалы, хезмәт сөючән гаиләдә туган. Көчле хуҗалыкны коллективлаштыру елларында Себергә сөргенгә җибәрәләр. Алар Төмән районының Явызбы авылында урнашалар. Өй алып, колхозда эшлиләр. Гаилә башлыгы Муллахәсән балта остасы булып эшли башлый, колхоз өчен йорт төзи. Өлкән улы Әхсән тракторчы булып эшли, 1938 елда ул Кызыл Армия сафларына, Байкал арты хәрби округының чик буе гаскәрләренә чакырыла. Ул елларда чикләрне даими бозу, террорчылык актлары, чыбыкларны өзү, сакчыларны үтерү кебек эшләр булып тора. Хокук бозучылар җирлекне яхшы белгән, яхшы коралланган булганнар. Әхсән Хәсәнов Бөек Ватан сугышы башланганда тәҗрибәле чик сакчысы буларак танылган була. Ул хезмәт иткән часть Үзәк фронтка җибәрелә. Алар Курск дугасында катнашалар, Двина һәм Днепр, Көнбатыш Буг һәм Висла елгасын кичәләр, Аннополь һәм Сандомир плацдармнарында, Польшада һәм Берлин янында сугышалар, Дрезденны штурмлауда һәм Праганы азат итүдә катнашалар. «Күпме батыр егетләр сугыш кырында калды», - дип күз яшьләре аша искә алып сөйләгән фронтовик. 850 нче укчы артиллерия полкында разведчик булып, Курск дугасында беренче тапкыр яралана. Үз полкын Белоруссия территориясендә генә куып җитә. Сугышлар катлаулы шартларда, урман, сазлыкларда бара. Полесьеда разведчиклар төркеме партизан берләшмәләре белән очраша. 10 чакрым тирәсе сазлык аша үтәргә карар ителә. Дивизия немецларның тылына чыга һәм каты һөҗүм белән аларның берләшмәләрен тар-мар итеп, Бобруйск, Осиновичи, Барановичи шәһәрләрен яулап алалар. Аннары 850нче артполк Украина фронты составына керә, анда Әхсән Хәсәновка Львов юнәлешендә сугышларда катнашырга туры килә. Монда кабат яраланып, госпитальдә дәвалана. Төзәлгәч, яңадан фронтка китә. Дивизия сугышлар белән Карпат артына, Словакиянең Көнчыгыш чикләренә чыга. Һәр сугышның нәтиҗәсе разведчиклар алган мәгълүматларга бәйле. Алар карталар, хатлар, боерыклар табып, үз гомерләрен кызганмыйча, әсирләрне үз аркаларында сөйрәп, ут астында аларны үз тәннәре белән каплыйлар, юлда яраланган яки үтерелгән иптәшләрен дә калдырмыйлар. Хәсәнов искә төшереп: «Бервакыт разведкага 45 кеше киттек. Алтысы кулга алу төркемендә (группа захвата) калганнары ярдәм төркемендә иде. Көтмәгәндә бер разведчикның «лимонка»сы шартлый. Немецлар ут ачтылар. Блиндажны штурмлап алырга туры килде. Офицер һәм солдатны кулга алдык. Көтмәгәндә каяндыр өченче немец килеп чыкты һәм миңа ташланды. Ләкин мин аны тотып өлгердем, кулларын бәйләп, авызын томалап штабка китердем», - дип сөйләгән. Бу сугышта Әхсән Хәсәнов каты яралана. Штабка кайтыр юлда разведчиклар ике аягы да булмаган, канга баткан сугышчыны табалар. Хәсәнов аны җилкәсенә йөкләп, иптәшләре артыннан бара, ләкин пулеметтан аткан тавыш ишетелә, Әхсән аягы яраланганын сизә. Ярдәмгә аңа офицерлар килә. Бу юлы Хәсәнов 9 яра ала. 45 кешенең дүртесе генә исән кала. «Барлык сугыштагы хәлиткеч вакыйгаларны әле кичә генә булгандай хәтерлим», - дип сөйләгән Әхсән Хәсәнов, сугышны искә төшереп.

msg1722932438-148641944 елда Луцка шәһәре янында 6 разведчик 9 немецны кулга ала. Әхсән кабат корсагына кыйпылчык белән авыр яралана. Аңа унҗиде яшьлек көрәшче Кокорин, өстендәге күлмәген салып, иптәшен бәйләп, санчастька алып барып, бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә. «Киев шәһәре госпиталенә шул ук көннәрдә бандеровчылар тарафыннан утка тотылган генерал Ватутин китерелде. Ләкин табиблар аны коткарып кала алмадылар. Аякларында басып торган барлык яралылар тәрәзә янында җыелып, елап батыр генералны соңгы юлга озаттылар», - дип сөйләгән Хәсәнов.
29 майда Әхсән Хәсәнов госпитальдән чыга, үз частена кайта, ә 4 июньдә кабат яралана. 1945 елның ноябрь ахырында демобилизацияләнә. Ә өйдә аны инде күптән тирән кайгыга батып, ике тапкыр күмү урыны һәм һәлак булу вакыты күрсәтелгән «похоронка» алган булалар. Өлкән разведчик Хәсәнов хәрби хезмәтләре өчен 3 дәрәҗәдәге Дан ордены, «Батырлык өчен» , ике «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Германияне җиңгән өчен» , «Праганы алган өчен» медальләре, «Бик яхшы разведчик» билгесе, армиянең Хәрби Советы грамотасы белән бүләкләнә, Польшаның Бельск, Моравская Острава, Чехия-Троппау шәһәрләрен азат иткән өчен Рәхмәт хатлары, биш юбилей медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң туган колхозында тракторчы, аннары трактор бригадасы бригадиры булып эшли. Ул «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен», «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Хатыны Мәсрүрә апа белән бергә бер егет һәм кыз үстерәләр, аларга яхшы тәрбия бирәләр. “Әхсән Муллахәсән улы 1988 елның августында вафат була. Явызбы авылында җирләнде», - диеп сөйләде укучыларга фронтовикның кызы Фәһимә апа Хәсәнова. Ул акциядә катнашкан барлык балаларны тырышлыклары өчен мактады, чарада ярдәм иткәннәргә рәхмәтен белдерде.

msg1722932438-14866

Бу чарада катнашу горурлык хисләре уята. Ветераннарны шулай искә алу алар рухына изге дога булып ирешсен. Акция әйләнә-тирәбезне яшелләндерүдә дә зур роль уйный.

Ләйлә МАДЬЯРОВА


Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836