#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Тукайның иҗат кичәсе»

последние и лучшие новости искусства в мире

26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап Төмәннең Кырынкүл урта мәктәбендә төрле чаралар үткәрелде. Дәресләр кысасында татар һәм рус телләре, әдәбияты укытучылары викториналар уздырдылар, мультфильмнар күрсәттеләр. Шагыйрьнең әкиятләре буенча дәрес-сәяхәт, рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.

Без татар теле укытучысы Халидә Кирамова оештыруында «Тукайның иҗат кичәсе»н карадык. Анда 7, 9, 10 «а» сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наисә Гайнельянова әзерләгән башлангыч мәктәп сабыйлары чыгыш ясадылар.

Сәхнәгә 10 «а» сыйныф укучылары: Настя Селезнева, Лиза Иванова, Жадра Найманова, Оксана Хәсәнова (9 сыйныф) чыгып сәнгатьле итеп Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Шул ук вакытта экранда шагыйрьнең фоторәсемнәре күрсәтелеп барды. Балалар Тукайның балачагы, үсмер еллары, иҗаты белән таныштылар.7 сыйныф укучысы Кирилл Чернега «Пара лошадей» шигырен сөйләде. Аннары экранда «Кәҗә белән сарык» әкияте күрсәтелде.

IMG-bd342da41034cbfda39b0ffdb1743843-V 2 сыйныф укучылары: Эрик Бикмаев «Кызыклы шәкерт», Шакирә Шәрәфетдинова «Фатыйма белән сандугач», Ясминә һәм Ләйлә Вәлеевалар «Бала белән күбәләк», 5 сыйныф укучылары: Рияна Динмөхәммәтова «Ана догасы», Мәдинә Гафарова «Яз килә», Руфинә Исхакова «Яхшы бел», Диана Хөснетдинова Шәүкәт Галиевнең «Тылсымлы карандашлар», Оксана Хәсәнова Роберт Әхмәтҗановның «Солдатлар», 9 сыйныф укучысы Валерия Мишкова Булат Сөләймановның «Син кояшым минем» шигырен сөйләделәр.

Чара укучыларның Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын башкарулары белән тәмамланды.
Безнең балалар бигрәк талантлы, көчле тавышлары белән тырышып сәхнәдән матур итеп шигырь сөйләүләре күркәм, истә калырлык күренеш иде.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836