Январь 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 29 | 30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 |
| 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 |
| 12 | 13 | 14 | 15 | 16
|
17 | 18 |
| 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 |
| 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Икенче бик истә калган Яңа ел, Лаемтамак сигезьеллык мәктәпне һәм Тубыл мәктәбен тәмамлагач, Төмән шәһәренә бухгалтерлар курсына укырга килгәч булды. Бу инде яшьлек елларында беренче мәртәбә каршылаган Яңа ел.
Фатирдаш кызым авылгамы, Тубылгамы кайтып китте. Мин туган-танышлар булмаган шәһәрдә япа-ялгыз калдым. АТЭ заводында эшләүче икедән туган апам: «Берүзең анда нишләп утырасың, әйдә Яңа ел каршыларга безгә кил», - дигәч, риза булдым. Бәйрәм табынын әзерләү өчен акча да биреп куйдым.
Шул заманада автобуслар бик сирәк йөриләр, тукталышларда сәгатьләр буе автобус көтеп торганчы, җәяү барып җитүне кулайрак күрә идек.
1973 елның декабрь аеның соңгы көне, үзәкләргә үтеп керерлек салкын, ә урамда бер бөртек тә кар юк. Мин Яңа ел каршыларга китеп барам. Капрон оекбашлар кигән (модасы шундый иде). 5-6 тукталышны җәяү бара торгач, тезләрем кызарып катты.
Шул яшьлек модалары чыгып ята инде. Мин генә түгел, безнең замана кешеләрендә барсында да аяк-тез, буыннар сызлау проблемалары. Тулай торакка килеп җиткәч, туңып-каткан аякларны җылыта алмыйча хәл бетте. Табыннар әзер, бер бүлмәдә 12 кыз яшиләр. Яңа ел кичәсенә берничә татар егетне дә чакырганнар. Ашадылар, эчтеләр, җырлашып-биеделәр, шуның белән 1973 елны озатып, сәгать 12дән соң 1974 елны каршы алдылар. Мин араларында иң яшьләре буларак, сүз дәшәргә дә кыймыйча, оялып кына утырдым. Без, авылдан килгән кызлар, авыз ачып сүз әйтергә дә куркып тора идек. Бу минем шәһәрдә уздырган беренче Яңа ел бәйрәме булды.
Тормыш иптәшем белән кавышкач, 1977 елда туебыз нәкъ Яңа елга туры килде. Хәтеремдә, туй көнне салмак кына каз мамыгыдай эре-эре кар ява, бөтен җир ап-ак. Туйга килүче кунаклар: «Вәт, яшьләргә дәүләт, байлык ява», - дип юрап, такмаклый-такмаклый керәләр. Өч атны бергә җигеп, кыңгыраулар тагып, шарлар, тасмалар белән бизәп, безне чанага утыртып, авылны әллә ничә тапкыр әйләндек, туй да күңелле булды, әле дә авылда искә алып сөйләүчеләр бар.
Гаилә корып, үз йортыбызны салып, балалар үстереп, шәһәрдә яшәгәндә, 50гә якын Яңа елны каршылаганбыз. Аның 30ы - яшьрәк вакытларга туры килеп, заманына карата узган. Әмма, ләкин шул елларда бик күп туйлар, юбилейлар, туган көннәрне Яңа елда уздыралар иде. Һәрвакыт без каядыр чакырулы. Я булмаса авылга кунакка китәбез, я Тубылга кайтабыз. Шул вакытларда халык бер-берсе белән аралашып, кунакка йөрешеп яшиләр иде. Бар да бар, дөньялар тыныч, эшләгән кешегә эш бар. Кибет киштәләре хәзерге кебек тулып тормаса да, беркем дә ач утырмады. Исегездәме, 70-80 нче елларда Яңа елга 1 кг колбаса, 1 кг әфлисун сатып алсаң, аннан да зур шатлык юк иде.
Яңа гасыр килүгә дөньялар бөтенләйгә үзгәрде. Кеше-кеше белән аралашмас, туган-туганнны белмәс булды. Авылларга барсаң, урамда адәм заты күренми. Ишек-капкалар бикле. Ичмасам урам тутырып уйнаган, чана-чаңгы шуган балалар да каядыр китеп беткәннәр. Кәрәзле телефоннар чыккач, күрешү-очрашулар бетте. Ә инде коронавирустан куркып, бөтенләйгә һәркем йортларында бикләнеп яши башладылар. Кешенең хәзер бер-берсе белән исәнләшергә дә вакытлары юк. Һәркем телефоннан сөйләшәләр.
Менә тагын Яңа ел җитте. Иске елны озатабыз, дип, урамга чыгып фейерверклар аттырулары эчне пошыра. Урамда чын-чынлап мәшхәр куба, этләр куркышып кая чабарга белмиләр. Үз гомеремдә берне дә алып аттырып караганым булмады. Акчаны исраф итү дип карыйм. Шул акчаны фәкыйрь-мохтаҗларга бирсәң, хәерлерәк булыр иде. Ә бит миллион-миллиардлар бер мизгелдә күккә очып юкка чыга. Коръәндә язылган: «Күршең ач булганда, син бүксәңне тутырып йокларга ятарга хакың юк», - дип. Сугыш бара, яшь балаларыбыз һәлак була, шушы минутларда кемдер үлем белән тартыша, кемдер кан эчендә ята, аналар елый, балалар ятим кала. Илдә шундый хәлләр була торып, бәйрәм тантанасы ясап ятучыларны аңламыйм.
Сез бит күкләргә ут ачып, Аллаһы Тәгаләгә каршы чыгасыз. Курыкмыйсызмы аның нәфрәтеннән? Сез һаваны утка тотканда, җир-ана йокысыннан уяна, җәнлек-хайваннар кыямәт көне килгәндәй куркышалар.
Быелгы Яңа елларда минем бар теләгем шул. Әйдәгез, бу дөньяга кеше булып килгәнбез икән, кеше булып калыйк. Гаиләләребез белән Яңа елда бала-чагаларыбызны җыеп, бергә чәйләр эчик, туганнарыбызның хәлен сорашыйк. Сугышларның бетүе, балаларыбызның исән-сау кайтуларын сорап намазлар укыйк, ятим-мохтаҗларга ярдәм итик.
Найлә САФИУЛЛИНА, Төмән шәһәре.