#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Авылым тормышы

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл районының Арткавыл (Ирек) авылы халкы гореф-гадәтләребезне саклап, өлкәннәре яшьләргә үрнәк булып яшиләр. Өмәгә чыгумы, мәдәни, дини бәйрәмнәрне үткәрүме – барын да күмәк эшлиләр.

msg1722932438-15183

Туган якларын, авыл халкын, гореф-гадәтләрен, күңелләренә ошаган эшләрен яратып, хезмәтләреннән тәм табып яшәүче якташларының көндәлек тормышы турында авыл клубы җитәкчесе Асия Сияутдинова: «Авылыбыз халкы мәдәни, дини чараларда актив катнашалар. Арткавылда мәчет төзелеп тора, дини бәйрәмнәрне, быел Рамазан аен, Ураза гаете бәйрәмен бердәмләшеп үткәрдек. Мәчетебездә дин кардәшләребез гает намазына җыелышып җәмәгать белән намаз укыдылар. Авылыбыз әбиләре ураза тоттылар, намаз укыдылар. Арткавылда үзебезнең муллаларыбыз Руслан Мөхәммәтшин, Шамил Абдуллин һәр йортка кереп Коръән аятьләре укыдылар, йорт хуҗаларына сәламәтлек, илебез халкына тыныч, имин тормышлар теләделәр. Беренче булып гает бәйрәменә Юмашевлар, Хөсәеновлар, Назыйровлар гаиләләре авылдашларын чакырып Коръән ашы үткәрделәр. Иректә нинди генә бәйрәм үтмәсен, һәр йорт хуҗасы әзерләнә. Милли ризыклар белән тулы табын әзерләп кунаклар чакыру матур йолага әверелде. Һәр кергән кунакны хуҗалар якты йөз, җылы сүз белән каршылыйлар. Балалар, яшүсмерләр дә традицияләрне күреп, белеп үссеннәр, дип тырышабыз. Авылда күпчелек якташларыбыз лаеклы ялда булсалар да, актив тормыш алып баралар. 88 яшендәге Рауза апа Назырова (рәсемдә) өмәдә алдынгылар рәтендә эшләде. Мәчет каршын Марсель Рәхимзянов авылдашлары белән чистартты. Авыл апалары клуб каршында оештырылган «Туган тел» ансамблендә дә җырлыйлар, төрле бәйгеләрдә катнашып, беренче урыннар алабыз. Бөек Җиңү бәйрәменә концерт, «Җиңү тәрәзәләре», «Георгий тасмасы» акцияләрен авыл клубы оештырды. «Георгий тасмасы» Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлегенә дан, сугыш ветераннарына карата хөрмәт билгесе көнен тантаналы рәвештә үткәрдек. Айдар Абдубаков, Валерия Писаренко, Ринат Рәхимзянов (рәсемдә) Бөек Ватан сугышы, Җиңү бәйрәме турында яхшы беләләр. Безнең Арткавылда, кызганычка, кибет юк. Кибеткә, ФАПка ике чакрым ераклыкта урнашкан Байкалово авылына йөрибез. Авылыбызның мәктәп укучыларын Байкалово мәктәбенә махсус автобус йөртә. Булашово авылыннан икмәкне ике көнгә бер китереп торалар», - дип сөйләде.

photo1685632747Авылларның төп байлыгы - аның тырыш, хезмәт сөйгән, милләт җанлы кешелере дип әйтәбез. Арткавылда нәкъ шундый милләттәшләребез яши. Без аларга халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап, үстереп, көн-күреш шартларын тагын да яхшыртып, яңадан яңа уңышларга ирешеп, киләчәктә дә дус, тату яшәүләрен телибез.


Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемнәрдә: Арткавылда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836