#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Милләт сакчысы

последние и лучшие новости искусства в мире

Миңа 2014–2017 елларда Акъяр авылы мәдәният йортында эшләргә туры килде. 2015 елны дәүләт «Әдәбият елы» итеп игълан иткәч, китапханәче Розалия Кәримова белән киңәшләшеп, аны зурдан үткәрергә булдык. План төзедек, Акъяр урта мәктәбенең укытучыларын һәм укучыларын бергә катнаштырып, бәйрәмгә бик күп кеше чакырдык. Шунда мин беренче кабат Хәнисә апа Алишина белән таныштым.

Кичәбезнең үзәгендә Хәнисә апа йолдыз кебек балкыды. Күренекле татар һәм җирле шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләүче укытучылар һәм укучылар үзләрен имтихан биргәндәй хис иттеләр. Чөнки аларны остазлары Хәнисә апа яңадан тыңлый иде. Шулар арасында Клара Сәйфуллина (Баязитова) һәм Лилия Яхина (Мадьярова) бар иделәр.

Хәнисә апаның рус, әдәби татар һәм себер татар телләрендә дә оста сөйләшүе телнең бөтен нечкәлекләрен белеп эшләүче остаз икәнен күрсәтеп торды. Шушы матур кичәдән соң Хәнисә Чәүдәт кызы Розалия Кәримова, Роза Казакеева һәм мине бик еш кына татарча диктант язу акциясенә, конференцияләргә чакырып тора. Ул оештырган бәйрәмнәр, фәнни конференцияләр зур ихтирамга ия. Хәнисә апаны белмәүче укытучы өлкәдә генә түгел, Татарстанда да аз булыр. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина 324 басма, шул исәптән берничә монография авторы, алар арасында ике томлы «Себер татарларының ономастикасы» хезмәте аерым урын алып тора, аның редакциясендә чыгарылган китапларның гомуми исеме «Күренекле шәхесләр» дип атала. Моннан тыш ару-талуны белмәүче тел белгече җирле язучыларның китапларын рус теленә тәрҗемә итә. Шулар арасында Якуб Зәнкиевнең «Ялкында өтелгән мәхәббәт» («Любовь, объятая пламенем») романы, Булат Сөләймановның «Әни» («Мама») хикәясе һ. б.

Хәнисә Чәүдәт кызы өлкәбезнең күренекле тел белгече, татар халкының яклаучысы һәм саклаучысы. Хәнисә апага саулык–сәламәтлек, зур уңышлар, ак бәхетләр телибез.

Фирдәния ИХСАНОВА, Төмән районы, Акъяр авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836