#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Сәнгатьле сүз остасы

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районының Талымхан мәктәбе укучысы Рамил Шархимуллин быел 3 нче сыйныфны тәмамлый. Күп балалы тату гаиләдә ул эшчән, ярдәмчел, туганнары турында кайгыртучан булып тәрбияләнә.

Ул: «Мин авылымны, мәктәбемне, укытучымны яратам, - ди. – Мәктәптәге яраткан фәнем – татар теле. Укытучы Гөлфирә апа Сагутдинова миңа эчтәлекле, матур яңгырашлы шигырьләр эзләп бирә. Яраткан шигырем әниләр турында: «Елатмагыз әниләрне» (С.Гәрәевә). Шулай ук Г.Тукай шигырьләрен сөйләргә яратам мин», - дип әйтә ул.

msg1722932438-15190Яңа гына Р.Гамзатов юбилеена багышланган региональ конкурсында әниләр турында сүз әсәрен сөйләп, өченче урын алды.

15 февраль көнне Талымхан мәктәбендә татар теленнән узган семинарда музейда «Сугышчан туганлык» шигыре белән ул бөтен укытучыларны куандырды.

Берзаман малай әтисе белән авылга кайткан вакытта: «Шул тимер юл мине Казан шәһәренә алып барсын иде», - дип хыялланган иде. Шулай булып та чыкты. Сүз остасы буларак, ул Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча Казанда булды. Декабрь аенда ул әтисе белән бергә беренче мәртәбә Казанга барып кайтты. Аңа «Мактау хаты» тапшырылды. Укытучысына «Татар халык ашлары» китабын бүләккә алып кайтты.

Беркөнне ул Гөлфирә апасына күлдә үзе тоткан балыгын авыз иттерде. Рамил умартачылык белән кызыксына. Бөек Ватан сугышында катнашкан икенче буын бабае - Тимергали Шархимуллин бал кортлары тоткан.

9 яшьлек Рамилгә укуында зур уңышлар, исәнлек-саулык, бәхетле балачак теләп калабыз.

Гөлфирә САГУТДИНОВА, Рәйсә РӘХИМОВА.
Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836