#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тырыш парлы гомер

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү районы, Карбан авылында күп балалы гаиләдә туып-үскәннәр әтиебез – Африкан Әхмәтфәрит улы һәм әниебез - Фәүзия Хәсән кызы Мәннәповлар 55 ел элек гаиләбезгә тормыш бирү өчен кавышкансыз, иң матур пар булгансыз.

Сез һичнәрсәдән курыкмагансыз, чөнки бер-берегезне нык яраткансыз, бергә бар нәрсәне җиңеп чыгуыгызга ышангансыз. Үз көчегез белән зур йорт салгансыз. Безнең өй авылда иң олы йорт иде. Карбанда иң беренчеләрдән телевизор алдыгыз, зур хуҗалык тоттыгыз. Бер ялсыз һәркөн эшләдегез. Һәм бер көнне сез барчасын калдырырга булдыгыз: зур йортыгызны, хуҗалыкны, яраткан эшегезне, әти-әниегезне, дусларыгызны. Тормышыгыз икегә бүленә: авылгача һәм авылдан соң. Сезне һәрчак авылга тартачак, әмма барчасын безнең өчен эшләдегез: укысыннар, тулай торакларда суклыгып йөрмәсеннәр дип. Без моны беркайчан онытмаячакбыз.

msg1722932438-15182

Икенче тапкыр сез барчасын яңадан башлаячаксыз. Төмәндә буш җирдә йорт төзисез. Йортта һәрчак җитешлек булсын дип сез өйрәнгән, яңадан хуҗалык тотасыз, һәр сыерның исемен хәтерлисез.
Тормыш шәһәрдә авылдагы кебек кызыклы булмый. Яныгызда әти-әниләрегез, элекке дусларыгыз юк. Авылдагы шикелле концерт чыгышларын карап булмый.

Еллар бик тиз бер-берләрен алыштыра. Безнең өйдә җылы, уңайлы иде, әтине гел командировкалардан көттек. Аның өйдә булуын яраттык, ул геологиядә машина йөртте.

Безне кияүгә биргәч, моңланып, сагышланып алганнан соң, яңадан йорт төзергә булдыгыз. Тырышлыгыгыз, үҗәтлелегез аркасында хәзер бу өйдә бөтен уңайлыклар бар. Яңа җирдә күп дусларыгыз булды, алар сезне хөрмәт итә, сез кунакчыл, кешене тыңлый беләсез.

Мин бик тату гаиләдә үстем, безне нык яраттыгыз, кайгырттыгыз. Безне артык миһербанлы, гадел булырга өйрәттегез, ә хәзер бит замана кырыс, каты булырга кирәк, ә без орышына да белмибез.

Әти, синең кебек әтиләр юктыр. Иртәдән көнең җыр белән башланды, биедең, кулыңа тотып безне тибрәттең, авыр чакларда юаттың. Әни, мин үземдә синең холкыңны эзләдем. Син шуның кадәр эшчән: көнозын бер машина әрҗә комны түгеп өлгердең, салкын өйдә кулларыңны өшетеп тишекләрне сылап томалый идең. Сез гел бергә булганга шатланам.

Минем апам Әлмирә да кешелекле, нечкә күңелле, юмарт. Мин аны нык яратам. Рәхмәт, әни, синең тәмле бәлешләреңә, күмәчләреңә, бәйләгән оекларыңа. Син гел пөхтә, матур киенәсең. Без, оныкларың, синнән үрнәк алабыз. Оныкларыңны да тәртипкә, хуҗалыкка өйрәтәсең.

Әти-әни! Сәламәт, бәхетле яшәгез. Сезнең мәхәббәтегез безне җылытсын.

Кызыгыз – Диана АРИМГУЛОВА.

(Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемәсе).
Рәсемдә: Африкан Мәннәпов оныклары белән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836