Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

3 орден, 5 медале бар

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Жиңү көненең 80 еллык юбилее уңаеннан, үзебезнең якташларыбыз - абыйларыбыз, бабайларыбыз - себер батырлары турында мәгълүматлар туплауны дәвам итәбез. Киләчәктә ошбу хезмәт берничә том китаптан торачак дип күз алларыма китерәм. Бездән соң да әле яшь буыннар, тарих битләрен сөюче милләттәшләребез горурлык хисләрен уятып әһәмиятле, патриотик традицияләрне дәвам итәрләр дип өметләнәм.

25-2-25

Башкалабыз Мәскәүдән ерак түгел Подольск шәһәрендә урнашкан оборона министрлыгының Үзәк архивында безләр өчен бик кызыклы мәгълүмат сакланып калган. Монда инде безнең якташыбыз - Яркәү районы, Кәеш авылында туып-үскән сугыш батыры Хәсим абый Аитов турында сүз бара. Ошбу истәлекле вакыйга 1944 елның 19 апреле көнне булып үткән.

Фашист гаскәрләре артка чигенә, шуңа карамастан безнекеләргә алга баруны ничек булса да туктатырга тырышалар. Юлбасарлар артка таба атлап, безнең  алга баручы 110 нчы Карачаев дивизиясен каршыларга, көтмәгәндә һөжүм итү өчен утлы нокталар яшереп калдырганнар. Монда күзгә күренмәгән артиллерия, пулеметлар урнаштырылган. Аларны табып, һәммәсен тар-мар итмичә, безнең гәскәргә алга бару мөмкин булмаган. Мондый вакыт оста - батыр разведчиклардан эш тора. Ничек булса да күренмичә посып кына утырган утлы нокталарның урыннарын табарга - белергә кирәк була. Приказ югарыдан килә. Разведчиклар арасыннан 22 яшьлек Хәсим Аитов билгеләнә. Әкренләп, йөзенеп кенә алдагы сызыкка килеп җитеп, Хәсим дошманга тере мишень кебек килеп баса һәм шул вакытта төрле яктан аңа таба фашистлар уклар яудыра башлыйлар. Безнең егет тиз арада посып, ятып исән кала. Разведчиклар дошман гаскәренең утлы нокталарын күреп өлгерәләр. Моннан соң безнең яктан уклар сибелеп, каршыбыздагы киртәләр юк ителә. Ышанып булмаслык батырлык күрсәткән өчен разведчик Хәсим Аитов «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә.

1941 ел. Хәсим 18 яшендә Армия сафларына алына, сугыш башлануга туры килә. Яшь егет 116 нчы аерым Владивосток шәһәрендәге диңгез бригадасына эләгә, аннары тиз арада көнбатышка жибәрелә, сугышның учагында кала. Аның сугыш сукмаклары - Брянск, Белоруссия, Көнбатыш фронтларында, Балтыйк буенда үтә. 1943 елның февраль аенда каты яраланудан соң, Хәсим сугышчыны 110 нчы Карачаев дивизиясенә теркиләр, ошбу составта ул сугыш юлларын 1945 елга хәтле үтеп чыга.

Батыр сугышчының күкрәгендә 3 орден, 5 медаль була, аларның дүртесе - «Батырлык өчен».

Хәсим Али улы 25 ел элек мәңгелек дөньяга күчте. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын.

Хәсим абыйның улы - Ишмөхәммәд хәзрәт Аитов 35 еллар чамасы дини хезмәттә, Яркәү районы Кәеш, Сала авылларында имам-хатыйб вазифасын уңышлы алып бара.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836