Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Балалар ярминкәсе үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

Корбан бәйрәме кысаларында Төмән шәһәренең Мельникайте урамындагы мәчеттә балалар көне буе ял итеп, түләүсез, батутларда сикерделәр, квадроциклларда йөрделәр. Күпләр ярминкәдә кул эшләрен, үзләре пешергән ризыкларны саттылар. Кайберәүләр дини темага багышланган викториналарда катнашып, бүләкләр оттылар. Балчыктан ясалган әйберләрне буяу буенча мастер-класс оештырылды. Аны Ямбай авылыннан килгән Гүзәл Фәхретдинова алып барды. Мәчет бинасын, мәчет ишек алдында гөрләгән чараны рәсемгә төшерүчеләр дә булды. Ата-аналар да үзләренә төрле шөгыль таптылар. Шул арада без әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе – Әлфия ханым Зиганшина белән сөйләшеп алдык. Ул газета укучыларыбызны Корбан бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерде һәм:

- Балалар өчен өченче ел рәттән бу бәйрәмне уздырабыз. Якшәмбе мәктәбе укучылары белән ярминкә оештырдык. Биредә кызларыбыз үзләренең иҗади кул эшләрен, аш-суларын саталар. Аннары кунакларны тәмле Корбан ашы белән сыйлаячакбыз. Шулай ук балалар намаз укыганнан соң, ял итү, күңел ачуны дәвам итәчәкләр.

25-77-25

Билгеле булганча, мәчет каршында якшәмбе мәктәбе эшли. Егетләрне Мөхәммәтриф хәзрәт белән Ирек хәзрәт, ә кызларны мин укытам. Без Уфа шәһәренең Россия Ислам университетында белем алдык. Мин үзем 6 ел элек тәмамладым. Мәктәп инде күптән эшләп килә, элек шәкертләр аз иде, шул сәбәпле, кызлар белән егетләр бергә укыдылар. Соңгы елларда Ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр саны күбәя бара. Бүгенге көндә, мәсәлән, 140 бала укый. Шәкертләр яшьләре буенча 3 төркемгә бүленгән. Беренче төркем 10.00-12.00 сәгатьләрдә, икенче төркем намаздан соң һәм өченче төркем кич укыйлар. Балаларны ашатабыз, пешекчебез Луиза ханым Ахунҗанова бик тәмле һәм төрле итеп ашларны әзерли. Балалар укып, ашап, аралашып, зур канәгатьлек белән өйләренә кайталар, - дип сөйләде.

25-76-25

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836