Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Яшь буын» өлкә татар яшьләре оешмасы Җиңүнең 80 еллыгы һәм Геройлар елы уңаеннан татар халкының бөек шагыйрьләре Г.Тукайның 139 яше һәм М.Җәлилнең 119 еллыгына багышланган «Ике шагыйрь, ике йолдыз» өлкә әдәби-иҗади онлайн бәйгесен игълан итте. Бүләкләү чарасы, Балаларны яклау көненә туры китереп, Төмән шәһәренең Щербаков урамында яңа ачылган «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә узды. Тантананы «Яшь буын» оешмасы яшьләре Дания Мөхәммәдиева белән Артем Сәйфуллин ике телдә алып бардылар. Килгән кунакларны дәртләндереп «Вак бәлеш» (җитәкчесе Ислам Сафин) фольклор төркеме чыгыш ясады. Аннары тамашачылар оста гармунчы Әмин Бабшановның, җырчы Аделина Ибәтуллинаның, нәни кызчык Диана Ярашованың матур биюен җылы алкышлар белән озаттылар.
Һәркемне дулкынландырган мизгел җиткәч, чараны алып баручылар кунакларны таныштырып:
- Балаларда шигърияткә кызыксыну, туган телебезгә олы мәхәббәт, соклану хисе тәрбияләү, балаларның сәләтләрен үстерү максаты белән тугызынчы мәртәбә уздырылучы бәйгедә өлкәнең иң сәләтле, татар әдәбиятына чын гашыйк кешеләр катнашты. Бәйге өч категория буенча – 5-10 яшьлек, 11-17 яшьлек, 18 һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында узды. Төмән, Тубыл шәһәрләре һәм районнары, Вагай, Түбән Тәүде, Яркәү, Ялутор районнарыннан бары 21 кеше катнашты. Аларның эшләрен Вагай районы, Казанлы урта мәктәбендә озак еллар туган тел дәресләрен укыткан, ТРның атказанган укытучысы Асия Зимагулова, Яркәү районы, Карбан мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Атия Хәлилова һәм «Яшь буын» оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов бәяләделәр. Аларга зур рәхмәт белдерәбез, - дип, җиңүчеләрне игълан иттеләр.
5-10 яшьлекләр арасында 1 урынны Г.Тукайның «Туган тел» шигыре белән Тубыл районы, Лаемтамак авылыннан 4 яшьлек Раяна Мәмәтгалиева (җитәкчесе Вилдан Мәмәтгалиев) һәм Тубыл районы, Санниково авылыннан 9 яшьлек Алмаз Колмәмәтов (җитәкчесе Гүзәл Колмәмәтова) бүлештеләр. 2 урынга – 9 яшьлек Камилла Саликова (Вагай районы, Казанлы мәктәбе, Розалия Хәбибуллина), 3 урынга 8 яшьлек Илнат Нургатин (Түбән Тәүде районы, Тарман мәктәбе, Венера Масямова) чыктылар. 11-17 яшьлекләр арасында 1 урынга Эвелина Уразова (Казанлы мәктәбе, Фәнүсә Нигъмәтуллина) лаек булды. 2 урынны Аделина Ибәтуллина (Төмән татар мәдәният үзәге, Рафаэль Гадиев) яулады. 3 урынны Залина Таирова (Тарман мәктәбе, Венера Масямова) алды. 18 һәм өлкән яшьтәгеләр арасында 1 урынга Раиф Мөхәмәдзянов (Төмән районы, Талымхан мәктәбе, Эльмира Садыйкова) ия булды. 2 урын Фәүзия Мәмәтовага (Тубыл районы, Пушнаш авылы) бирелде. 3 урынга Төмән шәһәреннән Сафура Төхвәтуллина чыкты. Бәйгедә җиңүчеләргә, катнашучыларга һәм аларның җитәкчеләренә дипломнар, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Фәрид Зәки улы катнашучыларга, кунакларны җылы каршылаган «Этнос» үзәге директоры Гөлнара Сәгыйтовага рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук ул бәйрәмдә катнашучыларга сюрприз ясап, Түре елгасы буйлап теплоходта йөрү оештырды.
Рәүфә КАНГАЗИНА.