Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Менә 2024-2025 нче уку елы да ахырына җитте. Тугыз урта мәктәбендә балалар өчен «Шатлык» ял лагере эшли. Ә сәләтле укучылар җәйге ялларын Татарстан җирендә оештырылган ял сменаларында үткәрә. Менә инде ничә ел дәвамында безнең укучылар «Бүләк», «Гөлстан», «Нурлы алан» һ. б. ял лагерьларында мавыктыргыч, кызык ял итәләр.
Быел квота буенча безнең мәктәпкә бер генә урын бирелде. Ул урынны без алдынгы укучыбыз Риана Бабшановага, бер бәхәссез, тапшырдык. Риана мәктәп үзидарә «Яңарыш» балалар оешмасы президенты вазифасын башкара. Бик яхшы билгеләренә генә бу уку елын да тәмамлады. Мәктәп оештырган барлык чаралар да Риана катнашында үтә. Ел дәвамында үткән линейкаларны алып баруны Рианабыз үз җилкәсенә йөкләде. Ул - безнең йолдызыбыз, аның белән без, чын мәгънәсендә, горурланабыз. Ул халыкара олимпиадада туган татар телен белүен күрсәтеп кайтты.
Май ахырларында, шатлыкка каршы, Мамадыш районында урнашкан ял лагере «Нурлы алан»да буш урыннар килеп чыкты. Тиз генә 8 нче сыйныфтан өч кызыбызны шунда җыеп өлгердек. Лаеклы кызлар: туган телдә булган барлык чараларның иң тырыш катнашучылары алар, чын туган тел белгечләре. Элиза Арипова менә инде 5 нче сыйныфтан бирле ТОГИРРО оештырган 3-8 сыйныф укучылары өчен регионара «Юниор» олимпиадасында ел саен диярлек җиңеп килә. Ул гына түгел, Элиза бик матур итеп җырлый, төрле җыр бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулап тора. Бик тырышып укый. Фәйрүзә Хәбибуллина да шундыйлардан: укуда да, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Китапханәче әнисенең иң тырыш ярдәмчесе ул. Мәктәптә генә түгел, авыл күләмендә үткәрелгән төрле акцияләрдә катнаша Фәйрүзәбез. Аның янәшәсендә тагын бер укучыбыз - Диләрә Насыйбуллина да бар. Бу кызның да аерым казанышлары җитәрлек. Ул нәфис сүз сәнгате белән мавыга. Матур итеп шигырьләр сөйли, катнашкан барлык конкурсларда Диләрә гел югары урыннар яулый. Кызларның тырышлыгы быел «Нурлы алан»да ял белән бүләкләнде.
Мин кызларыма алгы көннәрдә дә уңышлар телим. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән бит татар халкы.
Венера ИБУКОВА, Вагай районы, Тугыз авылы.
Рәсемнәрдә: сәләтле кызлар.