Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Өлкә күләмендә узган Якуб Зәнкиев иҗаты буенча викторинада иң күп катнашучылар, 9 кеше, Вагай районы Тугыз авылыннан булдылар. Актив, милләт җанлы, татар әдәбиятын белгән дустыбыз авыл клубының мәдәни чаралар оештыручы хезмәткәре Зөлхәйдә Сәйдуллинага рәхмәтлебез.
Фәния Төхвәтуллина
1 урынга лаек булган Төмән шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы Фәния Төхвәтуллина: «Викториналарда катнашу – ул үзебезнең белемебезне генә тикшерү түгел, ә яңадан эзләнүләргә, китаплар укырга этәрә. Викториналар, бәйгеләр турында белдерүне без өлкә газетабыз «Яңарыш»тан укып беләбез», - дип яза. Хөрмәткә лаеклы, төрле дәрәҗәле Мактау грамоталары белән бүләкләнгән ветеран укытучы Фәния Габидулла кызы Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туа. Монда аның якты балачагы үтә, сигезьеллык мәктәпне дә ул туган авылында тәмамлый. Укытучы булырга теләге булган кыз Тубыл шәһәренең педагогия училищесына укырга керә. Диплом алгач, Түбән Тәүде районында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. 1985 нче елда туган авылында, үзе укыган мәктәптә хезмәт юлын дәвам итә. Укытучы үзен укыткан укытучыларын, укытучы хезмәтендә киңәшләре белән ярдәм иткән остазларын әле җылы сүзләр белән искә ала. Фәния апа Тубыл педагогия институтының филология факультеты каршындагы рус-татар бүлегендә читтән торып укуын дәвам итә. Ул: «Кайда гына укысам да, миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Клим абый Садыйковның, Миләүшә Хәсәнованың лекцияләрен, практик дәресләрен күңел биреп тыңладык. Флера Сәйфуллинаның дәресләрендә шигырьләрне яттан сөйләвенә соклана идем. Таләпчән остаз үз фәнен студентларына төшендерү өчен вакытын, көчен дә кызганмады. 2010 нчы елдан мәктәптә өлкән сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятын укыттым. Мәктәптә эшләгән елларымда укучыларым белән төрле район, өлкә күләмендә «Мәдәниятләр диалогы», «Киләчәккә адым», Булат Сөләйманов, Якуб Зәнкиев укуларында, бәйгеләрдә катнаштык. Ата-аналар белән берлектә татар телендә милли йолаларга, гореф-гадәтләргә багышлап бәйрәмнәр оештырдык. Шәүкәт Гаделша, Гөлнур Хәйруллина иҗатларына багышланган очрашулар, һәр сыйныфта «Яңарыш» битләреннән» дигән дәресләр үткәрелде, «Туган тел серләре» түгәрәкләре эшләде. Бүгенге көндә дә Киндерле мәктәбе коллективы туган телне саклау, яшь буынга җиткерү буенча зур эшләр башкаралар. Мин алар белән горурланам. 2020 нче елда лаеклы ялга чыктым», - дип хатирәләре белән уртаклашты ветеран укытучы.Фәния Габидулла кызы газета-журналлар, китаплар укырга ярата, гөлләр үстерә, кызыксынып, теләп викториналарда катнаша. Ул Якуб Зәнкиевнең иҗаты буенча викторинага сорауларны әзерләүчеләргә, бүләкләренә, шәхсән Тубыл шәһәре себер татар автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихка рәхмәтләрен җиткереп, иҗади уңышлар теләде.
Фәния Заһидуллина
Туган телгә, татар әдәбиятына, тарихыбызга кызыксыну уяткан, өлкә күләмендә үткәрелгән викториналарда катнашып, 1 урын алган ветеран укытучылар халкыбызның бай мирасын саклаучылар. Киндерле авылыннан Фәния Заһидуллина да, хәбәрләрне «Яңарыш»тан укып беләбез, дип сөйләде. «Шәүкәт Гаделша, Якуб Зәнкиев иҗатына багышланган викториналарда катнашып, 1 урынга ия булдым. Бу чараларны оештыручыларга, безнең иҗади хезмәтебезгә бәя бирүчеләргә рәхмәтлемен», - диде.
Фәния Габдрахман кызы Свердловск өлкәсенең матур, зур татар авылы Әҗегөлдә туа. Әҗегөл урта белем бирү мәктәбен тәмамлап, Тубыл педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Югары белем алган яшь белгеч 1975 нче елны юллама буенча Киндерле авылы мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Бу мәктәптә 35 ел эшли, 20 елдан артык татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Фәния Габдрахман кызы: «Укучыларымны укытырга һәм тәрбияләргә халкымның бай мирасы, тарихы, мәдәнияте, теле, халык педагогикасы ярдәм итте. Өлкә, район мәктәпләреннән укытучылар, методистлар катнашында күп мәртәбә ачык дәресләр үткәрдем. Мәктәптә эшләгән дәверемдә татар халык шагыйре Габдулла Тукай, легендар Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган шигърият кичәләре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша, себер татар шагыйре Булат Сөләйманов, күренекле шагыйрьләр - Гаяз Исхакый, Хәсән Туфан, Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган ачык дәресләр үткәрдек. Без эшләгән чорда мәктәптә татар теле һәм әдәбияты буенча үткәргән чарада «Сөембикә» журналы редакторы Фирая Бәдретдинованың да булганы бар. Бу ачык дәресләр укучыларым күңелендә якты эз калдырганына ышанам. Үзем дә шигырьләр яратканга күрә, хезмәтемнең төп максаты шигърияткә, балаларның күңелләрендә туган телгә мәхәббәт, хөрмәт, матур хисләр тәрбияләү булды. Бүгенге көндә лаеклы ялда булсам да, иҗади викториналарда катнашырга тырышам. «Яңарыш»ның һәр санын көтеп алам», - дип сөйләде. Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән хезмәт ветераны Фәния апа Заһидуллина киләчәктә дә без үткәргән чараларда катнашыр дип ышанабыз.
Римма УМИТБАЕВА.